223. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

19 октябрь, 1951. Истанбул.

Мин берничә көндән бирле Ибраһим Ортунларда мөсафир булып яшим. Әүвәлән, ятуым, иртә чәем үз өемдә булсын да, өйлә вә акшам йәмәкләренә1 генә киләм дисәм дә, кабул итмәделәр. Дүртенче катка баскычлардан менеп-төшеп йөрү булмасын дип исрар итделәр2. Мин икеләнүдә идем. Шул сүзләрне сөйләп торганда, генерал һәм дә Билал бәй килделәр. Алар да Ибраһим бәйнең тарафын тотдылар. Ике аягымны бер итеккә тыгып, алып китделәр. Хәзергә вазгыятьтән мәмнүнем. Өемә ике-өч көндә бер барып, йоклама3 ясарга булдым. Киткәндән бирле әле барганым юк иде. Бүген, насыйп булса, барып караячагым. Кәефем начар түгел. Пәрһиземне бозганым юк. Бәлки, бераз кило да алганмындыр. Синең сау-сәламәт кайтып җитүеңдән мәмнүн улдым.1 Инде эшкә баткансыңдыр. Вакытында акчаңны да, мәктүбеңне дә алдым. Бер-ике көндән бирле Истанбулда кояш да чыкды. Һава матур гына көзчә булып китде. Әле утын ала алганым юк. Көнләр бераз ачыла төшсен дә, иншаллаһ, алырмын. Рапорны4 әле күргәнем юк. Имтиханлары бетмәгәнме? Күндермәделәр. Шул арада килеп чыкмаса, тагы бер барып алырмын. Таһирга сәлам. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Мәрьям ханымның килү-килмәвендән хәбәр юк. Син теге кутудагы5 балыкны онытып киткәнсең. Бер юлчы булса күндерермен. Син киткән көнне Шаһвар, углы берлә килеп, әйберләрен алып китде. Ире берлә барышкан. Аерылудан ваз кичкән. Яхшы иткән. Хуш, кызым.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Йәмәкләренә – ашларына.

2 Исрар итделәр – катгый әйттеләр.

3 Йоклама – тикшерү.

4 Рапорны – белешмәне.

5 Кутудагы – тартмадагы.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Синең сау-сәламәт кайтып җитүеңдән мәмнүн улдым. – Сәгадәт Чагатайның Истанбулдан Анкарага кайтып җитүе турында сүз бара.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру