208. Хәмид Зөбәер Кошайга

12 гыйнвар, 1951. Истанбул.

Кардәшем Хәмид бәй!

Мәктүбеңезә җавап вирмәйә дүшүндегем көнләрдә Хөсәен Намукъ бәйдән бер мәктүб алып, хәбәренә дүшүндем. Яңа сәнәйә даһа әүвәл Сәгадәт васитасилә Намукъ бәй өчен тәрҗемәи хәлеме вә әсәрләремең листәсен1  күндермешдем. Сәгадәт дә вакытында тәслим итдеңене2  сөйләмешде. Димәк, эшең эченә бер шәй карышды3. Бәлки дә, бер интрига чәвирелде4. Буның мәгънәсен аңлайамадым. Намукъ бәйгә Сәгадәтдән сорамасыны тәүсыя итдем. Әгәр Сәгадәт булып да Намукъ бәйгә тәслим идәчәк улырса, имкян варса, сезең дә шул нөсхәи бер күздән кичермәңез фәна улмаячакды. Тәрҗемәи хәлем макинәдә язылы егерме алты сәхифәдер. Әсәрләремең листә дүрт сәхифәдер. Уфак-тәфәк5  хоруфат тасхихындан6  башка ни чизилмеш, ни дә тасхих7 иделмеш бер сәтыр  да юкдыр. Макинәдә чогалтдыкдан соңра8  сезә дә бер нөсхә күндерә белерем. Анкарадан китдегем вакыт Сания ханым Кадыйриның «Тормыш көзгесе» исемле китабын1 Әхмәд васитасилә кәнделәренә тәслим итмәңезе риҗа итмешдем. Шул китап бу вакыта кадәр кәнделәренә игадә иделмәсә, лотфән, Әхмәд васитасы илә күндермәңезе риҗа идәрем.

Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәтлә сәламләреме сөйләмәңезе риҗа идәрем. Камал бәйләре күрсәңез дә сәламе ибляг идеңез9.

Хушыңыз.

Кардәшлеклә Гаяз Исхакый

Билал бәйе бер һәфтәдер күрәмәдем. Иншаллаһ, сәламәтдер. Шу тараф эчендәге мәктүбе Хөсәен Намукъ бәйгә чабук вирмәңезе риҗа идәрем.

Гаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1Листәсен – исемлеген.

2Тәслим итдеңене – тапшыруын.

3 Карышды – катышты.

 4 Чәвирелде – корылды.

 5 Уфак-тәфәк – вак-төяк, кечкенә.

 6Хоруфат тасхихындан – хәрефләр төзәтүеннән.

 7Сәтыр – язу юлы.

 8Чогалтдыкдан соңра – күбәйткәннән соң.

 9Ибляг идеңез – җиткерегез.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Сания ханым Кадыйриның «Тормыш көзгесе» исемле китабын … – «Тормыш көзгесе» – Сания Кадыйриның 1937 елда басылган 4 пәрдәлек драмасы (64 бит). Сәхнәгә беренче мәртәбә 1937 елның 31 гыйнварында Хельсинкида куела.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру