210. Хәмид Зөбәер Кошайга

27 гыйнвар, 1951. Истанбул.

Кардәшем Хәмид бәй!

Сезең васитаңызла Хөсәен Намукъ бәйгә бер мәктүб күндермешдем. Кәндесенең адресыны белмәдегем өчен, гәнә1 макинәдә язылы кәндемең тәрҗемәи хәлеме күндерейорым. Лотфән шуны чабукча Хөсәен Намукъ бәйгә тәслим итмәңезе риҗа идәрем. Әгәр Намукъ бәй Сәгадәтдән әүвәлән күндердегем тәрҗемәи хәлеме алмышса, лотфән, бәнем шимди күндердегем нөсхә илә Сәгадәтең вирдеге нөсхәи бер мокайәсәдән кичермәңезе2, асыл уларак, шимди күндердегем нөсхәи кабул итмәңезе риҗа идәрем. Сәгадәтең йә башка берсенең тәрҗемәи хәлемдә бәнем язмадыгым карышыклар япмыш улмасы мөхтәмәл улдыгындан3, бу нотыкйа дикъкатеңезе чәкейорым. Әгәр Намукъ бәйдәге Сәгадәтең вирдеге нөсхә асылына мотабикъ исә4, бу нөсхә сездә калсын. Истанбулда яңа хәбәрләр юк. Билал бәй саг-сәламәт. Соң әсәрен табигъ итдермәклә5 мәшгуль. Соң ай эчендә сыйххәтемдә фәналыкка догру дәгишиклекләр6 күз күрелде. Бән рентгенлар чыгартарак докторлары зиярәтлә мәшгулем. Бу дәфгагы хасталыгың мәркәзи сикъләте7 багырсаклара интикаль итде8. Докторлар даһа катгый бер тәшхыйс9 япамадылар. Фикерләренчә, Узак Шәрекъдә яфаландыгым чебен дизентериясенең бакайасы, имеш. Бер-ике һәфтә соңра, гәнә бер дәфга багырсак рентгенлары алдырдыкдан соңра, нәтиҗә катгый мәгълүм улачакмыш. Бәнем бунлар һәпсе шу ихтыярлыкың чөкмәсе10 вә хәятдагы мөҗадәлә11, йоргунлыкларның12 йәгүненең тупланмасындан гыйбарәтдер. Галиба, безем бәтынның пайдос сәгатьләре йакылмышдыр13.

Истанбулда һавалар даһа суынмады. Ялгыз бер көн бераз кар ягды кеби улды. Әмма у да гайне сәгатьдә эреде, бетде. Бу сәнә мәмләкәтең сөт кеби, пияз14, карбыз күрмәк, галиба, насыйп улмаячак. 22/1 сендә Нәсигъ Шамилнең соң вә кечек углы Камил паша (Сәгыйд Шамилнең бабасы) вафат итде. Яше туксанны кичмешде. Нәсигъ Шамил мәнкыйбәсенең15 даһа бер сәхифәсе капанды. Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәтләрлә сәламләрне сөйләңез. Камал бәй, Сабахәт ханыма да, күрсәңез, сәламләр.

Хушыңыз.

Гаяз Исхакый

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1Гәнә – тагын.

2 Бер мокайәсәдән кичермәңезе – бер-берсе белән чагыштыруыгызны.

3 Мөхтәмәл улдыгындан – мөмкин булуыннан.

4 Мотабикъ исә – туры килсә.

5 Табигъ итдермәклә – бастыру белән.

6 Дәгишиклекләр – үзгәрешләр.

7 Сикъләте – авырлыгы.

8 Интикаль итде – күчте.

9 Тәшхыйс – диагноз.

[1]0 Чөкмәсе – бетүе.

11 Мөҗадәлә – көрәш.

12 Йоргунлыкларның – арыганлыкларның.

13 Бәтынның пайдос сәгатьләре йакылмышдыр – нәселнең (буынның) тукталу сәгатьләре якынлашкандыр.

 14Пияз – суган.

15 Мәнкыйбәсенең – мактаулы эшләр язылган әсәренең.

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру