207. Сәгадәт Чагатайга

10 гыйнвар, 1951. Истанбул.

Сөекле кызым!

Бүген банкага барып, күндергән акчаңны алдым. Минем язган хатымны игътибарга алмаенча, 100 лира гына җибәргән икәнсең. Сүземнең кыйммәте синең алдыңда шулкадәр түбән төшүенә, әлбәттә, кәефем килмәде. Сиңа каршы элгәредә кыйлган фидакярлекләремне оныткан булсаң да, Лондонда вакытда финляндиялеләрнең күндергән 700 лирамны һичбер каршылыксыз яһүди жуликларын симертергә тотканны онытмаска кирәк иде, хатирәнең болай кыскалыгы беркемгә дә файдалы булганы юк. Белмим, сиңа ничек чыгар. Хәерле булсын. Иншаллаһ, 25 лира җитмәгән берлән генә мин ачлыкда калмам. Син дә 25 лира берлә бик зур баемассың. Хәзерге 25 лира бит сугышта элекке 5 лираның кыйммәтендә генә. Тәңре үземне мөстәфид1 кыйлсын. Сәгатьләреңне төзәтдердем. Икесе дә йөреп яталар. Әле куйумҗуларга2 күрсәтеп, бәһа җибәрдегем юк. Шуларны нишләтим? Язарсың. Монда яңа хәбәрләр юк. Һәркем искесе кебек яшәп ята. Безнең сәнә башы каршылавымыз бик шәп үтде. 120 кадәр кеше тупланган иде. Иртә сәгать алтыга кадәр уен-көлке берлә кичерделәр.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1Мөстәфид – файда күрүче.

2Куйумҗуларга – ювелирларга.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру