262. Сәгадәт Чагатайга

 7 ноябрь, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Синдән шактый күпдән мәктүб алмаганга берәр төрле хасталыкмы әллә дип мәракда идем1. Кичә Октай бәй 150 лира пара күндерде. Бүген үзе берлә телефонда конушдым2 да, Таһир бу парайы бирергә төшде, үзләре сау-сәламәтләр, диде. Мин теге гүмрүк мәсьәләсе ни булды дип көтеп торам. Шуны Таһир белешеп, тиз генә хат яз әле. Озын сөрәчәк булса, мин, кайтарып җибәрик дип, теге кешене сыкыштырыр идем3. Әгәр түләп алуны рәд итсәләр4, тизрәк итсенләр иде. Кыш үтә башлагач, уның Финляндиядә дә бәһасе төшәдер. Шуны мөмкин кадәр тиз бер саглама баглап5, миңа хәбәр бирә күр.

Монда саулык-сәламәтлек. Яңа бернәрсә юк. Идел имтиханларын тотды. Бу ай ахырында туйлары булуга хәзерлек ясап яталар. Үземнең сыйххәтем, Аллага шөкер, начар түгел. Һавалар көзләшде. Бер көн ягъмур, бер көн кояшлы булып барадыр. Без Франсәгә6 кафказлыларның уртак конгрәләренә киткән Сәгыйд Шамил бәйләрнең яңа хәбәрләр җыеп кайтуларын көтеп торамыз. Мәҗлес ачылуга Анкарага киткән Садри бәй Истанбулга кайтып килде. Ниндидер бер эш чыгаргандыр, ахрысы. Әле үзен күрә алмадым. Гадилә Франсәдән дөнде7, ябыккан, ябыгуы үзен яшәрткән.

Хуш, кызым. Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәракда идем – борчуда идем.

2 Конушдым – сөйләштем.

3 Сыкыштырыр идем – басым ясар идем.

4 Рәд итсәләр – кире каксалар.

5 Саглама баглап – ныклап.

6 Франсәгә – Франциягә.

  7 Дөнде – кайтты.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру