62. Сәгадәт Чагатайга

1947, 1 апрель

 

Сөекле кызым!

Кичә Истанбулга ингән идем. Габденнәгыймләргә: «Сезгә пакет килсә, саклагыз», – диячәк идем. Үзләрен күрер-күрмәс: «Сезгә пакет бар», – диделәр. Бер төен берлә, бер тәнәкәне алып кайтдым. Төен эчендә бер киемлек, бер бамази ыштан, ике кулъяулыгы, бер өстәл өртүсе, дүрт салфет, биш пар оек, ике ятак өртүсе чыкды. Тәнәкә дә портакал вареньясы берлә тулы иде. Болар һәммәсе эшкә ярый торган кирәкле нәрсәләр. Тәшәккүр идәрем. Ләкин вареньясы бик күп, моны ничек ашап бетерермен дип куркып киттем. Пижаманың жакетының хәзергә лөзүме юк. Затән, аларның иң туза торган кыйсеме ыштаны була. Миндә ыштаны тузган жакет та бар. Озын ыштанларым әлегә күп. Аларны тектереп торуның лөзүме юк. Башка бернәрсәгә кулланырсың. Мәрьям ханымдагы әшйаларны Ләбиб, бәлки, алгандыр. Аны бу һәфтә әле күрә алмадым. Ул, бик кызулап, сатып алыр өчен үзенә йорт эзли. Шуңарга вазифасында калган вакыты бик мәшгуль була. Хәмзә бәйгә1 мәктүбеңне күпдән күндердем. Ул кеше җавап бирүгә бераз авыррак булганга, җавапны бик тиз көтмә. Яз тәгътыйле өчен андагы якларда, сүз биргән булсаң, яхшы йир булса, һич ваз кичмә. Монда бу сәнә әүвәлге елларга караганда да сайфияләр бәһалерәк булачаклар. Миндән бер мөстәкыйль бүлмәдән сезон өчен (Әрәнкөйдә) 600 лира сорадылар. Башка йирләр дә шулай бәһале бирергә уйлыйлар икән. Табигый, тотмадым. Әле бик күп арамадым да, бәлки, бу ел Бугаз эченә ташынырмын дип төшенәм. Гайре табигый буларак, Истанбулда да тәмамән яз булды. Әмма һәркем тагы суыклар килер дә мәйва агачларының чәчәкләрен корыр дип куркалар. Касыйм бәйләргә киткән идем. Мәрьям ханым сап-саглам. Инде ул кодагый булды бит. Газизә ханым, Мөстәвәрә ханым кодагый булгач, бу ни дип кодагый булмасын. Моның кай йире ким. Шул кодагыйлыгына чук мәмнүн. Тагы Октайдан шадлыклы хәбәр дә килгән. Үзен частька атканнар, гаскәрлекдән таред итәчәкләрмеш. Моңа да бик сөенгән. Өйләнгәч тә гаиләсен ничек яшәтер, дип сорадым. Аллаһы Кәрим, дип җавап бирде. Касыйм бәй өченче вә дүртенче      бер мәктәпдә тагы вазифа алыр, иншаллаһ. Хуш.

Әтиең Мөхәммәтгаяз

1 нисан, 1947. Әрәнкөй.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Хәмзә бәй – Хәмзә Таһир.

Тәнәкәне – бидонны.

  Өстәл өртүсе – өстәл япмасы.

  Портакал – әфлисун.

  Тәшәккүр идәрем – рәхмәт.

  Тәгътыйле – каникулы.

  Сәнә – ел.

  Сайфияләр – җәйге өйләр, дачалар.

  Таред итәчәкләрмеш – сөрәчәкләр, куып җибәрәчәкләр.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 83-84.

Җавап калдыру