65. Сәгадәт Чагатайга

1947, 23 апрель

 

Сөекле кызым!

Олафизи бәй дигән полис мәэмүре Әрәнкөйдән Истанбула нәкыль иделмеш. Аның монда хөкеме калмаган. Сәгыйдь бәй пазар көне килеп чыкды. Бераз хаста улмыш да, чабук килә алмадым, диде. Әрәнкөй даирәсендә шактый каранды, эзләде. Аз-маз мөнасиб булган 600 лирадан әксик түгел. Ул минем истимә килми. Тагын башка йирләрдән карашдырырга булды. Үзем дә эзлим. Адалар бу ел фәүкылгадә бәһале. Адаларга бу ел яһүдиләр һөҗүм итәләр. Сугыш-фәлән булса, анда бомбардыман булмас дип уйлыйлар. Бәлки, монда без яшибез, дип, Советдагы дусларына хәбәр дә күндерерләр. Шуңарга күрә анда зур өмид юк. Кала бу тараф йә Бугаз эче. Шуларның берсендә бернәрсә табылыр. Истанбулда үзләренә өй сатып алган бер һәмшәһриләрнең кечкенә генә бер даирәләре буш иде, сабынчы Тәүфикъның апартманында. Шуңарга таләп чикдем. Әмма бирмәделәр. Уртада һава парасы бирүне кабул итдерәчәк бер васита булмады. Үземдән тугрыдан-тугры сорарга базынмадылар. Кечкенә булса да, мөстәкыйль бер даирә иде. Хәерле булсын. Ләбибне күрдем. Ай башсыз (ягъни, касым мәгашен алмадан элек) акчаны алып булмас, ди. Ай башында бер кыйсемен алырга тырышыр. Мәрьям ханымның кәрамәтләре кәндесендән мәрви. Бер мәртәбә көз көне, бер кадынны алып килеп, өйне тәмизләтде. Ләкин мин ул хатынның […] үзем үтәдем. Үткән яз өч-дүрт мәртәбә чамашырымны аларга килә торган хатын йыкады. Ләкин мин үзем сабын алып бирә һәм дә хатынга да акча бирә идем. Алай да булса, суы, мәшәкате алардан булганга, бу да, әлбәттә, бер хезмәт саналырлык эшдер. Ләкин зурайтырлык урын юк. Минем алар берлә арам рәсмән ачык түгел. Барып-килеп йөрим. Ичтима мәмләкәтдән килгән мәктүбләрем аларның адресына килә. Финляндия, Алмания берлә язышуым шактый күп.

Үземә язлык йир эзләгәндә, синең шартларыңны игътибарга алырмын. Ләкин үзең теләгәнне табу бик авыр. Берничә йирдән берничә кеше эзләшә. Бәлки, бернәрсә чыгар да. Майның беренче һәфтәсе ахырларында мондан күчәргә мәҗбүрият бар. Бер дә булмаса, таба алмасам, бер-ике һәфтәгә Мөхәммәдгәрәй бәйгә ташынырмын. Аның яһүди марҗасы Америкада әле.

Минем хасталыгым – мәгълүм хасталык. Аның тәдависе дә мәгълүм. Аны Алманиядән сорап торуның лөзүме юк. Вакыты килгәч, гамәлиятсез кичми. Ләкин миндә әле гамәлият дәверенә кермәгән. Тәрәттебле яшәгәндә, гамәлият дәверенә кермәү ихтималы да юк түгел. Соң елларда Америкада гамәлиятсез электрикла илтиһаблы бизләрне яндыру ысулы чыккан. Ләкин әле ул әдәват безнең мәмләкәткә килмәгән. Бу иң кулай тәдави ысулы, имеш.

Теге сөйкемсез башкорд өчен бер рәсем һәм дә китапларымның (исемләренең) листәсен күндерәм. «Тәгаллемдә сәгадәт»нең1 басылу елыны катгый белмим. Әсәр монда юк, язу елы катгый – 97, басылуы 1898 булырга тиеш. Синең ул язган мәсьәләң шул идеме? Әллә ул башкамы? «Тасвир»2ның баш мөхәррире Тәрьяд Аурупада. Әсирләр хакында бик ачык мәгълүматлы мәкаләләр яза башлаган иде. Ике мәкаләсе монда зур тәэсир ясаган иде. Хөкүмәт         «Тасвир»ны капатды. Хәзер Мисыр хөкүмәте үзләрен ала, имеш, дигән хәбәр йөреп тора. Никадәр тугрыдыр, билгеле түгел. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
23 апрель, 1947. Әрәнкөй.

Икенче листәдәге мәгълүматны үзең рәткә куеп бир. Юк исә ул башкорд әллә нинди ялганнар язар. Әсәрләрнең һәммәсенең исемен куймаса, күпмесе хикәя, күпмесе театру улдыгын аерып бирерсең. Чыга торган булса, бераз адәм гакыллы булсын. Үзең бакарсың.

Бер рәсем күндерәм3. Бу рәсем 1943 тә алынган булырга тиеш.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 «Тәгаллемдә сәгадәт» – Г. Исхакыйның 1897 елда Казанда язылып, 1899 елда басылып чыккан хикәясе.

2 «Тасвир» – Төрек мәгълүмат чараларының башлангычы, Төркиянең сәяси һәм иҗтимагый тормышын чагылдырган газета. Истанбулның Османбәй районы шагыйрь Нигар урамында нәшер ителгән. Төрекләрнең бөек язучыларыннан Ибраһим Шнаси тарафыннан корылып, газетаның беренче саны 1862 елның 28 июнендә «Тасвири әфкяр» исеме белән дөнья күрә. Соңрак 1940 елдан 1945 елга кадәр шул ук исем белән, 1945 тән 1947 гә кадәр «Тасвир» исеме белән чыга.

3 Бер рәсем күндерәм. – Нинди рәсем икәнлеге мәгълүм түгел.

 

Мәэмүре – берәр эшне үтәүче кешесе, чиновнигы.

  Нәкыль иделмеш – күчерелгән.

  Әксик – ким.

  Истимә килми – теләгемә туры килми.

  Бомбардыман – шартлау.

  Һәмшәһриләрнең – ватандашларның.

  Апартманында – апартаментында.

  Һава парасы – акчаның алдан түләнелгән өлеше.

  Касым мәгашен – ноябрь ае өчен алынган хезмәт хакы.

  Кәрамәтләре – юмартлыклары.

  Мәрви – сөйләнелгән.

  Чамашырымны – эчке киемемне.

  Йыкады – юды.

  Ичтима – тупланма.

  Тәдависе – дәвасы.

  Гамәлиятсез – операциясез.

  Тәрәттебле – тәртипле.

  Илтиһаблы – шешкән.

  Әдәват – кирәк-ярак.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 87-88.

Җавап калдыру