1951, 10 март
Хөрмәтле Габбас әфәнде1!
Мин ике атнадан бирле Анкарадамын. Сезнең хатны Истанбулда алган идем. Хөсәен әфәнденең бүләген алгач та, үзенә җавап язган идем. Хатыгыздан андагы әхвальне өйрәндем. Үзем дә шуннан берәр мәгънәсезлек бардыр дип шөбһәләнеп тора идем. Хәерле булсын.
Инде эшкә килсәк, әүвәлән Америка консулына килгән кәгазьгә зур әһәмият бирмәгез. Ул теге [исемлектән] төшкән халык[ның] яртысы хөкүмәтнең эшедер. Ул вакытта үзләре дә, тәбәгагә аламыз, дип сүз биргән булсалар да, ахырдан шул виза бирүгә әйләндергәннәр. Аны мин, соңыннан белгән булсам да, ул хөкүмәт төшкәнгә, сезгә язмаган идем. Бу бетте.
Инде хәзерге хәлгә килик. Килер-килмәс эшегезне тикшертергә тотындым. Бу юлы бәяннамәләр мөгамәләгә куелган, берничә өстәлдән үтеп, кечкенәрәк мәэмүрләрнең өстәленә килеп кергән вә алар үзләренә мәсьүлиять1 төшмәсен дип, законнарында ачык күрсәткән юл булмаганга, безнең Япониядә болар хакында тикшерү өчен сәфиребез дә, консулыбыз да юк, дип, шулар булганчы бу эш торып торсын дигән карарга килгәннәр. Миңа да шул җавапны бирделәр. Мин анда баш орып, монда баш орып, кәгазьләрне тагы югарыгы дәрәҗәдәге мәэмүрләргә күтәрттем. Вә алар берлә озын-озын сөйләштем. Аларда да: «Бер кешене тәбәгалеккә алу өчен йирендә тәхкыйкать ясарга2 кирәк. Бу – канунда ачык күрсәтелгән», – диделәр. Мин үзем һәм дә мин анда вакытта атташе-мейстер булган Рәсди бәк[кә] (хәзер Рәсди паша): «Бу әфәнделәр хакында кәфил3 буламыз. Кирәк тапсагыз, тагы милләт вәкилләреннән дә кәфилләр күрсәтәм», – дидем. Мәэмүрләр арасында бу эшкә тагы чынлабрак караучыларга очрадым. Алар үзара сөйләштеләр, күрсәттеләр. Күрәсең, минем өченче, дүртенче күрешүләремдә хөкүмәт боларны тәбәгалеккә, анда калсалар да, алуны кабул итте.
Ләкин канун ачык булганга, мондагы кешеләрнең кәфаләте берлә генә эшне бетереп булмый. Шуңарга күрә шул якын атналарда Япониягә бер консул җибәреләчәк. Ул бу эшне урынында тәхкыйкать ясаячак.
Сезнең бәяннамәләрне биргән әфәнделәрне ул кабул итеп, башкалары да шул юлдан үткәреләчәк, диделәр. Менә хәзер шул консуллыкка кемнең тәгаен ителүен көтәргә генә калды. Бу арада хариҗия назыйры4 Аурупага киткәнгә, Япониягә консул тәгаен итү бер-ике атнасыз булмас дип уйлыйм. Ул кадәр озын бер вакыт Анкарада көтә алмаганга күрә, берничә куәтле дустларыма бу эшне аңлаттым. Иртәгә актык мәртәбә Хариҗиягә барып, Япониягә җибәрелүләре тәхмил булган5, ул як эшләрен белә торган берничә мәэмүрне күреп, тагы сөйләшәчәкмен. Кемнең тәгаен ителүе Истанбулда беленер-беленмәс, Анкарадагы дустларыма хатлар язып, эшегезне көтәчәк консулга аңлатырга үтенәчәкмен. Сез дә, консул килү хәбәрен ишетер-ишетмәс, бик тиз консулны күреп, мәсьәләне аңлатырга вә тәхкыйкать ясар өчен Кобегә чакырыгыз. Икенче групның бәяннамәләре хәзер булса, аларын үз яныгызда саклап торып, килер-килмәс консулга тапшырыгыз. Ләкин шул эшләрне бер кулдан йөретеп, бер урыннан бер төрле сүз сөйләгез. Бер-берегез өстенә кирәкмәгән сүзләр сөйләмәгез. Тәбәгалеккә кабул ителү һәр мәмләкәттә зур бер мәсьәләдер. Япониядә утыз ел яшәгән агай-эненең берсенең дә бу вакытка кадәр тәбәгалеккә кабул ителмәве шуның ачык дәлиледер. Төркиядә дә ул җитди бер эштер. Үткән-барган кешеләр ун көндә эшли торган эш түгелдер. Монда, гомумән, эшләр озак йөридер. Ун көндә трамвай билеты гына сатып буладыр. Шуны халыкка аңлатыгыз. Минем бер кешегә дә дошманлыгым юк. Һәммәгезгә шул юлда хезмәт итүне милли вазифа дип кенә эшлим. Ләкин мин дә көче-куәте чикле бер кешемен. Монда хөкүмәтнең дә мең бер төрле эше бардыр. Безне генә көтеп тормас. Иртәгә Хариҗияне зиярәт итәм: Япониягә җибәреләчәк консул бер-ике көндә тәгаен ителәчәк кебек күренә. Тагы берничә көн Анкарада калачакмын. Генерал Шиһаб Анкарада булса да, нәкъ үзен күрә алмадым. Бер дустына мәсьәләне аңлаттым. Ярдәм үтендем.
Эшләрнең баруыннан еш-еш мине хәбәрдар итә торыгыз. Бәлки, тагы мондагы берәр төрле кнопкага басарга мәҗбүрият хасил булыр. Бөтен милләтчеләргә хөрмәтләрлә сәламнәр.
Гаяз Исхакый
10 март. 1951. Анкара.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
[1] Мәсьүлиять – җаваплылык.
2 Тәхкыйкать ясарга – тикшерергә.
3 Кәфил – җаваплы.
4 Хариҗия назыйры – тышкы эшләр министры.
5 Тәхмил булган – йөкләтелгән.
- Габбас Мөхәммәдҗанга. Хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, анң кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 29 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.
1 Габбас әфәнде – Габбас Мөхәммәдҗан (1905–2005), Япониядә Кобе шәһәрендә яшәгән.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.