64. Сәгадәт Чагатайга

1947, 14 апрель

 

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне берничә көн әүвәл алдым. Синең полислардан бүгүнә кадәр хәбәр юк. Берничә көндән, бәлки, үзем барып, шул Кузи дигән полисны арап булырмын. Ләкин минем аларга өмидем бик аз. Монда вәгъдәләр бик юл булса да, эшләр эшкә килгәч, нәтиҗә бик ябык була. Тагы мин шул полис-молиска бик үк ышанып да бетмим. Синең Исвичрәгә барырга теләвең, минемчә, бик вакытсыз. Исвичрәдә хәят фәүкылгадә бәһале. Госман Токумбит1 йөреп килде. 1940 елда ашау-эчүе берлә басйонлы бүлмә 8 франк торган. Отельләрдә бу ел басйонсыз ялгыз бүлмә генә 18 франк, ди. Бер аш дүрт бучук франкдан ким юк, ди. Май дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә аз, кием-салым Төркиягә нисбәтән ике-өч мәртәбә бәһале, яхшы сыер ите (бот-филе) килосы 1819 франк, ди. Шуңарга күрә сиңа дөвиз бирсәләр дә, синең мәхдүд акчаң бернигә ярамаячак. Хәзерге көндә кирәк тайярә берлә, кирәк вапур берлә юл да 800900 лира. Май башында тимер юл ачылачак, диләр. Ул вакытта, бәлки, юл очсызланыр. Әмма хәят бәһалелеге бакыйдыр. Шуңарга күрә бу елга андан ваз кичүең тагы гакыллырак булыр. Минем синең яклардагы бакчаңа килүем хосусындагы фикереңнең дә татбикы бик авыр. Минем хасталыгыма Анкара һавасы һич дә килми. Атна-унга барганда да, хасталыгым куәтләнә (миндә хәзер простат бар). Шуңарга күрә мин йүксәк шәһәрләрдән кайарга мәҗбүрмен. Шуңарга Истанбулда берәр йир булу берлә мәшгульмен. Иншаллаһ, эзли-эзли табармын әле. Мәрьям ханымның әйберләренә килгәндә, минем туган көнемдә мәҗһүл бер кеше бер күлмәк калдырып киткән иде. Мин уны Сәгыйд бәй2 быраккандыр дип уйлаган идем. Ләбибкә ул күлмәкне Касыйм бәй калдырганын сөйләгәннәр. Димәк, ике күлмәк табылды. Сәнә башында Мәрьям ханым бер крават һәдия итмешде. Ул да шулардан икән. Димәк, уның да берсе табылды. Калган бер күлмәк, бер крават инде Октайның нишаны мөнәсәбәте берлә аңарга бирелгәндер. Акча хакында Ләбибкә, акча хисабы әле моның берлә бетми, форсат килгәндә бирермен, дигән. Бу мәсьәлә шулай үз юлында китәр инде.

Истанбулга килә алуыңны, мөхәкъкак булгач, белдерерсең. Мин дә мадам3 берлә сөйләшермен. Аларның өй хуҗасы берлә мәхкәмәләре бар да шуңарга озын мөддәткә бүлмә бирә алмыйлар. Бер-ике һәфтә мөсафир була да куя.

Дөвизны хосусый кешеләрдән алырга теләсәң, ул бик бәһале булачак. Минемчә, анда барып, бер ай, ай ярым торыр өчен кесәңдә 3000 төрек лирасы булырга кирәк. Аның берлә дә бер дә искиткеч эш эшли алмаячаксың, чөнки Исвичрә хәреб елларында бик баеган вә бик буржуалашканга, гыйльми мәсьәләләр дүртенче-бишенче дәрәҗәдә калганлар. Киләсе елга калсаң, Алманияне дә күрә белерсең. Дөнья да бераз рәтләнгән булыр.

Сиңа бер әсирдән килгән мәктүбнең копиясен күндерәм4. Бу кешене мин танымыйм. Үзе мишәр булырга кирәк. Әхсән дигән исемен Финляндия догмалар кебек Аксам дип язган.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
14 апрель, 1947. Әрәнкөй. Истанбул.

Мин бу мәктүбнең копиясен, госманлычасын үзен төрекче дип йөри торган ялганчы госманлыларның кайберләренә күндердем.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Госман Токумбит – Госман Тукумбәтов. Үзенең эшчәнлеген Адмиралтейство прапорщигы буларак башлап җибәрә, аннан соң Уфада – дин әһеле, студент, юриспруденция хезмәткәре. 1917 елның җәендә Мәскәүдә һәм Петроградта уздырылган мөселман съездларында катнаша. 1918 елда Идел-Урал Штатын төзүчеләрнең берсе. 20 нче елларда Мәскәүдәге Төрек вәкиллегендә эшли. Төркиянең СССРдагы илчесе вазифаларын башкаручы Мохтар бәй белән дус булу сәбәпле, Төркия һәм Германия шымчысы дигән шик астына алынып, 1923 елда чит илгә сөрелә. Берлинда яши.

2 Сәгыйд бәй – Г. Исхакыйның якын дусты Сәгыйд Шамил булса кирәк (?–1980). Төньяк Кавказ каһарманы бөек шәех Шамилнең оныгы, Төньяк Кавказ мәркәзе вәкиле. Г. Исхакый белән С. Шамил 1931 елда Котдус (Иерусалим) шәһәрендә үткәрелгән Бөтендөнья Ислам корылтаенда гомуми саннары егерме биш миллион булган СССР мөселманнарын вәкиллек итәләр. Гәрчә ул корылтайда СССРдан бер-ике вәкил булса да, алар мөселманнарны түгел, ә сталинистларны вәкиллек иткәннәр. Г. Исхакый белән Сәгыйд Шамилнең Котдус корылтаендагы активлыклары Сталин режимына бер дә ошамый. Г. Исхакый Үзәк Мәскәү матбугатының һөҗүмнәренә дучар була. С. Шамил белән Г. Исхакый «Прометей» чорында бер-берләреннән аерылмыйлар. Аларны шәхси дуслык белән беррәттән милли идеал да берләштерә.

3 Мадам – Г. Исхакыйның элекке өй хуҗасы.

4 …мәктүбнең копиясен күндерәм.  – Кемнән, нинди хат булуы мәгълүм түгел.

  

 Арап булырмын – эзләп табармын.

  Дөвиз – илләр арасында йөргән түләү акчасы.

  Мәхдүд – чикле.

  Тайярә – самолёт.

  Вапур – пароход.

  Кайарга – качарга, таярга.

  Крават – галстук.

  Нишаны – ярәшелүе.

  Мөхакъкак – ачык, шөбһәсез.

  Озын мөддәткә – озак вакытка, срокка.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 85-87.

Җавап калдыру