211. Габбас Мөхәммәтҗанга

1951, 2 февраль

Хөрмәтле Габбас әфәнде1!

Анкарадан кайткач, сездән бер хат алган идем. Моннан бер атна-ун көн [элек] Хөсәен әфәндедән дә бер хат алган идем. Ләкин боларның берсендә дә сезнең [хакта], ягъни әүвәлге груп хакында Токиода төрек гаскәре даирәләрендә берәр сорау булу-булмау хакында бер сүз дә юк. Анкарада миңа Токиодагы гаскәри һәйәт тарафыннан болар хакында мәгълүмат алырмын дигәннәр иде. Моны белеп тору минем өчен мөһимдер. Икенчедән, инде минем сезгә бу турыда беренче хат язуыма ике ай булып үтсә дә, икенче груп хакында һичбер мәгълүмат килмәде. Хөсәен әфәнденең мәктүбендә, шау-шуга сәбәп булмасын дип, игълан иттек, диелсә дә, бу вакытка кадәр сезнеке кебек прошениеләр миңа бер данә дә килеп җитмәде вә аларның шул эшләренең эшләнәчәк нәкъ вакыты иде. Гәзитәләрдә безнең андагы агай-эне хакында, кайдан килгәнен язмаенча гына булса да, төрек гаскәренә ярдәмнәре хакында бик күп нәрсә язылды. Шуның кызусы берлә эшнең юлга куелуы уңайрак булачак иде. Аннан соң дәүләт эшендә бит безнекенә башка да бик күп эшләр вә мәшәкатьләр бар. Шул хәл эчендә хөкүмәт эчендә үзгәрешләр булып, танышларымның урыннарын үзгәртү ихтималы да юк түгел. Шуңарга күрә бу эшләрне мөмкин кадәре тиз тоту лязем иде. Бәлки, анда тугрыдан-тугры гаскәри һәйәткә [прошениеләрне] бирү фикеренә килгәнсездер. Ләкин бер эштә бер юлы табылганның соңында ахырына кадәр шул юлдан йөрү вә яңа юллар эзләмәү муафикътыр. Мәшәкать, зәхмәт берлә хәзерләнгән юл бар вакытында тәҗрибәсе үтмәгән бер юлга сабу файдасыз булуы бик ихтималдыр. Бу вакытка кадәр ни эшләнгән булса, шуны миңа ачык белдерүегезне үтенәм. Икенче групның [документлары] килсә, тагы бер мәртәбә Анкарага барып, берьюлы берничә груп эшен дә тикшерермен дип уйлап тора идем. Озак хәбәрегез булмагач, хәзер бер дустым аркылы беренче групның мөгамәләсе нинди юлда икәнен тикшертергә мәктүб яздым. Җавабы килсә, сезгә белдерермен. [Документлар] сезнеке кебек, Хариҗиягә язылырга тиештер. Токиодагы гаскәри һәйәт берлә Әхмәд Апанай2 вә башка берәр танырлык милләтче дустыгыз аркылы мөнәсәбәттә булып торсагыз, файдасы булачактыр. Тиздән җавабыгызны көтеп калам.

Кобедан тәфтиштән1 кайткан генерал Шиһаб безнең халык хакында мактаулы сүзләр сөйләде. Сез кобелеләрнең төрек гаскәре берлә алдырган рәсемнәреңез булса, безгә дә күндерегез. Без монда дуст гәзитәләргә бирермез. Соңгача һаман Токиодан гына язып торалар. Гәзитәләр мөхбирләрен Кобега бер чакыра алсагыз, яхшы булыр иде.

Бөтен дуст-ишкә сәламнәр. Хосусән Хөсәен әфәндегә вә гаиләсенә.

Мәктүбләрегезне почта аша йөртеңез. Килүче-китүче гаскәрләр артыннан җибәрелсә, кырык кулга төшеп, бик соң килүе йә югалып китүе ихтималы да юк түгелдер.

Хушыгыз.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

2 февраль. 1951. Истанбул.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

1Тәфтиштән – тикшерүдән.

  1. Габбас Мөхәммәдҗанга. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 22 нче июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

 

1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.

2 Әхмәд Апанай – (28.08.1901, Казань –  4.11.1971, Токио).  Танылган Казан бае Апанаевларның оныгы. 1933–1934 елларда Гаяз Исхакый Япониягә килгәч, аның уң кулы һәм тәрҗемәчесе була. 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру