212. Сәгадәт Чагамайга

27 февраль, 1951. Истанбул.

Сөекле кызым!

Сау-сәламәт кайтып җитдем. Өй дә исән көенчә яшәгән. Дуст-иш дә, бар да сәламәтләр. Кичә хастаханәгә барып, самими вазгыятемне тикшертдем. Пәрһиземне1 киңәйтделәр. Тавык ите, тавык чорбасы, балык ите, балык чорбасы, компосто2 ашарга ярый, диделәр. Монда кайткандан бирле, бик аз чыгып йөрегәнгәме, мигъдә авыруларым сирәкләшде. Хастаханә докторлары Америкадан, шул араларда гына мәйданга чыккан, үлсәр гыйлаҗын3 алдырырга тәүсыя итделәр4. Шуны алдырачакмын, иншаллаһ. Мондагы агай-эне якшәмбе көн, минем туган көнем мөнәсәбәте илә, маҗар клубында чәй зыяфәте5 ясарга йөриләр. Бакалым, ни булып чыгар. Октайга телефон итдем. Өйдә юк иде. Сәйдә ханым берлә генә сөйләшдем. Бүген Октаен да күрәм. Таһирга сәлам.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Анкарада синең боткаларың бик файдалы булды. Уның өчен сиңа бик зур рәхмәт. Хуш, кызым.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Пәрһиземне – диетамны.

2 Компосто – компот.

3Үлсәр гыйлаҗын – язва даруын.

4 Тәүсыя итделәр – киңәш иттеләр.

5 Чәй зыяфәте – чәй табыны.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру