60. Сәгадәт Чагатайга

1947, 15 март

Сәгадәт.

Синең икенче мәктүбеңне алдым. Син мине үз дәлилләрем берлә илзам итәсең. Ийи, син дигәнчә булсын. Мөнакашәйе кисәлем. Гәчән сәхифәйе капаталым. Вә яңа баштан мөнәсәбәтә башлайалым. Вәкаигъ ничек инкишаф итсә, мөнәсәбәтләремез дә шул юлында йөрер. Күндердегең акчаны вә әшйаларыңны алайым. Ләкин Мәрьям ханымны һичбер төрле итдереп, уртага куюга тәхәммелем юк. Уның берлә булган мөнәсәбәтләреңне, хисапларыңны үзең тәмизләрсең. Андан мин бернинди дә акча алмадым. Вә бернәрсә дә кабул итмәдем. Ләкин туган көнемә 1516 мөсафир арасында берсе, беркемгә дә сөйләмәенчә, бер күлмәк калдырып киткән. Бәлки, буны Мәрьямнең әмере берлә Касыйм1 бозау эшләгәндер. Бусы шуның берлә тәмам.

Мисырдан бер мәктүб алдым. Ундагы Хәмзә Таһир бәй үткән ел хаҗга большевиклар тарафыннан күндергән Казан мелласы Кыяметдин Кадыйри2 дигән кешедән хат алган. Ул хатта (Сәгадәт ханымның) синең әкърибаларыңның сау-сәламәт булуларын, соң елларда синдән хат-хәбәр алмаудан мәрак итүләрен яза ди. Болар синең кардәшләреңмедер? Ачык язмый. Үзең уйлап табарсың.

Бүгенгә шуның берлә, Гаяз Исхакый

15 март, 1947. Әрәнкөй.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Касыйм – Касыйм Байҗын (1890–1975), Пермь губернасына кергән Байҗын авылында туа. 1911 елда Истанбул университетының химия бүлеген тәмамлый. Төркиянең төрле лицейларында башлап җибәргән педагогик эшчәнлеген Истанбулда дәвам итә. Җагалугълы районында укытучы булып эшли. 1944 елның май аенда «Төрек милли мәркәзе» ябылганнан соң, төрле җыелышлар Касыйм Байҗын өендә уздырыла торган була. Кайбер вакытларда утыз бишәр кеше җыелып, укытучынең өе Идел-Уралның Истанбулдагы илчелеген хәтерләткән.

2 Кыяметдин Кадыйри – Казан мелласы.

 

Илзам итәсең – бәхәстә җиңеп, өстен чыгып, каршы якны сүз дәшмәслек итеп җавапсыз калдырасың.

  Мөнакашәйе – бәхәсне.

  Гәчән – узган, үткән.

  Капаталым – ябыйк.

  Инкишаф итсә – алга таба барса.

  Тәмизләрсең – чистартырсың, рәтләрсең.

  Әкърибаларыңның – туган, таныш-белешләреңнең.

  Мәрак итүләрен – кызыксынуларын.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 82.

Җавап калдыру