209. Хәмид Зөбәер Кошайга

12 гыйнвар, 1951. Истанбул

Кардәшем Хәмид бәй!

Бүген сабах  сезә бер мәктүб язып атдым.1 Ахырында Хөсәен Намукъ бәйгә дә бер хат бар.2 Уны, иншаллаһ, кичегермәдән вирерсез. Сезә яздыгым мәктүбдә асыл мәсьәләйе онытдым. Сезнең әүвәлге мәктүбеңездә сөйләдеңез мәсьәлә хакында биззат Хәмидулла бәйне зиярәт итдем. Сәламеңезе сөйләп, йомышыңызы аңлатдым. «Сөйләгән нотык матбугдыр1», – диде. Рәсем гәләнче бер мөнәсәбәте булып, кәндем рәсмеме тәкъдим итдем. «Сәламеме языңыз», – диде. Шимди сыйххәте ийиләшмеш. Бәлки дә, шу арада Анкарайа кидер. У вакыт бер телеграф идеп хәтерләтсәңез, фәна улмас. Бу мәктүбем бүген сабах яздыгым хатдагы риҗаларымы илга итмийор2.                       

Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәт идәрем.

Кардәшлеклә Гаяз Исхакый

Намукъ бәй янында безем Мәхмүдкә (шагыйрь) бер урын булынмыймы?

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Матбугдыр – басылгандыр.

2 Илга итмийор – юкка чыгармый.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Бүген сабах сезә бер мәктүб язып атдым. – Хат әлеге китапның… битендә бирелгән.

2 Ахырында Хөсәен Намукъ бәйгә дә бер хат бар. – Әлеге хат сакланмаган.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру