61. Сәгадәт Чагайтайга

1947, 22 март

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңе алдым. Казана яздыгың мәктүбе Хәмзә Таһира күндерәчәгем һәм дә кәндесендән Казан мелласы Кыям Кадыйриның адресыны да эстәячәгем. Синең мәктүбеңдә гөстәрилән акчалар хакында бераз мәгълүмат алырга банкага барып, хисабым тикшертдем. Бер мәртәбә Касыйм Байҗын йөз лира куйган, бер мәртәбә мәҗһүл бер кеше йөз лира куйган. Бу мәҗһүл шәхес дә, бәлки, Мәрьям ханымдыр. Шулай итеп, ике йөз лира банкага яткырулары мәгълүм булды. Калган акчалар Мәрьям ханымда булырга кирәк. Мин ул хатынның хисабын-мисабын яратмаганга, Ләбиб васитасы берлә уның аша эш күрмәүне тәүсыя иткән идем. Син уны тыңламадың. Миңа бернәрсә дә биргәне юк дисәм, ялган булыр. Бер мәртәбә […] Фәйзи һәдия күндергән дип, 100 грамм кадәр чәй китерде. Бер ярым кило бал китерде. Үзләре ашамый торган берәр кило чамасында матбәх мае китерде. Унысы бөтен кыш йөреде дә, затсызрак кунаклар килгәндә, бер пылауга куеп ашатдык. Башка юк. Мондан соң уның артындан һичбер нәрсә күндермә. Уны ике арада һичбер эштә васита ясама. Ләбиб бәйнең адресын күндерәм. Уның берлә үзең ачык язышырсың. Акча хисабыңны үзеңме бетерәсең, Ләбибкәме кушасың – үзең хәл итәрсең. Ул тиле хатын хәзер Октайны1 Искешәһәрдә өйләндереп, малаен гаскәрдән качыртырга маташып йөри. Бу көнләрдә Анкарада Галиулла2 булырга кирәк. Ул хәзер гаскәрлекдән тәрхыйс ителә дә үзенә урын эзләргә киткән булырга кирәк. Истанбулга дөнеп киләчәк. Шуның артындан пакетыңны күндерә алырсың. Уның адресын Закир Кадыйрилар белергә тиеш. Азаддан3 телефон берлә сорап белешерсең, һич дә булмаса, күрекчеләр – Габдерәхимләр белерләр. Ләбиб бәй Истанбулга тәгъйин ителде вә, күчеп килеп, эшкә башлады. Гаиләсе әле Коньяда4, алар да мәктәпләр капангач ташыначаклар. Ләбиб хәзер бик кызу үзенә өй арый. Хәзергә бу кадәр. Мин дә язлык өчен адалардамы, Бугаз эчендәме бер йир арыйм. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

22 март, 1947. Әрәнкөй.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Октай – Касыйм Байҗын һәм Мәрьям ханымның уллары.

2 Галиулла – Гали Акыш.

3 Азад – Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәтнең олы кызлары.

4 Конья – Төркиянең Анадолу өлешендәге бер шәһәр. Борынгы сәлҗүк дәүләтенең башкаласы.

 

  Мәҗһүл – билгесез, мәгълүм булмаган.

  Матбәх мае – сары май.

Күрекчеләр – мехчылар.

  Капангач – ябылгач.

  Арый – эзли.

  Язлык – җәйге, җәйге өй, дача.

  Адалардамы – утраулардамы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 82-83.

Җавап калдыру