ШИГЫРЬ КҮП — ШАГЫЙРЬ ЮК

Безнең халыкны юкка гына тәнкыйтьчеләремез, шигърияте юк, дорфа уйлы, тупас төшенә, матур сүздән, бизәкле тәгъбирдән тәм алмый, дип көләләр.Юкка гына алар, татар милләте турыдан-туры уйларга ярата, һәрнәрсәне дүрт почмагы берлә бергә ап-ачык итеп күрә, томанлыкны, аңлашып бетмәүне яратмый, фәлсәфә дип казынып утырырга иренә, сүзләр бизәкләп тәтиләргә бушамый, шуның өчен фәна фи Аллаһчылар чыгармый, шагыйрьләр тудырмый, дип алда хөкем итеп куялар. Бу хөкемнәр, никадәр өстән уйлаганда гына дөрес кебек тоелса да, татарның психологиясен белгәннәргә хакыйкать кебек күренсә дә, безгә, редакциядә утыра торган кешеләргә, моның хаталыгында һич шөбһә юктыр.Безнең халыкта зур бер кувәи шигърия бар. Безнең халыкта искитәрлек шигырьгә дәрт һәм дә шигырьне укырга гына түгел, язарга да дәрт бар. Шул дәрт тә көннән-көн үсә булырга кирәк. Көннән-көн киңәя, тирәнәя булырга кирәк. Чөнки көннән-көн идарәгә килгән шигырьләрнең саны, хисабы күбәя бара. Көннән-көн аларның телләре, стильләре чуарлана бара.Бу сүзләр коры сүз булмасын өчен, менә шул ике атнада гына килгән шигырьләргә күз ташлавыңызны үтенәм.

Менә «Иман» дигән бер шигырь:

Мин таныйм сине, Ходаем, син ялгыз, син бер генә,

Халикым син, Сәедем син, Раббым да үзең генә.

Мин синең колың бит, кыл гафу, кичер, Хаким,

Син Фазыл бит, син Гафур бит, син Хаким бит, син Галим.

Бу шигырьдә дә матурлык юкмы? Моңарда да зур мәгънәләрне аз сүз берлә ялтыратып бирү юкмыни?

Тагы никадәр яңгы фикер.

Син, Аллаһы, Фазыл бит, ул гына да түгел, син Гафур… Ул да җитмәсә, син Хаким, тагы кирәкме, син Галим дә…Шулкадәр яңгы мәгънәләрне матур сүзләр берлә моннан элек ишеткәнегез бар идеме? Бу шагыйрь тумаса, шуларны дөнья ишетәчәк идеме?

Бу шигырьне язганда да, шагыйрь тәмам чәүчеп, үзеннән-үзе югалып китмәгән, фәна фи Аллаһка чумган дисезме?..

Ул фәна фи Аллаһ та рәхәтләнеп, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары арасында «галим», «фазыл» бар икәнен ихтираг итү берлә ләззәтләнеп кенә тора гына да, икенче бер шагыйрь менә тагы ниләр әйтә:

Бу дөнья нигә болай тоткыннар оясы улды икән? Мәхәббәтсез томаннар шул тиз үк себерелеп бетсә икән.

Ахырында, билгеле, менә инде «Ил» гәзитәсе чыкты да, шул томаннарны ул себереп ыргытыр, дип бетә. Ләкин «Ил» гәзи-тәсенең генә шул томаннарны бетерүгә көче җитәрлекме? Әдәбиятымызны каплап алган, кулына каләм тота белгән һәрбер кешене шигырь базарыннан куып чыгарга куәте җитәрлекме?..

Бу — шөбһәле. Аңардан элек туган журнал вә гәзитәләр аңарга шулкадәр зур мирас калдырганда, ул алай тиз генә аларны тифеп бетерергә ул бит бояр түгел.

Бу томаннар «Ил» заманында да булачак, «Ил» заманында да алга барачак.

Инде Аллаһы Тәгаләдән башлап, дөнья аша үтеп, милләткә килик. Менә шагыйрь аның адресы берлә ни сөйли:

Уян, милләт, уян, милләт! Куяннан да юаш булдың, Атып ислам динен артка, чуваш булдың, чуваш булдың?!

Икенче шагыйрь шуларга менә ни өсти:

Көләч йөзле милләтем, тартып дөнья михнәтен, Дәрья кебек күз яшен түгәр, димәгән идем. Кара көчләр татарны җиңәр, димәгән идем, Бер Ходайның ләгънәте иңәр, димәгән идем.

Мин дә үз тарафымнан, шул милләткә ул кадәр мыскыллар, аяк астына таптаулар булыр, димәгән идем дә бит, нишлисең, була, күрәсең.

Милләтнең юаш булуы, бәлки, дөрестер дә, ләкин бит аның вәзендәше чуваш дигән сүзләрнең табылуы берлә генә милләткә «чуваш» дию ярап бетми?

Ярый әле бу — безнең милләтемез, үз милләтемез, һәркем тарафыннан тәхкыйрь ителергә мәхкүм милләтемез. Ләкин бервакытны шуның намуслы, гайрәтле угыллары, кызлары җитешсә, аларда үзен сөю, хурлану хисе булса, бу шагыйрь шулардан ничек котылыр?

Шуннан соң инде «кабергә» таба юнәликме әллә?! Менә шагыйрь әфәнде «Анама» дигән шигырьдә нинди матур сүзләр тезә:

Мәркадеңдө ят син кайгымлар чикмичә,

Юк, күрешмик инде, безгә яуме мәхшәр җитмичә.

Болар чын да анасыны сөюдән, анасыннан аерылу кайгысыннан чыккан сүзләрдер. Ләкин бит болар, язучыга никадәр мөкатдәс уйлар уятса да, укучыга шул хисләр, тойгыларны бирә алмыйдыр.

Болар кайгылы кешенең кайгырган сүзләре, ләкин кайгылы кешенең хәсрәтен укучының тамырына сала торган сүз машиналары түгелдер. Менә тагы фәлсәфи бер шигырь: Бәхет табыла, дөрест юллар табылгач. Агып күз яшьләре, күкрәк яналгач.Зур гына мәгънә кыска әйтелгән түгелме? Дөресте дә шулай. Таза егет әллә никадәр көч, гайрәт сарыф кылып, байлык артыннан чаба, әллә нинди планнар кора, әллә ниләр тудыр-макчы, ясамакчы була, ашамый-эчми, йокламый, төн көтә, көн көтә. Ахырдан байлыкка ирешә. Ләкин чәч агарган, гайрәт беткән, теге планнарның кызыгы кимегән.Яшь егет бер кызга гашыйк булган, аның артыннан чаба. Эшен эшләми, ашын ашамый, бөтен уе-төшенчәсе шунда, бөтен фикере шул кызга үзен танытуда, белдерүдә… Аның өчен егълый, көлә, ерлый, бии. Ахырдан кызны кандыра, кавыша. Ләкин күкрәк янган… Кызу йөрәк урынына салкын көл калган. Фәлсәфә бик дөрест, ләкин моның шигырьлеге кая? Шул зур мәгънә үзенә муафикъ сүзләргә бөркәнелгәнме? Юк! Шуның өчен аның шигырьлеге юк. Фәлсәфәсе генә бар.

Менә бер шагыйрь тагы кайларга барып җиткән:

Һич тә … май безнең Хәдичә, …дип әйтмәдем кичә.

Күрәмсез, никадәр шигърият! Мин, бер дә шагыйрь булмасам да, шул шигъри сүзләрне гәзитә битләрендә дә яза алмыйм. Яза алмыйм гына түгел, хәтта кеше алдында укый да алмыйм…

Аның каләм иптәше шул шигырьне менә ничек сипли:

Егъласан, әйдәкөем дигән булып, билен кысып алам; Йокла, җаным, ят дип … лам.

Никадәр нечкә «назик» мәгънәләр, никадәр «матур» сүзләр берлән ифадә ителгәннәр! Болар дан алган «рухани» ләззәт укучыларны күкләрдә генә калдырмаенча, гарше көрсигә күтәрәчәк түгелме?!

Затән, шигырьнең хезмәте дә бит укучыны дорфа, тупас, икмәкле-тозлы дөньядан очырып китеп, хыял дөньясында гиздерү һәм дә сукыр көенчә хыялга чумдырып гиздерүдер. Сез һаман шундыйлар гына дип белмәңез, шигырьдә күз яше, егълау да юк түгел.

Менә тагы бер мөгаллим ничек кайгырта:

Үтә гомерем һаман дәртсез, күңелсез, Йөрәк ялкын, яна … утсыз, күмерсез. Ачылмас мәңгегә якты кояшым, Агар, кипмәс күземдә канлы яшем.

Бу мөгаллим Сәгыйть Сүнчәләйне азрак укып, Сәгыйть Рә-миевне күбрәк ятласа, Тукайны бикләсә, русчадан Лермонтов, Надсон, Фругны укыса, моңар дан «егълавык» бер шагыйрь чыкмас идемени?

Менә аңардан да көчлерәк, аңардан хыялы киңрәк, сүзе төрлерәк тагы бер егет — егеткә муафикъ булмаган егълау берлә егълый торган тагы бер егет!

Моңланам мин, төне-көне моңланам, тик моңланам, Шат тора алмыйм бер минут та, әллә ниләр уйланам.

Сәгыйть Рәмиевнен бу шәкерте зуррак дәрес алса, чынлабрак тырышса, шундый матур сүзләр берлә башлаган шигырьне ахырына кадәр шул стильдә алып чыгарга көче җитмәс идемени?

Әллә тагы мисаллар кирәкме? Алар әле бетәрлек түгел. Иртәгә иртәнге почтада тагы дүрт-биш шигырь киләчәк. Ләкин бер фикер хасил итәр өчен шулар да җитте түгелме?

Иң әсаслы бер сүз әйтәчәк булсак, ул да — шигырь галәмендәге башбаштаклык. Шигырь галәмендә шагыйрьләрнең ышанган, иман китергән, үзләрен күккә таба, гарше көрсигә таба алып баручы бер шагыйремезнең булмавы. Тукай китте3. Сәгыйть Рәмиев читкә сугылды4… Алдагы саф буш калды. Арттан килә торганнар төртешәләр, тартышалар, ләкин алга имам иттереп берне чыгарып бастыра алмыйлар. Шуның хакында шигырьләремез шагыйрьсез кала. Чыгып килә торган егетләремез, үзләренең көчләре каялыгын белми аптырап, җитәкчесез калалар, шигырь галәмендә фәтрәт туа. Чын шагыйрь булачаклар берлә бергә, әллә нинди тупаслар да әдәби түгел сүзләр берлә шигырьгә сузыла. Шигырьнең шигърияте томалана, тузанлана. Шигырь гамәле, шагыйрь, чын зур шагыйрь көтә.

Редакцияләргә язып җибәрүче генә түгел, зур, гали, үткен, көчле шагыйрь көтә.

Шуны да әйтеп китик, ике атнада килгән шул егерме-утыз шигырь арасында бер хатын да юк… Ник?..

Безнең хатыннар, дүрт дивар арасында яшәп, бөтен хыялларын югалтып бетерделәрмени?..

Безнең хатыннар, тормышыбызның ямьсез дулкыннарына тончыгып, «матур»ның тәмен-татын оныттылармыни?..

Бу гаҗәбрәк, Кара диңгезнең теге ягындагы карендәшләре-мезнең хатыннары олуг шагыйрәләр җиткергәндә, безнең әбиләр кечкенә генә дә, нәни генә дә бер шагыйрә тудыра алмаулары5 ышанмаслык гаҗәп! Бәлки, матур битләрен, күркәм күзләрен, тулы толымнарын яшерергә өйрәнгән бикәләремез, туташларымыз үзләренең рухани матурлыкларын да намәхрәм күзеннән саклый торгандыр.

Ямьсез хатыннарны кызганудан тудырылган «намәхрәм» сүзенең матур, назик хатыннар өчен хөкеме йөргән кебек, әдәбият, шигырь өчен дә бит, бикәләр, туташлар, ул сүзнең хөкеме юктыр.

1914 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

 

Җавап калдыру