АРКАДАШЫМ ГАЯЗ

Патшачылык режимының астына су керткән 1905 ел Рус империясенең биләмәләреннән булган Шәрекъ өлкәләрендә, шулар арасыннан аеруча Ислам Шәркынең дә, Россиянең дә кимсетелгән халыклары булган төркиләр арасында гомуми бер азатлык, кысынкылыклардан котылу хәрәкәтенә башлангыч бирде. Бу дәвернең ташкынлы елларында Гаяз Исхакыйның патшачылыкка каршы хәрәкәт иткән һәр группага катнашлыгы була. Ул – царизмның тамырына бәрү ягындагылар рәтендә. Шул дәвердә нигезләгән «Таң йолдызы» гәзите белән ул үзенең «Зөләйха» драмасында тасвир иткән төрле золымга, һәм матди, һәм мәгънәви кысаларга эләктереп, мөселманнарны көчләп христианлаштырырга, мең төрле юллар белән төрек-татарларны руслаштырырга омтылган патшачылыкка каршы ут өрә иде. Шуңа күрә эзәрлекләнә, сөргенгә сөрелә, төрмәләргә ябыла иде. Кулга алынулар, сөрелүләр, төрмәдән вә сөргеннән качулар, озак еллар конспиратив, яшерен эшчәнлек алып барулар Гаяз өчен бик гадәти хәл булып китте. Соңгы тапкырында ул, Петербурда кулга алынып, Архангель губернасының иң караңгы почмакларында сөргендә яшәде.

Сәяси стажын, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «иң якты мәктәп булган» хәбесханә-төрмәләрдә үткән Гаяз Исхакый үзен шул «мәктәпләрдә» тәрбияләде. Шуларда туктаусыз китап укып һәм тормышның бөтен фаҗигаләрен үз күзе белән күреп, ул ялкынлы бер революционер, әдип һәм көрәшче булып җитеште.

1913 елда Романовларның 300 еллыгы юбилее аңарга азатлык китерсә дә, тик бер шарт белән китерә: ул Казанга кайтырга тиеш түгел! Шунлыктан ул, көрәш максатларында Казанга килгән очракларда, урамнарга кичләрен-төннәрен генә чыга иде; ул тик 1917 елда, патша тәхете җимерелгәч кенә, ачык йөз белән Казанга кайта алды; аны – каһарман әдипне каршыларга урамнар тутырып барча шат йөзле халык чыкты, борынгы төрекләр гадәтенчә, аңар икмәк вә тоз тәкъдим ителде.

Россия кулындагы төрки илләрнең иң кызган һәм иң фаҗигале көрәш елы булган 1917 ел гарасатында Мәскәүдә чыгарылган «Ил» газетасы белән Гаяз Исхакый иң радикаль идеяләрне яклый иде. Һәм 1917 елның маенда Мәскәүдә җыелган Бөтенрусия мөселман корылтаенда да ул аеруча радикаль иҗтимагый омтылышларны куәтләде, кара динчелек әсире булган пассивлык ягындагыларга изге мөнәсәбәттә торды.

Патшачылык җимерелеп төшүдән соң төрки илләр алдына ачылган хөррият һәм азатлык офыклары, күп тә тормыйча, властька большевиклар килү белән тагын карала башлады. Бу юлы, элекке патшачыларның шатлыгына каршы, яңа кызыл империализм үзләре мөстәкыйль дәүләтләр кора башлаган төрки дәүләтләрне кабат яулап алды дип әйтеп була. Шул чорда Гаяз Исхакыйның катнашлыгы, «гайрәте вә һиммәте илә» Идел-Урал мохтарияты да оеша иде – ул да яулап алынды.

Аннары бүтән язмышташ иптәшләре белән бергә Гаяз Исхакый, Себер һәм Ерак Көнчыгыш аркылы озак сәяхәт маҗаралары кичереп, Аурупага килде. Аурупада Россия эмигрантлары бергәләшеп оештырган «Прометей» дигән милли кортылыш фронтында катнашты. Шул ук заманда ул, төрки илләрнең һәртөрле баскынчылыктан котылу өчен алып барган революцион хәрәкәтләрендә үзенә хас темперамент вә гайрәт белән катнашлык итеп, аларга тиешле аһәң вә төс бирде. Мөһаҗирлектә нигезләгән «Милли юл» («Яңа милли юл») вә «Милли байрак»3 дигән газета-журналлар аркылы еллар буе Идел-Урал дәүләте идеясен яклап килде. Болардан тыш мөһаҗирлектә ул «Идел-Урал» идеясенең төп нигезләрен яктырткан бер брошюра 4 иҗат итте.

Хәятының соңгы көннәренә кадәр Гаяз әфәнде актив эшчәнлектә булып, үз идеалын, төрки бер илнең мәнфәгатьләрен зур гайрәт белән яклап килде. Гаяз әфәнде Идел-Урал иленең төп халкы булган төрки-татарларның дөньякүләм танылган лидеры иде.

Царизмга вә большевизмга каршы көрәш алып баручы төрки мөҗаһидләр арасында сәләт дәрәҗәсе һәм эшчәнлек масштабы ягыннан тиңе булмаган Гаяз Исхакыйның хәятын тикшерүчеләр аны йә Парижда, йә Токиода, йә Лондонда, йә Маньчжуриядә һәм Пекинда, йә Римда – Ватиканда, йә Котдеста (Иерусалимда), йә ислам конгрессында, кыскасы, туктаусыз хәрәкәт вә активлыкта күрерләр. Аңарда бетмәс-төкәнмәс гайрәт, сүнмәс бер иман уты бар иде.

Гаяз әфәнде оптимизмның, өмет вә хәрәкәтнең бер символы иде. Мин аны беренче тапкыр 1911 елда күрдем. Ул чакта Исхакый, патша агентларыннан качып, тагылма исем – псевдоним белән Истанбулда яши иде. Аның татар әдәби тормышы хакында биргән бер пресс-конференциясен хәтерлим. Замандаш казанлы әдәбиятына характеристика бирелгән бу конференциясен ул: «Хәят, хәят, хәят!» – дип тәмамлады. Соңыннан, 1919 елда Бакуда Анатолия фронтында руслар оккупациясенә дучар булган төрки кардәшләребез файдасына Азәрбайҗан газетачылары инициативасы белән оештырылган атналык «Кардәшләр ярдәме» журналында Гаяз әфәнденең «Мәңге-бакый яшәү мәсьәләсе» дигән бер мәкаләсе чыкты. Шул мәкаләдә дә, эштә иң бәрәкәтле нәрсә – хәрәкәт, хәят дигән идея уздырыла.

Төрекчелек хәрәкәте белән якыннан таныш булган кешеләр берара «Төрек йорты» журналында мөдирлек вазифасын үтәгән Гаяз әфәнденең нинди масштабтагы кеше булганлыгын беләләр. Ул төрек берлегенең, төрекчелек хисе вә хәрәкәтенең, һәр төрки илнең үзенчәлеген, һәр төрки илдән килгән кешенең фикерләү рәвешен тулысынча үзләштергән шәхес иде. Аның «Өйгә таба» дип аталган һәм төрекчәгә дә тәрҗемәләнгән романы 5+ үзенә характерлы бер темага язылган: анда рус армиясендә офицер булган бер татарның бөтен гаскәре белән бергә Төркия ягына чыгу маҗаралары тасвирлана.

Башына төшкән авыру аның яшәү көчен какшатып, үзен бер тире дә сөяккә калдырган булса да, аның рухи көченә аз гына да тәэсир итмәде. Мәңгелек йокысына (22 июльдә) китүеннән берничә көн элек кенә мин аның янында булдым. Кичке унбергә кадәр төрле темаларга сөйләшеп утырдык. Төрки илләр проблемаларына, Төркия мәсьәләләренә, халыкара хәлләргә кагылган барча актуаль нәрсәләр аны кызыксындыра иде; шул темаларның иң кечкенә ваклыкларына кадәр кереп, сорашып утырды. Ул 28 майда, Азәрбайҗан мөстәкыйльлеге көне уңаеннан, Анкарадагы Азәрбәйҗан мәдәни үзәгенең оештыру җыелышына юк хәлен бар итеп булса да килеп, шунда һәркемнең игътибарын җәлеп иткән бер чыгыш ясаган иде.

Матди вә мәгънәви кимсетелүләр белән тутырылган 76 еллык гомерендә, аның өмет, теләкләренә төрлечә каршы төшүләргә дә карамастан, рухи хәятына һәм әсәрләренең гомуми пафосына хас булган оптимизм ахырга кадәр сакланган иде. Күзләрен соңгы тапкыр ачып караганда да, мәрхүм үзе алдында яраткан вә хөрмәт иткән кызы профессор Сәгадәт Чагатайны күреп: «Мин үз өемдәме?» – дип сораган һәм: «Әйе», – дигән җаваптан соң, бер сүз дә әйтелмәстән, мәңгелек йортка киткән.

Төрле вакытларда вә читен шартларда мин аның белән иптәш, аркадаш булу шәрәфендә идем, шул сыйфатым белән минем аңарга һәм барыбызга да әйтәсе килгән ике сүзем бардыр:

– Газиз аркадашым, бөек мөҗаһид, рухың шат булсын! Ятагыңда тыныч йокла: артыңда кадереңне белгән милләт, яшь буын калдырдың! Алар синең эзеңнән китәчәк, Идел-Урал идеясен гамәлгә ашырачак!

– Газиз илдәш-йортташлар, бу көрәшченең рухына дога кылу белән бергә, аның юлыннан барып, ул күрсәткән фидакярлек үрнәге буенча төркичелек һәм милли азатлык идеалларына тугры калыйк, ул идеалларны яшь һәм киләчәк буыннарга тапшырырга гайрәт вә иҗтиһад итик! Гаяз әфәнденең рухы, шулай иткәндә, һичшиксез шат булыр!

1954, 23 июль

Анкара

 

Мөхәммәтәмин Рәсүлзадә1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Аркадашым Гаяз. Мәкалә «Милли көрәшче һәм милли әдип Гаяз Исхакый» дигән китапта 1955 елда дөнья күргән. Төрекчәдән татар теленә Рифкать Әхмәтьянов тәрҗемәсендә «Мирас» журналының 1996 елгы 4 нче санында басылып чыга. Текст журналдан алынды.

1 «Идел-Урал» идеясенең төп нигезләрен яктырткан бер брошюра – бу хезмәт 1933 елда китап булып басылган.

Мөҗаһидләр – көрәшчеләр.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 145-148.

Җавап калдыру