Яхъя АБДУЛЛИН Гаяз Исхакый: Фикери эзләнүләр юлында

Гаяз Исхакый (1878—1954) — халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес. Ул — җәмәгать эшлеклесе дә, халкыбызның киләчәге турында уйлап иҗат иткән әдип тә, милли азатлык хәрәкәтенә үзенең зур өлешен керткән көрәшче дә. Аның иҗаты һәм киң планлы эшчәнлеге иҗтимагый фикеребез тарихында мөһим роль уйнады. Халкыбызның мәнфәгатьләрен күз алдында тоткан хәлдә ул туктаусыз эзләнде һәм бу эзләнүләр аның фәлсәфи карашлары үсешендә үзләренең чагылышларын таптылар.
Әйтелгән үсешне өч этапка бүлеп карарга мөмкин: беренчесе — мәгърифәтчелек идеалларына йөз тотып иҗат итү, икенчесе — революцион һәм сыйнфый позициядә торып фикер йөртү, ниһаять, өченчесе — иҗатын һәм бөтен эшчәнлеген милли идеаллар белән бәйләү. Бу этаплар, әлбәттә, берсеннән берсе кискен рәвештә аерылып тормыйлар. Исхакый иҗатындагы бу катламнарның берсе алдан, икенчесе соңыннанрак барлыкка килә, әмма алар берсенә берсе үрелеп, берсен берсе тулыландырып үсәләр. Мәгърифәтчелеккә хас тенденцияләр аның иҗатының беренче этабында барлыкка килә, әмма алар икенче этапта да, өченче этапта да күзәтелә. Революцион көрәшкә йөз тоту 1905—1907 еллардагы революция чорында формалаша. Милли позициядә торып фикер йөртү Исхакый эволюциясенең соңгы этабына хас күренеш. Әмма аның чаткылары инде иҗатының беренче баскычларында ук күзгә ташлана.
Г.Исхакый иҗат мәйданына 19 гасырның азагында килеп керә. Бу елларда татар иҗтимагый фикеренең прогрессив тенденцияләре мәгърифәтчелек фәлсәфәсе белән бәйләнгән була һәм шушы фәлсәфә яшь әдипнең иҗади эшчәнлегенең эчтәлеген били иде дә. Рационализм һәм мәгърифәт идеясе — бу фәлсәфәнең төп принципларыннан. Без моны Г.Исхакый иҗатында да ачык күрәбез. Нәрсә турында гына сүз алып бармасын, нинди генә проблема күтәрмәсен, ул аларны рационализм һәм мәгърифәтчелек калыбына кидертеп анализлый, аларга шушы позициядән чыгып бәя бирә.
Г.Исхакый — бөтен уй-фикерләре белән туган халкына аерылгысыз бәйләнгән әдип. Ул аның бүгенге хәле һәм киләчәге турында уйланып иҗат итә. Аны кайчандыр тарихи казанышларга ирешкән татар халкының торгынлыкка төшүе, киләчәге билгесез булуы һәм тәрәккыять юлына аяк баса алмавы борчый; ул мәгърифәтчеләргә хас рационализм принцибына таянып бу артталыкның сәбәпләрен ачарга тырыша. Бу эзләнүләр Г.Исхакыйның 1905 елгы революциягә кадәр иҗат иткән күп кенә әсәрләрендә үзләренең чагылышларын таптылар. Ә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле фәлсәфи-публицистик хезмәтендә исә ул тәнәззелгә дучар ителүнең, түбәнгә төшүнең, тәрәккыять юлына аяк баса алмауның сәбәпләренә, гомумиләштереп, тәнкыйди анализ ясый.
Безнең арада мәгърифәтчелекне гадәти уку-укыту, әхлак төзәтү һәм дидактизм дип күзаллау яшәп килә. Хакыйкый мәгърифәтчелек исә тәнкыйди адым. Аның тарафдарлары урта гасырчылык күренешләрен һәрьяклап тәнкыйтьләп чыктылар. Бу Г.Исхакый иҗатына да хас. Ул халыкның аяныч хәлен, тәрәкъкыять юлындагы киртәләрне ачыклау максатында иҗтимагый тормышны һәрьяклап тәнкыйть күзлеге аша үткәрә. Бу анализ аны тәрәкъкыять юлында биш киртә бар, дигән фикергә китерә.
Бу киртәләрнең (манигы тәрәкъкый) беренчесе — халык тормышына тәгассыблык сазлыгына баткан, искелеккә ябышып ятучы руханилар төркеменең тәэсире. «… Милләтнең тәрәкъкыйга манигъларын эзләгәндә, — дип яза ул, — кайсы яктан караганда да шул «голяма» сыйныфның иң алда кылычын тотып «җәһаләтне» саклавын» күрәсең («Казан утлары», 1990, № 1,  110 б.). Дөрес, ул руханилар арасында тәрәкъкыять тарафдарлары барлыгын да искәртә. Ләкин шул ук вакытта караңгылык сагында торучы тискәре руханиларның өстенлек итүенә басым ясый.
Халыкны тәрәкъкыять юлыннан читләштерүче сәбәпләрнең икенчесе — заман таләпләренә җавап бирердәй, җәмгыять тормышына, аның алга баруына файда китерерлек гыйлем эстәргә мөмкин булган мәктәп-мәдрәсәләрнең булмавы, ә булганнарында урта гасырдан калган тәртипләрнең һәм схоластиканың саклануы, шәкертләрнең гыйлем эстәү урынына вакытларын буш мөнәзарәләр белән үткәрүе.
Тәрәкъкыять юлындагы киртәләрнең өченчесе — милләт хадимнәренең дәрәҗәсе һәм мәгыйшәте түбән булу. Бу сәбәпкә үз вакытында Ш.Мәрҗани дә игътибар иткән иде. Аның юлыннан барып, Г.Исхакый милли мәсьәләләрне аңлаган, милләткә хезмәт итәрдәй кешеләрнең ярлы булып, милләт файдасына эш-гамәл кылу урынына, көнлекче хәленә калып, тамак туйдырырга мәҗбүр булулары тәрәкъкыять юлында зур киртә дип күрсәтә. «Хәзерге күзгә күренгән әрбабе каләмнең, — дип яза ул, — һичберсе юк ки мөстәкыйлән хәрәкәт итә алсын, һәммәсе үз тамагын туйдырыр өчен, үзләренең башмакчысы булырга ярамаган кешеләрнең кулларында уенчык булып йөриләр.» Нәтиҗәдә, «милләтнең алдан бара торган кешеләре һәм халыкка караңгы юлда ут күрсәтә торган затлары, үзләренең утларын сукырларның күзләренә зарар итмәс өчен, я бөтенләй күрсәтмәенчә халыкны караңгылыкта калдыралар, яисә тычкан уты төсле генә якты биреп, халыкны караңгы төндә адаштыралардыр.» (Шунда  ук, 112 б.)
Манигы тәрәкъкыйның дүртенчесе, Г.Исхакый фикеренчә, рус мәктәпләреннән йөз чөерү, алардан шикләнеп карау, балаларны аларда укытырга теләмәү. Руслар соңгы вакытларда мәктәпләр эшчәнлегенә зур үзгәрешләр керттеләр, уку-укытуны заман таләпләренә муафик рәвештә кордылар, җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен файдалы гыйлемнәр өйрәнә башладылар. Ә без боларны күрмәмешкә салыштык, уку-укытуда русларда барган бу файдалы үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәдек һәм нәтиҗәдә тәрәкъкыять юлыннан читләштек.
Манигы тәрәкъкыйның бишенчесе — алга карап, ахырын уйлап эш итә белмәү, эшләгән эшләребезнең төпсез, әсассыз (нигезсез) булуы, эш-гамәлдә эзлеклелек булмау, башлаган эшне ахырына кадәр җиткермичә ярты юлда калдыру, җәмгыятькә, халкыбызга файда китерердәй эш белән шөгыльләнү урынына, вакытны буш гамәлгә сарыф итү.
Менә шушы сәбәпләр, Г.Исхакый фикеренчә, милләтнең чабуыннан тартып тора, артка өстери, туңлыкка, катып калганлыкка китерә һәм ахырда бөтенләй юкка чыгуга, инкыйразга илтүе мөмкин.
Халкыбызны бу һәлакәттән коткару өчен ни эшләргә кирәк соң? Г.Исхакый бу сорауга мәгърифәтчелек позицияләрендә торып җавап бирә. Аның фикеренчә, тәрәкъкыять аерылгысыз рәвештә мәгърифәткә бәйләнгән. Шулай булгач, артталыктан, туңлык богауларыннан котылу, караңгылыктан арыну өчен халыкны агартырга, мәгърифәт нурлары белән нурландырырга кирәк. Әле беренче язма әсәре «Тәгаллемдә сәгадәт» (1897) тә үк Г.Исхакый гыйлем — ул бәхет чыганагы, бары гыйлемнәрне үзләштергәндә генә тормышны бизәргә мөмкин, дигән идея уздыра. «Дөньяга килүдән мәсгуд, — дип яза ул, — дөньяда ничек җитте шулай көн уздыру түгел, бәлки дөньяда үзебез рәхәт яшәп вә башка мөселман кардәшләребезнең дә рәхәт гомер кичерүләренә тырышып вә гайрәт кылып ахирәт көнендә әдәби мәсгудиятькә ирешмәктер. Болар исә тәхсил гыйлемнән башка бер нәрсә белән хасил була торган түгел.»
Халыкны мәгърифәт белән нурландыруда иң нәтиҗәле юл — уку-укыту. Ә моңа заман таләпләренә җавап бирердәй уку йортлары аша гына ирешергә мөмкин. Бездә исә хәзергә мондый уку йортлары юк. Булганнарында да шәкертләр вакытларын заяга уздыралар, һәм тормышка файда китерердәй гыйлем ала алмыйлар. Милләтнең тәрәкъкыяте өчен безгә Ауропа илләрендәге һәм руслардагы кебек эштә-тормышта файда китерердәй фәнни һәм гамәли гыйлем бирә алырдай уку йортлары кирәк. Моның өчен булган мәктәп-мәдрәсәләребезне ислах кылырга, аларны тәртипкә салырга, фәнни һәм гамәли гыйлемнәр укыта башларга кирәк. Г.Исхакый җәдит  мәктәпләре таралуына уңай карый һәм аларда шул яңа тип, фәнни һәм гамәли белемнәр бирердәй уку йортларының башлангычын күрә.
Фән һәм гыйлем өлкәсендә заман белән бергә атларга кирәклегенә Г.Исхакый аеруча басым ясап күрсәтә. «Бу гасырда халыклар гакыллар ышанмаслык машиналар иҗат кылганда, безнең димагыбыз (миебез) уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне тәрәкъкый иткәндә безгә дә, — дип яза ул, — башкалар белән бер булырга, башкалар кебек эшләргә кирәктер.» («Казан утлары»,   1990, №1,  145 б.) Моның өчен безгә һөнәр һәм сәүдә мәктәпләренә керергә, башкалар кебек үк эш-гамәл кылырга өйрәнергә кирәк. Шул ук вакытта безгә хөкүмәт мәктәпләреннән дә, рус уку йортларыннан да, университеталардан да читләшмәскә, аларга кереп укып үзебезгә файдалы гыйлемнәр алырга кирәк.
Мәгърифәт казанышларын үзләштерү өчен шулай ук халыкны уятырдай фәнни һәм әдәби әсәрләр тарату да зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә безгә яңа әдәбият тудырырга, милләтебез тормышын яктырткан рисаләләр язарга, эшебез-гамәлебезгә файда китерердәй китаплар иҗат итәргә, ә укымышлыларыбызның авылларга китеп агарту эшләре җәелдерүе кирәк. Бу уңайдан әдип «Тәрҗеман» газетасы алып барган эшне югары бәяләп үтә.
Торгынлыктан, инкыйразга тәгәрәүдән котылу өчен мөһим шартларның берсе — бердәм актив эш-гамәл юлына басу. Әгәр милләтнең киләчәге имин булуын телибез икән, курчак уены белән мавыгуны туктатырга, бөтен көчне һәм сәләтне җәмгыять өчен файдалы шөгыльгә җигәргә, максатка яраклы эш алып барырга кирәк. «Әгәр дә тәрәкъкый итик дисәк, — дип яза Г.Исхакый, — һәммәбез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барыбыз бергә бер юл белән хәрәкәт итик, һәммәбезнең теләгәнебез бер, эстәгәнебез бер булсын. Тырышыйк, авырлыкларны күтәрик, бер нәрсәбезне кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булыр». («Казан утлары»,  1990, №1,  113 б.) Ул И.Гаспралы эшчәнлеген милләт өчен, аның киләчәге өчен сарыф ителгән изге хезмәт дип бәяли һәм аның үрнәгендә эш итәргә чакыра.
Иҗтимагый тормышның нигезе — кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары әхлак нормаларына нигезләнгән булуы. Әхлакый бозыклыклар таралу җәмгыятьне һәлакәткә илтә. Бу уңайдан Г.Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз»да Казан халкы арасында күренә башлаган әхлакый бозыклыкларны тәнкыйть уты астына ала. Аерым бәндәләр, — дип яза ул, — «бөтенләй этлеккә салынган… Көндезләрен вак-төяк сату иткән булып маташалар да, кичләрен гостиницалар, пивной вә фәхеш урыннарында үткәрәләр… Исереклек, зина, фәхеш таралган, бу хәтта хатын-кызлар арасына да үтеп кергән». («Казан утлары», 1990, №1, 123—124 бб.)
Иҗтимагый тормышны мондый әхлакый бозыклардан арындыру, әхлакый сафлык — җәмгыятьнең нормаль яшәешенең мөһим шарты, халкыбызны торгынлык баткаклыгыннан һәм инкыйраз куркынычлыгыннан коткару юлына хәлиткеч чара. Шушы фәлсәфәгә бәйле рәвештә Г.Исхакый иҗатының беренче елларында язылган әсәрләрендә кешеләр арасында татулыкка, дуслыкка, ярдәмчелеккә дан җырлый, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек идеалларын күтәрә. Бу җәһәттән аның «Остазбикә» повесты бигрәк тә аерылып тора. Шул ук вакытта «Кияү» дигән повестында әдип әхлакый сукырлыкны гаепләп чыга, шөһрәт артыннан кууның нинди түбәнлеккә китерүе мөмкинлеге турында кисәтә.
Мәгърифәтчеләргә    хас    рәвештә    Г.Исхакый    иҗатының    бу чорында   тәрбия   мәсьәләсе   мөһим   урын   алып   тора.   Кешенең әхлакый  йөзе,   аның  фикеренчә,   тәрбиядән  бәйле.   Бала   күңеле язылмаган   такта.    Бу   тактага    нәрсә   языла   —    анысы   тирәлектән,   бала  кемнәр  белән  аралашып,   кем  тәрбиясендә  үсә  — шуннан  бәйле.  Тирәлек әхлак ягыннан саф булса  бала да  чын кеше   булып   формалаша,   ә   бозык   кешеләр   арасында   әхлакый яктан   бозык   шәхес   тәрбияләнә.   Менә   әдипнең   «бай   углы» дигән   әсәре.   Бай   кешеләрнең   бердәнбер   баласы   Кәрим   туган көненнән   үк   бозык   атмосферага   эләгә.   Аның   әнисе    баласы дигәндә   бернинди   дә   әхлак   принциплары   белән   исәпләшми. Тәрбиясенең    беренче    адымнарында    аның    тормышында    иске фикерле   Сәхилә   карчыкның   роле   зур   була.   Кәримне   тәрбияләргә   дип   әтисе   әхлакый   яктан   бик   түбән,   диннең   нәрсә икәнен   белмәгән,   надан   Фәхрине   хезмәткә   ала.   Бусы   балага үрнәк    булырлык    зат    түгел,    киресенчә,    ул    аны    акрынлап алдашырга, угрылыкка, тәмәке тартырга, эчәргә өйрәтә, мәйханәләргә, фәхешханәләргә тарта.  Нәтиҗәдә Кәрим бер эшкә яраксыз  һәм бозык   шәхес   булып   формалаша,   ахырдан   әтисен   бөлгенлеккә китерә   һәм   үзе   дә   һәлак   була.
Тәрбиядә таза тирәлек белән бергә уку-укыту, гыйлем үзләштерү дә мөһим роль уйный. Кәрим болардан да мәхрүм булып үсә. Аның әтисе-әнисе иске фикерле кешеләр, алар баштанаяк кадими карашларга буйсынганнар һәм балаларын заманча итеп укытырга теләмиләр. Нәтиҗәдә бала мәгърифәттән читтә кала, бернинди белем алмый, китап белми. Бу да аны әхлакый баткаклык һәм бозыклык сазлыгына батыруда үз ролен уйный. Димәк, тулы канлы, җәмгыятькә, тирәлегенә файдалы кеше үссен дисәк, кечкенәдән ук баланы тәрбияләүгә зур әһәмият бирергә, әхлакый яктан аңа таза тирәлек тудырырга, аның гыйлемнәр үзләштерүенә һәм күңелен сафландыруга ирешергә кирәк.
Үзенең әсәрләрендә Г.Исхакый хатын-кыз шәхесе, аның азатлыгы һәм тәрбиясе мәсьәләләренә бик зур урын бирә, моны милләт тәрәкъкыятенең мөһим шарты итеп карый, «һәр милләтнең, — дип яза ул, — яртысы хатын-кызлар, һәр милләтнең рухын саклаучылар — хатыннар, һәр милләтнең теленең хосусый тәләффызларын, шивәсен саклаучылар хатыннар, киләчәктә ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар — хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер нәрсә». («Казан утлары»,  1990, №1,  126 б.) Бәс шулай икән, ана тәрбияләү, әхлакый яктан саф, намуслы, укыган, дөньяны белә торган ана тәрбияләү җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен зарури шарт. Ана — баланың иң якын кешесе. Югары әхлаклы, киң күңелле, белемле ана янында бала да әхлак ягыннан саф булып тәрбияләнә. Ә бозык ана янында бала бозык булып үсә. Әгәр ана тәрбияле булса, баласын ашату-эчертү белән генә канәгатьләнеп калмас, аның холкы яхшы булуы, сәламәтлеге, мәгълүматының артуы, «күзенең ачылуы» турында да кайгыртыр. Мондый «аналар милләт вә дин ноктаи нәзарыннан һәм җәмгыяте бәшәрия ноктаи нәзарыннан бик мокаддәс затлар булачаклардыр». («Казан утлары»,   1990, №1,  127 б.) Әмма укымаган, тәрбия алмаган хатыннардан балалары өчен дә, ирләре өчен дә, җәмгыять бәшәрия өчен дә бернинди дә файда көтәргә мөмкин түгел. Димәк, кыз балаларны саф күңелле, югары әхлаклы, дини, һәрьяктан мәгълүматлы итеп тәрбияләү җәмгыятьнең мөһим вазыйфасыдыр.
Г.Исхакый үз әсәрләрендә хатын-кызның ирекле булуы, ирләр белән тигезлеге мәсьәләсен дә күтәрә. Бу да, аның фикеренчә, җәмгыятьнең нормаль яшәеше өчен мөһим шарт. Гаилә тормышы, дип хисаплый ул, ир белән хатынның дуслыгы, бер-берсен аңлап эш итүеннән бәйле. Шунда гына гаилә бәхетле була. Моның өчен егет белән кыз бер-берсен күреп-белеп, мәхәббәт булганда гына гаилә корырга тиешләр. Г.Исхакый егет белән кызны әти-әниләренең бер-берсен күрмәгән килеш өйләндерү күренешләрен кискен рәвештә кире кага. Авторның «Тәгаллемдә сәгадәт» дигән әсәрендә өйләнешкәндә егет белән кызның үз теләкләре, үзара мәхәббәтләре алга сөрелә. Шундый кавышу — килешүчән, үзара ихтирамга нигезләнгән гаилә тормышының алшарты.
«Ике йөз елдан соң инкыйбраз» дигән әсәрендә Г.Исхакый татар тормышының ачы якларын ачып салды, аны артка этәрүче сәбәпләргә һәрьяклап анализ бирде. Шулай да ул киләчәккә өмет белән карый: аның ул еллардагы әсәрләреннән оптимизм рухы балкып тора. Ул, халкы, торгынлыктан котылып, тәрәкъкыять юлына басар дип ышана. Моның өчен халыкка, үзенең ачы язмышын күреп, инкыйразга илтүче сәбәпләрне ачык күзаллап, киләчәккә өмет белән, мәгърифәткә таянып, актив эшчәнлек юлына басарга кирәк. Шулай иткәндә киләчәгебез якты булыр. Шушы фәлсәфә аның бу чордагы иҗатының нигезен тәшкил итә.
1905—1907 еллардагы революция Г.Исхакый иҗатына зур үзгәрешләр китерде. Революциянең беренче көннәреннән үк ул актив көрәш юлына баса. Ә монда аның элеккеге хәзерлеге, татар укытучылар мәктәбендә укуы, революцион партияләрнең программалары белән танышуы, революцион карашлы шәхесләр белән аралашуы, хезмәт кешесенең аяныч хәленә ачык күз белән, аек акыл белән карый алуы үзенең ролен уйнады. Болар барысы да Г.Исхакыйның иҗатында үзләренең чагылышларын таптылар. Аның революцион күтәрелеш башланганнан соң язган әсәрләрендә инде ачыктан-ачык революцион демократиягә хас идеяләр үзләрен сиздереп тордылар. 1906 елда Казанда Г.Исхакыйның идея җитәкчелегендә «Таң йолдызы» газетасы, ә ул ябылгач, «Таң мәҗмугасы» чыгарыла. Боларның һәр икесендә дә илдә бара торган вакыйгалар эсерлар позициясендә торып яктыртылалар.
Г.Исхакыйның фикери үсешендәге бу икенче этапның кайбер үзенчәлекләренә күз салып үтик. Бу үзенчәлекләрнең иң мөһимнәреннән берсе — иҗтимагый тормыш күренешләрен, анда бара торган процессларны сыйнфый позициядән чыгып карау һәм бәяләү. Җәмгыять, дип хисаплый әдип, ике капма-каршы сыйныфларга бүленгән. Бер якта халыкның 96 процентын тәшкил итүче авыл хезмәтчәннәре белән 3 процентны тәшкил итүче эшчеләр һәм приказчиклар, ә икенче якта калган бер процентын тәшкил итүче зур корсаклы байлар һәм алпавытлар. «Россиянең мөселманнары, — дип яза әдип, — дин җәһәтеннән вә хәтта мәзһәб ягыннан да бер диндә булсалар да алар үзләренең тормышлары ягыннан бер-берсенә тәмам башка ике сыйныфка аерылалар». («Таң йолдызы»,   1906, 31   август.) Байлар ягында тагын бер сыйныф — бюрократия, дәүләт чиновниклары тора.
Бу сыйныфларның һәркайсының үзенә хас мәнфәгатьләре бар. Әйтик, байлар үзләренең хезмәтчеләренең озаграк та, күбрәк тә эшләүләрен, эш көненең озынрак, эш хакының исә кимрәк булуын телиләр. Эшче халык исә, үз өстенә төшкән авырлыклардан котылырга, хезмәтен җиңеләйтергә, тормышын яхшыртырга, күбрәк эш хакы алырга тырыша. Шушы нигездә сыйныфлар арасында каршылыклар туа. Бу каршылыкларны тасвирлаганда һәм эшчеләр белән авыл халкының авыр тормышы турында сүз алып барганда Г.Исхакый хезмәт кешесенең кайгысын кайгыртып фикер йөртә, эшче-приказчикларның хуҗаларының кесәләре калынаюы өчен көне-төне тир түгүләре һәм бил бөгүләре, ә авыл халкының җирсезлектән интегүе, иртәдән кичкә кадәр эшләп тә, ачлы-туклы яшәве турында сүз алып бара.
Шушы сыйнфый позициядә торып Г.Исхакый дәүләт органнарының, шул хисаптан дәүләт думасының эшчәнлеген һәм үзе бюрократия дип атаган катламны тәнкыйтьли, аларны байлар мәнфәгатен яклауда, халыкка карата башбаштаклыкта гаепли. Боларның, дип яза ул Чистай төрмәсендәге тәртипләр һәм андагы чиновникларның башбаштаклыклары турында сөйләгәндә, кыланышлары, боларның йөрешләре миңа Испаниядәге инквизиция мәхкәмәләрен хәтеремә төшерде. Мондагы һәрнәрсәдән әллә нинди золым исе тоелган кебек, ят тавыш ишетелгән кебек иде. Мондагы һәрнәрсә бюрократия золымының әллә ничә елгы шаһиты булганга «бюрократия золымының, вөждансызлыгының кораллары булганга, болар һәммәсе миңа җирәнгеч, сасы, кабәхәт күренәләр иде. Мондагы кешеләрдә хайвания хисеннән башка бернәрсә булмаган кебек, мондагы әйберләрдә дә матурлык-фәлән кебек нәрсә юк иде». (Исхакый Г.  «Зиндан»,  Казан,   1991, 26 б.) Һәм мондагы тәртипләр, мондагы тупаслык, мондагы җәберләүләр барысы да хезмәт кешесен буйсындырып тору максатында эшләнә.
Милли   мөнәсәбәтләрне   дә   Г.Исхакый   сыйнфый   күзлектән чыгып   бәяли.    Менә   аның   «Таң   йолдызы»ның    1906   ел,    29 маенда   «Безнең  мәсләгебез  һәм  милләт»  дигән  мәкаләсе.   Без, татарлар,  дип  яза  ул анда,  бюрократия  җәберләрен  Россиянең башка    халыклары    кебек    гражданское    право    ягыннан    гына түгел,  ә бәлки татар булган өчен дә,  мөселман булган өчен дә татыйбыз.   Безнең   телебез   кысылган,   динебез   кысылган.   Без социалистлар һәр шәхескә хөрлек теләгән кебек,  милләтчеләргә дә    хөрлек    телибез.    Шул    ук   вакытта    без    һичбер    вакытта, милләт буявына буяп, эшче һәм авыл халкын үзенең милләттәш байлары, алпавытлары файдасы өчен генә корбан булып, үзләренең икенче  кавемнән  булган  сыйныфташлары  белән  дошманлыгына риза   булмыйбыз.   Шуның   өчен   без   милли   автономия   идеясе «эшче   һәм   авыл  халкының  күзен  дин,   милләт  буявына   буяп, икенче   милләтләрнең   эшчеләре   һәм   авыл   халкыннан   аерыр өчен генә булса,  безгә,  туксан тугыз проценты эшче һәм авыл халкы  булган татарларга,  андый автономия  кирәкми». («Таң йолдызы»,  1906, 29 май.)   Күренүенчә,   Г.Исхакый  бу  очракта   милли  мәнфәгатьләрне   сыйнфый мәнфәгатьләргә буйсындырып карый,  сыйнфый мәнфәгатьләрнең өстенлеген   алга   сөрә.
Сыйнфый  каршылыкларны  ничек хәл  итәргә,   хезмәт  халкын сыйнфый  изүдән ничек коткарырга соң?  Моның юлы  бер  генә, дип җавап бирә Г.Исхакый,    —    көрәш,    эшчеләрнең,    авыл халкының үз  азатлыклары өчен  тартыш  юлына  басуы.   «Тартышуда   гына   табарсыз   сез   үз   хакыгызны»   дип   күрсәтелә   «Таң йолдызы»   1906 елның  18  маенда  басылган  кереш  мәкаләсендә. Г.Исхакый   әсәрләрендә   сыйнфый   көрәшнең,   тартышуның   максатлары  ачык  итеп  күрсәтелә.   Бу  максатны  характерлап   «Таң йолдызы»ның  1906 елның 18 маенда  басылган редакцион мәкаләдә  «Таң»ның   лозунгысы:    авыл   халкы    өчен    җир    һәм ирек,   эшчеләр   өчен   аларның   хакын   хаклый   торган   законнар, эш   сәгатен   8   сәгатькә   калдыру,   эш   бәһасен   арттыру»  дип язды. Г.Исхакыйның   «Таң  йолдызы»нда   басылган   башка   мәкаләләрендә  бу таләпләр  тагы да  киңәйтелә  һәм үстерелә.  Алар арасында, мәсәлән, завод-фабрикаларны эшчеләр кулына тапшыру,   җирне   алпавытлар кулыннан алып, крестьяннарга бирү, забастовкалар ясарга һәм  профессиональ берлекләргә оешу мөмкинлеге кебекләре дә бар. Максатның иң зурысы — хезмәт халкына ирек һәм социализм  яулау.
Г.Исхакый үзенең әсәрләрендә байлар һәм бюрократия золымнарыннан котылу һәм ирекле тормыш яулау өчен көрәшнең юнәлешләрен дә билгели. Алар арасында беренче чиратта яңалык тарафдарлары булган яшьләрнең искелек ягында торган картларга каршы көрәше күзгә ташлана. Бу көрәш 20 гасыр башында иҗат иткән күп кенә әдипләребезнең игътибар үзәгендә тордылар. Бу характердагы әсәрләр арасында безгә Ф.Әмирханның «Яшьләр»е яхшы билгеле. Бу проблема Г.Исхакыйны да читләтеп үтмәде. Без моны аның иҗатының башлангыч адымнарында ук күрәбез. Ә 1907 елда язылган «Алдым-бирдем» драмасы исә гомумән шушы проблеманы ачуга буйсындырылган. Драманың героинясе заманчарак тәрбия алган Галия ачынып «бер яктан тегесе кыса, бер яктан болары кыса, менә юлын тап инде, гәзитә әйткәнчә менә болар белән тартыш инде! Әмма тартышам! Актыгына кадәр тартышам», ди.”
Дөрес, бу әсәрдә яңалык белән искелекнең көрәше әле яшьләрнең шәхси бәхетләре өчен көрәше рәвешендә гәүдәләндерелә, ул искелекнең гәүдәләнеше булган «аксак хатыннар» дөньясының җиңелүе һәм мәхәббәтнең тантанасы белән тәмамлана. Ә «Тартышу» дигән драма әсәрендә исә искелек белән яңалыкның көрәше киңрәк планда алына, татар тормышын һәрьяклап колачлый, халыкның ихтыярын басып торган караңгылык, тәгассыблык күренешләренә каршы юнәлдерелә. «Без, — дип белдерә драма геройларының берсе, — рус шәкертләре кебек мәктәп балалары гына түгел, без иске гадәт, иске тормыш белән тартышучылар, иске дөнья белән сугышучылар, безнең укуыбыз, безнең киләчәк хезмәткә хәзерләнүебез — һәммәсе иске тормышны ватар өчен, бетерер өчен, без үзебезнең һәрбер адымыбыз, һәрбер хәрәкәтебез белән иске тормышның нигезен җимерәбез… Без — яңа тормышның алдагы гаскәре. Безгә һәр минутта, һәр секундта иске тормыш белән сугышырга туры килми хәл юк». (Шунда  ук,  440 б.)
Г.Исхакый үзенең әсәрләрендә алга сөргән көрәш юлларының иң әһәмиятлесе һәм хәлиткече — иске, бюрократик идарә системасы белән көрәш, илдәге социаль-экономик һәм сәяси тәртипләрне тамырыннан үзгәртеп кору өчен социаль-политик көрәш. «Ике елдан бирле революция пожары» дәвамында, дип язды «Таң йолдызы» үзенең 1906 елның 29 маенда басылган мәкаләсендә, бюрократия Россия халкының күп канын койды.
«Бу бәладән котылуны, бу бетмәгән, төкәнмәгән бюрократия золымыннан азат булуны думадан көтү үз-үзеңне алдау гына булачак, бу авырлыклардан ватанны коткару өчен һәр кеше берләшеп, бергәләшеп бөтен мәмләкәтнең идарәсен халыкның үз кулына тапшырылуы өчен тартышырга кирәктер. Шуннан соң гына халык азат булыр, шуннан соң бөтен халыкның гражданский праволары кайтыр».
Г.Исхакыйның «Тартышу» дигән драмасында да татар җәмгыятен тамырдан үзгәртеп кору бөтен Россия күләмендәге революция   аша   гына,   илдә   гадел,   демократик   тәртипләр   урнаштыру нәтиҗәсендә генә мөмкин булыр дигән фикер үткәрелә.  «Вакыт, иптәшләр,   вакыт, — ди  әсәрнең герое  Закир, —  бу  сасы  куй маеннан аерылырга,  күзебезне зуррак ачарга,  киләчәкне ачыграк күрергә    вакыт!    Без    моңарчы    анда    бер    җәмгыяте    хәйрия ачылуына, монда бер мәктәп салынуына әллә нинди бер зур эш дип  карый  идек.   Ул  хата.   Нигез  черек  булганда  ул  мәктәптән генә,    ул    җәмгыяте    хәйриядән    генә    берни    чыкмый…    Безгә нигезне   тазартырга   кирәк». (Исхакый Г.  «Зиндан»,  Казан,   1991, 448 б.) «Таң   йолдызы»ның   1906   ел,   31 август  санында  басылган  «Мөселман  иттифакы»на  безнең  карашыбыз»    дип    исемләнгән    мәкаләсендә    Г.Исхакый   җәмгыятьтә экономик интереслары капма-каршы булган сыйныфлар яшәгәндә революцион көрәшнең тукталмаячагын басым ясап күрсәтеп үтә. Революцион көрәшнең өченче  юнәлеше  — массалар  арасында    революцион    агарту    эше    алып    бару,    аларны    тартышка хәзерләү.   «Таң   йолдызы»   газетасын   Г.Исхакый   шушы   максатны   үтәүдә   мөһим   чара   итеп   карый,   аның   битләрендә   патша хөкүмәте   үткәргән   реформалар   сәясәтенең   ялган   асылын   ачып сала,  дәүләт думасының  халык  мәнфәгатен  яклап  берни  эшли алмаячагын  күрсәтә,   хакимият диарәләренең  погромнар  оештырып   халык   массаларының   революцион   энергиясен   милләтара ызгышларга   юнәлтергә   тырышканлыгын   фаш   итә.    Ул   халык арасында,   бигрәк тә  авыл хезмәтчәннәре  арасында  революцион агитация    алып    баруда    турыдан-туры    үзе    дә    катнаша.  Ә «Зиндан»    дигән    әсәрендә    әдип    югалган    ат    эзләү   сылтавы белән   гади   крестьян   картының  авылдан  авылга   йөреп   крестьяннар   арасында   халыкка   бюрократиянең   ерткычлыгы   турында сөйләве,  бюрократияне  фаш итеп җыеннарда  чыгышлар  ясавы, «Җир  һәм  ирек  өчен  көрәш»   идеясен  пропагандалавы,   газета-журналлар   һәм  китаплар   таратуы  турында   яза.   Әдип   революцион идеяләр таратуга бюрократиянең дә үз өлешен кертүен күрсәтеп үтә. Аның җәбер-золымы, дип хисаплый ул, халыкның ачуын кабарта, үзенә каршы актив көрәшкә туплый.
1908 елда язылган «Тартышу» драмасының соңгы пәрдәсендә Г.Исхакый 1905—1907 еллардагы революцион эшчәнлеккә йомгак ясый һәм революция җиңелгәч илдә урнашкан тәртипләргә, реакция золымына бәя бирә. «Һәммәсе бетте, һәммәсе, — ди әсәрнең геройларыннан берсе ачынып, — Бер ел эчендә никадәр үзгәрү, бер ел эчендә никадәр артка китү! Кайда карама анда катылык. Газеталар тагы баллар хакында, генералларның чин алулары хакында яза башлады… Тагы 902 ел кайтты, әдәбият тагы кысылды, тагы изелде… Җәмгыятьләр тагы юк хөкеменә китерелде. Кайда карама — анда тентү, кайда карама — анда арестлар, кайда карама — анда суд, төрмә, ссылка, каторга, үлем!… Бөтен Русия эскәнҗәгә кысылды!..(Исхакый Г. «Зиндан»,  Казан,   1991, 471 б.) Ләкин революция җиңелсә дә, нәтиҗәсез булмады. Ул татар халкының уянуында үзенең ролен уйнады, хөр, якты дөньяга юл күрсәтте. Революция яңадан күтәрелер, чәчкән орлык чыкмый калмас, тагы җылы көннәр килер, тагы яңгыр явар, революция чәчкән орлыклардан чыккан үсентеләр ямь-яшел булып җирне каплар. Алда яңа көрәш, яңа тартышлар тора. Шулай итеп автор Россиядә урнашкан реакциягә үзенең бәһасен бирә, ул китергән авырлыкларны ачып сала һәм шул ук вакытта киләчәккә өмет белән карый, яңа революцион көрәшкә өнди.
1905—1907 еллардагы революция җиңелгәннән соң, Г.Исхакый иҗатының яңа этабы — милли позициягә күчү чоры башлана. Дөрес, бу күчеш кинәт кенә булмый. Әдипнең 1908—1911 елларда иҗат ителгән «Мулла бабай» романында, «Тормышмы бу?» дигән әсәрдә, «Сөннәтче бабай» һәм «Кияү» исемле повестьларда, «Шәкерт абый» дигән хикәядә, «Җәмгыять» һәм «Кыямәт» дигән комедияләрдә социаль-политик мотивлар инде күзгә ташланмыйлар. Аларда, И.Нуруллин әйтеп үткәнчә, гадәттә татар тормышы, төрле катлау кешеләренең хәл-әхвәлләре, теләк-омтылышлары, шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре, татарларга хас гореф-гадәтләр тасвирлана. Мәгърифәтчелек идеологиясенә бәйле рәвештә Г.Исхакыйның бу чорда иҗат ителгән әсәрләрендә гуманизм тенденцияләре, саф әхлак тәрбияләү һәм мәгариф тарату мәсьәләләре дә яхшы ук чагылыш табалар.
Ә 1911 елда тәмамланган «Зөләйха» драмасында исә әдипнең милли идеягә йөз белән борылып иҗат иткәнлеге инде ачыктан-ачык күренеп тора. Л.Гайнанова һәм Һ.Мәхмүтов әйтеп киткәнчә, Г.Исхакый бу әсәрендә «Ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм берүк вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастыра». (Исхакый Г.  «Зиндан»,  Казан,   1991,  646 б.) Шушы миллилек позициясенә басуы Г.Исхакыйның 1912 елның 13 июнендә Ф.Әмирханга язган хатында да ачык күренә. Бу хатта сүз татар шагыйрьләренең мәҗмугасын хәзерләү һәм аңа Тукай шигырьләрен дә кертү турында бара. Г.Исхакый фикеренчә, бу шигырьләрдә «татар тормышы аңкып торырга тиеш». («Казан утлары», 1991, №2, 183—184 бб.)
Г.Исхакыйның иҗади кыйбласының болай үзгәрүен ни белән аңлатырга соң? Монда, мөгаен, 1905—1907 еллардагы революция җиңелгәннән соң илдә тантана иткән реакция, патша хөкүмәтенең рус булмаган милләтләргә карата үткәргән ачыктан-ачык шовинистик сәясәте, аларның теленә, диненә, мәдәниятына каршы һөҗүмнәр үзенең ролен уйнаган булыр. Патша хөкүмәтенең Балкан сугышы вакытында үткәргән сәясәте дә бу җәһәттән эзсез калмады. Хөкүмәт тарафыннан татар мәктәпләренә карата алып барылган сәясәт, Буби мәдрәсәсенең таркатылуы да татар зыялыларының игътибарын социаль-политик мәсьәләләрдән милли мәсьәләләргә этәрде. Сөргендә вакытта милли-азатлык хәрәкәтендә актив эш алып барган затлар белән аралашу да Г.Исхакыйның милли проблемаларга йөзе белән борылуында үзенең ролен уйнаган булыр.
Милли позициягә күчү өчен Г.Исхакый иҗатының элгәреге этапларында да билгеле бер җирлек хәзерләнгән иде. Менә аның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән әсәре. Бу әсәр, инде әйтелгәнчә, 1902—1903 елларда мәгърифәтчелек позициясендә торып иҗат ителгән. Әсәрнең башыннан ахрына кадәр авторның милләт кайгысын кайгыртып фикер йөрткәнлеге күзгә бәрелеп тора. Әдип үзенең сыйнфыйлык рухы белән сугарылган «Безнең мәсләгебез һәм милләт» исемле мәкаләсендә («Таң йолдызы», 1906, 29 май) милли таләпләрнең эчтәлеген ачып, «безнең татарлар үзләренең телләрен рус теле белән бер дәрәҗәгә килүен, безнең дә үзебезгә кирәкле нәрсәләргә правобыз булуын, мәктәпләрдә үзебезнең телдә укытуны, кирәкле законнарның татарга татарча язылуын телибез», дип яза. Ә «Таң йолдызы» үзенең беренче санында (1906, 18 май) басылган баш мәкаләдә газета «татарларның милли вә дини эшләренең тәмам үз кулларына керүенә тырышачак, шуларны мәйданга чыгару өчен тартышачак», дип белдерә. Кабатлап әйтәм, «Таң йолдызы»нда бу таләпләр әле сыйныфлар күзлегеннән чыгып яктыртылалар. Революцион демократик позициядә торып язылган «Тартышу» драмасында (1908 ел) шулай ук милләт идеясе, аның уянуы өчен көрәш идеясе күтәрелә. 1911 елдан соң иҗат иткән әсәрләрендә инде бу идея әдипнең иҗади кыйбласына әйләнә.
1913 елда Петербургта Г.Исхакый нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә «Ил» исемендә татарча иҗтимагый-сәяси газета чыга башлый. Газетаның идея юнәлеше һәм эчтәлеге Г.Исхакый тарафыннан билгеләнә һәм миллият рухы белән аерылып тора. «Милли тойгы мәсьүлиятен хис итү, — дип күрсәтелә «Ил»нең 1913 ел, 28 ноябрь санында, — безгә эшләргә, хәл итәргә куша, көчләп-көчләп куша, безне генә түгел, бөтен зыялыларыбызны куша». Газета битләрендә татар тормышының төрле яклары яктыртыла. Монда иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләргә, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә, уку-укыту, мәктәп-мәдрәсә, тәрбия мәсьәләләренә, татар театры эшчәнлегенә, китап басу, вакытлы матбугат тарату мәсьәләләренә, имамнар эшчәнлегенә һ.б. кагылышлы мәкаләләр очратасың. Газета нинди генә мәсьәлә күтәрмәсен һәркайсын бер позициядән — милләт ноктаи нәзарыннан, аның мәнфәгатьләре, бүгенге хәле һәм киләчәге күзлегеннән чыгып анализлый һәм бәя бирә.
«Ил» битләрендә Г.Исхакый милли идеал мәсьәләсен дә күтәрә. Бу турыда сүз йөртеп ул, мәсәлән: «Әдәбиятыбыз мәйданга чыгар-чыкмас аның беренче эше һәм дә уйлап, план белән түгел, үзеннән-үзе килеп чыгып эшләнгән эше, табигый бер хәрәкәтне әдәбиятыбызга максатка әйдәүче идеал тәгаен итү булды. Ул аны газеталар, журналларда үзен мөзәкарә, мөнәзарәләр соңында гакыл белән уйланып, мантыйк белән үлчәп, бу кирәк, бу кирәкми юллары белән түгел, тагы ук табигый юл белән, иң дөресе милли йөрәк белән генә хәл итте дә куйды. Ул идеалда без бер халык, бер милләт». («Ил», 1913, 14 ноябрь.)
Бу миллият позициясе, уй-фикерләрне милли идеалдан чыгып йөртү Г.Исхакыйның «Ил»дә басылган башка мәкаләләрендә, ул ябылгач, «Сүз» газетасында дөнья күргән язмаларында, әдәби һәм публицистик әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм нигезләнә. Аның 1917 елда Ф.Әмирхан рәислегендә үткәрелгән банкетта ясаган чыгышы бу үсешне йомгаклау рәвешендә әйтелгән сүзләр булып яңгырый. 1905 елгы революциядә, дип белдерә Г.Исхакый бу чыгышында, без сыйнфыйлык байрагы астында бардык, хәзер исә милли байрак астына басарга тиешбез. Ләкин бу безнең демократиягә хыянәт итеп буржуазиягә сатылуыбыз дип каралырга тиеш түгел. Чөнки хәл үзгәрде. Безне буып торган самодержавие җимерелде һәм безнең бурыч хәзер «шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, аның урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһидәт (ирек) торгызудыр». «Шул иҗади эшнең нык фундаменты салынып өлгереп, сыйнфый көрәшкә тотыну вакыты җиткәч, без үзебезгә кайсы сыйныф тарафыннан торырга тиешлекне белербез». («Кояш», 1917, 13 апрель.)
1905—1907 елгы революция җиңелгәннән соң акрынлап сыйнфый позициядән милли позициягә күчү, әйтергә кирәк, бер Г.Исхакыйга гына хас нәрсә булмады. Бу татар демократик интеллигенциясе вәкилләренә хас гомуми күренеш иде. Бер генә мисал. 1914 елда «Аң» журналында татар демократик интеллигенциясенең күренекле вәкиле Ф.Әмирхан «Олуг милләтче тугрысында кечкенә бер хатирә» дигән мәкалә бастырды. Анда сүз күренекле җәмәгать эшлеклесе И.Гаспралынын 1906 елда Петербургта мөселман съездында ясаган бер чыгышы турында бара. Безнең арадан бер иптәшебез (сүз сыйнфый позициядән торган революцион рухлы татар яшьләре турында бара), дип яза Ф.Әмирхан үзенең мәкаләсендә, съездны әйдәп баручы милләт эшлеклеләрен гаепләп бик ачы сүзләр әйтте. Моңа каршы И.Гаспралы: «Угылым, — дип белдерде, — сез яшьсез, тәҗрибәсез сез. Шунлыктан кирәгеннән артык каты гыйбарәләр истигъмал итәсез… Сезнең кеби кызу рухлы яшьләребез милләткә хезмәт итеп, аның мәдәни дәрәҗәсен үстерсәләр ул вакытта без сыйнфый ихтиляфлар (каршылыклар) тугрысында сөйләшербез, фикер йөртербез. Мәдәнияты юк бер милләтнең промышленносте була алмый, шулай булгач әле сыйнфый низагларга да иртә. Безнең бу көнгә вазыйфабыз әле мәдәни үсүдән вә шуңар юллар хәзерләүдән гыйбарәт… Аннан соңгысын бездән соңгылар карарлар». (Әдәби мирас,   1   китап,  Казан,   1991, 23 б.) Бу — татар милләтчесенең позициясе. Ф.Әмирхан исә ул вакытта (1906 елда) әле сыйнфыйлык һәм революцион көрәш позициясендә тора. Ә 1914 елда, бу мәкаләсен язганда, ул инде И.Гаспралының үзенә дә, аның бу карашларына да ихтирамын, аңа теләктәшлеген белдерә һәм үзенең дә шушы позициягә күчеп фикер йөртә башлавын күрсәтә.
Инде күргәнебезчә, Г.Исхакый да бу елларда шушындый ук фикери эволюция кичерә һәм милләт кайгысын кайгыртып яза башлый, милләтне, аның телен, мәдәниятын саклау идеясен күтәрә. Ул милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыкларын фаш итә, милли колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәләрен ачып сала. Бу яктан аның «Зөләйха» исемле драмасы аерым урын алып тора. Менә әсәрдә патша чиновникларының мәрхәмәтсезлеге ничек тасвирлана. «Теге Әхмәди абзыйлар эше белән моннан Казанга кадәр богаулап алып бардылар, — ди әсәрнең герое Гыймади, — юл буе кыйный-кыйный киемебезне генә түгел, тәннәребезне тишкәләп бетерделәр. Мескен Мирсәяф чыдый алмады, үлде. Поп алдында «Алла» диеп, иман китереп үлде. Теләсә кая күмсеннәр, кыямәт көнне аллаһы тәгалә мөэминнәр груһыннан аермасын. Ул казаматтагы кыланышларны әйтмә дә инде! Карчык судка килгәч танымады». (Исхакый Г. «Зиндан»,  Казан, 1991, 518 б.) Әмма бу кыерсытуларның, бу җәберләүләрнең иң авыры физик җәбер түгел, ә рухи җәбер, рухи богаулар. Зөләйха 25 ел төрмәләрдә утыра, каторгада була. Себерне дә күрә, андагы җәбер-золым турында ачынып сөйли. «Бик күп нәрсә күрдем, — ди ул, — Ләкин иректә күргән начарлыкны төрмәдә күрмәдем. Ниләр булмады, ниләр баштан кичмәде. Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин мондагы кебек, иректәге кебек күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым. Теләгәнчә рузамны тоттым». (Шунда  ук,  564  б.)
Бу әсәрдә Г.Исхакый шул ук вакыт милли-азатлык өчен көрәш идеясен дә күтәрә. Дөрес, бу очракта әйтелгән көрәшнең максаты ата-баба диненә тугрылыкны саклау өчен көрәш буларак күз алдына китерелә. Әсәрнең герое Гыймади карт әңгәмәдәшләрен дин өчен көрәш юлыннан тайпылмаска өнди. «Нинди көчләсәләр дә, — ди ул, — газиз динегездән, бабаларыбызның диненнән аерылмагыз. Дөнья дәүләтенә, дөнья ләззәтенә алданмагыз! Ил гомере — бер көн. Үтә дә китә. Әхирәт мәңгелек Әхирәтне югалтмагыз!» (Шунда  ук,  526 б.) Әсәрнең геройлары Сәлимҗан да, Зөләйха да, башкалар да бөтен эш-гамәлләрен шушы максатка буйсындырып яшиләр.
Г.Исхакыйның «Зөләйха»дан соң иҗат ителгән әсәрләрендә һәм публицистик язмаларында инде беренче планга турыдан-туры милләт язмышы, аның бүгенге хәле һәм киләчәге калкып чыга. «Халкыбызның өсте-башы бөтен, ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе-җыры көчле, йөреше-барышы тугры иттереп күрәсебез килү, — дип белдерелә «Ил»нең беренче санында, — безне зур мәсьүлиятле «Ил» эшене җилкәбезгә алырга мәҗбүр итте… Милли тойгыбыз шул хәрәкәттә бергә булырга, тарих көпчәге әйләнгәндә аның (милләтнең — Я.А.) алга таба атлавы өчен тырышырга, тартышырга безне дә кушты». («Ил», 1913, 22 октябрь.) Газетаның шушы ук санында басылган «Матбугат» исемле мәкаләдә Г.Исхакый татар матбугаты алдында торган бурычлар турында сүз алып бара. «Матбугат вазыйфасының иң авыр, иң изгесе, — дип яза ул анда, — милләт эшләре». Милләткә хезмәт итү, аның фикеренчә, матбугат эшчәнлеген бәяләүдә иң төп үлчәм булып тора. Мәктәп-мәдрәсә турындамы, мөгаллимнәр яисә имамнар эше турындамы сүз алып барса да, матбугат һәркайчан милләт мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эш итәргә тиеш.
Милләтне саклауның мөһим шарты, Г.Исхакый фикеренчә, милли үзенчәлекләрне, милли мәдәниятыбызны саклау. Безнең халкыбыз, мәдәниятыбыз, дип яза ул «Ил»дә урнаштырылган «Элек һәм хәзер» дигән мәкаләсендә (1913 ел, 14 ноябрь), элек-электән фарсылык һәм гарәбилек басымын тоеп яшәде. Хәзер ул йөрәге белән «черегән фарсы, мөнкарыйз булган гарәп белән таза төрек, нык татар арасында уйда, фикердә, планда һичнинди бертөрлелек булмавын аңлап, үз юлына, үз төркилеге юлына басты һәм милләт буларак үзен саклап кала алды. Милли үзенчәлекләрне саклауда аңа милли тойгылар, милләт идеалы таяныч булды.
Хәзер безнең милли бөтенлегебезгә, милләтебезнең асылына Аурупадан килә торган яңа куркыныч яный. Бу Ауропаның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнәигъ нәфисәсенә, техникасына, экономикасына ияреп килә торган агу — фәхешлек, рухи пычраклык, әхлаксызлык һәм һәрнәрсәне, шул хисаптан кеше намусын да, сату-алу объектына әйләндерү. Болар безнең борынгыдан килә торган әхлакый ныклыгыбызны кырыеннан кимерәләр. Без моңа юл куймаска, әхлакый сафлыгыбызны, рухи бердәмлегебезне җимерергә ирек бирмәскә, милли үзенчәлекләребезне саклап калырга тиешбез. Әдип фикеренчә, татар халкы мондый көчкә ия һәм ул үзенең мәкаләсен «Идел буенда гарбтән агып килә торган икенче туфанда батмаслык көч бар», дип тәмамлый. («Ил», 1913, 22 октябрь.)
Милләтнең бөтенлеге, башка милләтләр арасында хөрмәткә лаеклы булып яшәве мәсьәләсенә Г.Исхакый үзенең публицистикасында кат-кат әйләнеп кайта. «Без, — дип яза ул «Ил»нең 1914 ел, 5 февраль санында, — хәзер үзебезнең киләчәк өчен тырышырга, пакь мәдәни бер милләт булып яшәргә хакыбыз бармы-юкмылыгын тикшерә торган бер имтихан алдында торабыз. Без үзебезнең татар дөньясы алдында гына, мөселман голәмасының матбугаты алдында гына түгел, Россиянең әфкяр гомумиясе, Россиянең матур пакь интеллигенциясе алдында имтихан тотабыз». Әдип татар халкының бу имтиханны тота алуына, пакьне пычрактан аера алуына, сәяси тәрбиясенең югарылыгына, милли рухны саклый алуына ышанып фикер йөртә.
Шул ук вакытта халкыбыз арасында милли горурлык тәрбияләүнең мөһим икәненә дә басым ясап үтә һәм милли талымсызлыкны гаепләп чыга. «Без, — дип яза ул, — үзебезне үзебез тота белмибез, үз арабызда сөйләргә яраган һәр сүзне, ятлар арасында сөйләргә ярамаганны, үз арабызда яманларга, тәнкыйть итәргә мөмкин фикерләр-уйларны, ятлар арасында шулай итәргә кирәкмәгәнне, шулай итү безгә җиңелчә итеп карарга сәбәп булганын белмибез. Шуның белән руслар арасында үзебезне кимсетә торган эшләр эшлибез. Алар белән үзебезне яманлашабыз, үзебезне мыскыл итәбез». («Ил», 1913, 22 ноябрь.) Бу халкыбызның дәрәҗәсен төшерә, милли горурлыгы булган кеше моңа бармаска тиеш.
Г.Исхакый милли мәсьәләдә тотрыклылыкны, пакьлекны, сафлыкны һәм принципиальлелекне яклый. «Ул әле өйләнмәгән иде» исемле повестында әдип бу мәсьәләдә принципсызлык, чигенү һәм тайпылулар юлына басуның баткаклыкка илтүен, милли йөзеңне саклау юлында чишелә алмаслык төеннәр тудыруын күрсәтеп үтә.
Күргәнебезчә, Г.Исхакый милләт кайгысын кайгыртып, аның башка халыклар арасында дәрәҗәсе турында кайгыртып, татар халкының киләчәктә дә милләт буларак яши алуы, аның мәдәнияты үсеше турында кайгыртып фикер йөртә. Революцион 1917 елга ул шушы позициядә торып аяк басты, һәм татар халкының милли азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында торып эш итте. Ул мөселман корылтайларының эшенә актив катнашты, аларның эшчәнлегенә идея юнәлеше бирүчеләрдән булды. Бу корылтайларда кабул ителгән карарларның күбесе аның кулы белән языла. Милли азатлык өчен көрәшкә басарга чакырып Г.Исхакый ялкынлы чыгышлар ясый, вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыра. Ул башта татарлар арасында зур яңгыраш тапкан «милли мәдәни автономия» идеологиясенең тарафдары була һәм аның концепциясен хәзерләүдә актив катнаша. 1917 елның азагында «Милли мәҗлес» оеша. Г.Исхакый аның эшендә шулай ук актив катнаша. «Милли мәҗлес» рамкаларында милли-территориаль мохтәрият һәм «Идел-Урал штаты» идеясе калкып чыга. Г.Исхакый бераз икеләнүләрдән соң бу идеяне дә кабул итә һәм «Идел-Урал штаты» лозунгысы астында татар халкының милли үзбилгеләнүе өчен җәелдерелгән көрәшендә актив роль уйный.
Г.Исхакыйның бу эшчәнлеге милләтчелек дип бәяләнде һәм бу бәяләмә бер өрәк рәвешендә аның иҗатын һәм эшчәнлеген каһәрләү максатында кулланылды. Дөресен әйтергә кирәк, бу эшчәнлек, бу иҗат чыннан да милләтчелек рухында иде. Ләкин аны каһәрләргә урын юк. Милләтчелек ул үз милләте, аның киләчәге, теле һәм мәдәнияты турында кайгыртып эш итү. Бу Г.Исхакый эшчәнлегенә дә хас нәрсә булды.
Бездә милләтчелекне еш кына шовинизм белән тәңгәлләштерәләр. Әмма милләтчелек ул шовинизм түгел. Анда башка милләтләргә карата өстен карауның, башка милләтләр өстеннән хакимлек итүгә тырышуның мыскалы да юк. Г.Исхакый иҗатында да шовинизмга хас мондый сыйфатларның эзе дә күренми. Бөек әдипнең әсәрләрендә һичнинди милли чикләнгәнлек юк. Ул рус халкына да, аның мәдәниятына да ихтирам белән карый, руслар белән татарлар арасында мөнәсәбәтләрнең нормаль булуын канәгатьләнү хисе белән күрсәтеп үтә. «Дүрт йөз ел эчендә, — дип яза ул, — «Ил»нең 1914 ел, 10 гыйнвар санында, — күрше-күршечә яши торган рус халкы белән татар халкы берсен-берсе тәмам танып бетте. Авыллары иген эшендә, шәһәрләрдә сату-алу эшендә алар кычкырышмаенча-талашмаенча тыныч тормыш кичерәләр». Шул ук вакытта илнең башка төбәкләрендә без милләтләр арасындагы ызгышлар турында белеп торабыз. Идел буенда исә мондый нәрсәнең күренгәне дә, ишетелгәне дә юк. «Катгыян иминбез һәм дә мондый нәрсәләр һичбер вакыт күреләчәк, ишетеләчәк түгелдер. Чөнки ике милләт тә бер-берсен таныды, бер-берсенең холкын, вазыйфасын аерды, кычкырышырлык, аңлашылмаслык нәрсә калмады».
Күренүенчә, Г.Исхакыйны милләтләр арасына чөй кагуда, татар халкына башка милләтләр арасында өстенлек даулауда гаепләү бары уйдырма гына. Гали Акыш үзенең истәлекләрендә күрсәткәнчә, ул коммунизмны җимерүне дә максат итеп куймады. Аның төп максаты «Идел-Урал халыкларының һәм, гомумән, рус булмаган халыкларның үзбилгеләнү хокукын яулап алудан гыйбарәт иде». (Нуруллин  И.  Әдипнең  соңгы  көннәре.   Шәһри  Казан,   1992,   12  февраль.)
Г.Исхакый милләтчелегенең асылында татар халкының милләт буларак яшәеше мәсьәләсе ятты. Ул үз халкының бөтенлеге, иминлеге, тормышын үзе теләгәнчә кору мөмкинлеге турында уйлап иҗат итте, шуның өчен көрәште. Ул милли телнең, милли мәдәниятның яшәеше турында кайгыртты, моның юлларын эзләде. «Мин, — дип язды ул соңыннан, — бөтен гомерем буена төрек-татар халкының бәхете, иркенлеге өчен көрәштем… Тәңре сезләргә ватаныбыз Идел-Урал азатлыгын күрергә насыйп итсен». («Казан утлары», 1991, №5, 161 б.) Ул бу көннең килүенә ышанып яшәде. Әле 1914 елда ул «Ил» газетасында (29 март) «Язгы суга каршы буа тоттырып булмаган кебек, уянган халыкка каршы да киртә салып булмыйдыр», дип язды.
Үз халкының бу азат киләчәгенә ышанычын Г.Исхакый 1933 елда эмиграциядә язылган «Идел-Урал» дигән хезмәтендә кабатлый. «Русские, — дип яза ул, — привыкшие в течение столетий властвовать над всеми национальностями бывшей России, до сих пор еще несмотря на тяжелые уроки истории, не могут отказываться от мысли быть господином над «инородцем». Но они жестоко ошибаются. Российская революция еще не закончена. Большевики в этой революции являются только одним из переходных этапов ее. Эта революция, имеющая в настоящее время своим основным содержанием именно национальный вопрос, может быть закончена только радикальным разрешением национального вопроса в бывшей России и окончательным освобождением народов, борящихся за свою независимость. Если великая французская революция принесла национальное освобождение народам запада Европы, то Российская революция принесет освобождение народам востока Европы». (Исхаки А.  «Идель-Урал», Париж,  1933, с.62.) Әдип бик ерактан күрә белгән. Рус империясенең совет чорындагы гәүдәләнеше булган СССР инде таркалды һәм күп кенә халыклар үзләренең милли бәйсезлегенә ирештеләр. Әмма көрәш дәвам итә. Россия федерациясенең идарәче даирәләре кысылганрак рамкада булса да империяне саклап калырга тырышалар. Әмма көрәш, Г.Исхакый билгеләпү ткәнчә, Ауропаның көнчыгышындагы барлык халыкларның милли бәйсезлеге яулап алынганчы дәвам итәчәк.


(1991)

(Чыганак: Абдуллин Яхъя. Милләт язмышы: уйланулар. — Казан: Фән, 1999. — 317 б.).

Җавап калдыру