63. Сәгадәт Чагатайга

1947, 7 апрель

 

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне, хәваләңне алдым. Парайы даһа кидеп аламадым. Ләбиб бәй Мәрьям ханымдан әшйаларны алмыш. Мәрьям ханым 100 лира пара да вирмеш. Әмма бән Ләбибне күрәмәдем. Ул Рабига ханым1 хаста дия, хәбәр алмыш да гаҗәлә Коньяйа китмеш. Хөкүмендән соңра хисаплар хакында да мәгълүмат вирер зан идәрем. Мәрьям ханымның вирдеге пакетдан биш данә кулъяулык, өч пар оек, өч кыска фанила ыштан, бер озын фанила ыштан, ике кышлык калын фанила, ике язлык фанила, бер дә язлык бер күлмәк чыкды. Бу әшйаларның күбесе бүген өчен лөзүмсез нәрсәләр булса да, алган-атканда калыр дип, акрын-акрын кулланылыр инде.

Минем тәрҗемәи хәлемә килгәндә, син аны йә кәндем язармын, йә яздырырмын дип, үз өстеңә ал. Мин дә бераз хәзерләрем, материал бирермен. Ләкин монда безне кирәксенгән кешенең булуына гаҗәпкә калдым. Бу ак карга кайдан чыккан? Монда килү вакытың мәгълүм булса, бик озын калмамак шарты берлә (ягъни бер һәфтә, ике һәфтә) минем иске әү сахибым мадамнарда калып булыр дип уйлыйм. Фатирлары мөсагыйд. Тазы-кузылары юк. Ләкин алар нәгыймдә […] утыралар. Килү вакытың мәгълүм булса, мин мадам берлә сөйләшермен. Мин төрле йирдән үземә язлык эзләп йөрим. Әмма әлегә таба алганым юк. Әле бәһаләрен бик йүксәкдән тоталар. Мин һәр көнне Алманиядәге безнең әсирләрнең калдыкларыннан «ник безне алдырмыйсыз» дип, үпкәләгән мәктүбләр алам2. Монда хөкүмәт кабул итми дип, ачык җавап язарга да куркам. Чөнки әллә нинди мәгънәләр чыгару ихтималлары бар. Хәлләре бик авыр мескинләрнең. Араларында үзен-үзе үтерүләр дә шактый күбәйгән икән. Тәңре ярдәмчеләре булсын. Безнең кулымыздан берни килми. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

7 апрель, 1947. Әрәнкөй.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Рабига ханым – Ләбиб Каранның хатыны.

2 …«ник безне алдырмыйсыз» дип үпкәләгән мәктүбләр алам. – Мондый сүзләр язылган хатлар сакланмаган.

 

Гаҗәлә – ашыгычлык, тизлек.

  Зан идәрем – дип уйлыйм.

  Кәндем – үзем.

  Әү сахибым – өй хуҗам.

  Мөсагыйд – иркен.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 84-85.

Җавап калдыру