263. Сәгадәт Чагатайга

12 ноябрь, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Сиңа Дәрдемәнднең бишек бәетен1 күндерәм. Әминә ханымны күреп, йомышыңны сөйләдем. Үзем Сәгадәт ханыма мәктүб язачагым, диде. Бәлки дә, инде алгансыңдыр да. Сәгыйдулла бәйне бу арада да күрмәдем. […] Анкарадан китүе мәгълүм булса барыр идем. Әгәр […] монда күндерелүенин белеп булса, миңа хәбәрдар итәрсең.

Бүген Әхмәд бәй берлә Сузан ханымның бошанма мәхкәмәләре1 булды. Хаким бошланмаларга2 карар вирде. Назанны Сузан ханымга вирде. Без һәммәмез бу аерылудан мөтәэссир булдык3. Хәерле булсын.

Хуш, кызым. Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Бошанма мәхкәмәләре – аерылышу суды.

2 Бошланмаларга – аерылышырга.

3 Мөтәэссир булдык – тәэсирләндек.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Дәрдемәнднең бишек бәете – беренче мәртәбә «Шура» журналының 1909 елгы 2 нче санында басылган «Бәллү» шигыре истә тотыла.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру