“Азатлык” активистлары Истанбулдагы татар зыялыларының каберләрен тәртипкә китергән

“Азатлык” татар яшьләре берлеге Истанбул зиратларында күмелгән дүрт татар зыялысының каберләрендәге мәрмәрләрне чистартуны һәм кабер ташларындагы язуларны төзекләндерүне оештырган. Активистлар бу эш өчен акчаны интернет аша халыктан җыйган.

23 февральдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Истанбулның Эдирнекапы зиратында татар зыялылары Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура, Зинҗирликую зиратында Садри Максуди һәм аның хатыны Камилә ханымның каберләрен чистарттырган һәм төзекләндерткән. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

 

Нәбиуллин бу дүрт кабердәге мәрмәрләрне чистарту һәм төзекләндерү 20 мең сумга төшүен әйтте.

“20 февральдә Садри Максудиның вафатына 65 ел тулды. Бүген, 23 февральдә Гаяз Исхакыйның тууына 144 ел. Киләсе елда бу ике шәхесебезнең тууына 145 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Узган елның 2 декабрендә Йосыф Акчураның тууына 145 ел булган иде.

Шушы вакыйгалар уңаеннан без аларның каберләрен тәртипкә салырга булдык. Һәм бу каберләрне чистарту, төзекләндерүне ничек башкарарырга кирәклеген белешә башладык. Аның өчен зираттагы махсус хезмәткәрләрне ялларга кирәклеген әйттеләр.

Каберләрне тәртипкә китерү өчен чыгымнарны Русия, Төркиядә яшәүче татарлардан интернет аша җыйдык. Безгә башта сигез мең сумга эшләп чыгабыз дигәннәр иде. Тик Садри Максуди һәм аның хатыны Камилә ханымның каберләрен тәртипкә китерү өчен эшнең күбрәк булуы аңлашылгач бу бәя 20 мең сумнан артып китте”, диде Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, бу дүрт кабердәге мәрмәрләр махсус химик препарат белән чистартылган һәм бу процедура берничә тапкыр кабатланган. Каберләр тарихи һәм мәдәни ядкарьләр булу сәбәпле, төзекләндерү чараларын зираттагы махсус хезмәткәрләр башкарган.

 

Нәбиуллин берлек активистлары буларак бу каберләрнең ни өчен мәрхүмнәрнең туганнарының карап, чистартып, төзекләндереп тормауларына гаҗәпсенүләрен җиткерде.

“Садри Максуди каберенә барганда зираттагы бер хезмәткәр яныма килеп, ни өчен бу каберләргә сез генә киләсез, аларның туганнары, оныклары бардыр бит, дип сорау бирде. Зыялыларыбызның каберләренең шундый хәлдә булуына без үзебез дә шокта. Ничек инде Төркиядә яшәп тә үз туганыңның каберен карап тормаска була икән?

Шулай ук безнең Дөнья татар конгрессы, тиешле, җаваплы кешеләр дә игътибар итми дигән сорау туа”, ди ул.

Берлек рәисе фикеренчә, бу каберләр Татарстанның чит илдәге йөзе булып тора.

“Безнең бөекләребезнең каберләре чиста, матур була икән, димәк татарларның үз горурлыгы бар, татарлар үз бөекләрен белә, аларны кадерли, димәк бу милләтнең әле киләчәккә өмете бар дигән сүз.

 

 

Зыялыларыбызның каберләре ташландык, каралмаган икән ул вакыттта сораулар туа башлый. Чөнки аңларга кирәк, бу каберләрдәге бөек шәхесләр татар милләте өчен шулкадәр күп эш эшләгән, без бит алар өчен күп нәрсә эшли дә алмыйбыз. Бу каберләрне карап тору аларга карата хөрмәт, аларның милләтебезгә куйган хезмәтләренә бер бәя бирү булыр иде.

Гаяз Исхакый безнең бөек шәхесебез диябез икән, бу сүздә генә калырга тиеш түгел, ул гамәлдә дә булырга тиеш. Гаделлек өчен шуны да әйтәсем килә, Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче кайбер милләттәшләребезгә финанс ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Аз гына булса да алар да ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтле”, диде Нәбиуллин.

Җавап калдыру