264. Сәгадәт Чагатайга

 23 ноябрь, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Җәгъфәр углы да саулык-сәламәтлек хәбәреңне китерде. Үзем дә акрын гына яшәп киләм. Мигъдә1 авыруым, Аллага шөкер, борчымый. Ләкин суыклар башлагач, простатым2 үзен хис итдерә башлады. Иншаллаһ, азып китмәс. Синең мәктүбеңне алыр-алмас, Сәгыйдулла бәйгә китдем. Мин дә камбийодан3 хәбәр алдым. Шул арада Гамбургка1 китә торган бер таныш гаиләнең ханымы бар иде. Ул бер атна ун көн Гамбургда торып кайтачак. Шуны игътибарга алып, күрекне4 Гамбургка хәвалә итдердем5. Вә ханыма шул күрекне алырга вәкяләт бирдем. Ханым дөнеп килдеге вакыт безнең күрек дә дөнәчәк. Ундан соң сезнең берлә хисабын күрәчәкмен, диде. Димәк, инде күрек икенче бер кулга төшде. Боларның икесе дә бик намуслы адәм булсалар, әлбәттә, безгә дә берәр өлеш чыгарачаклар. Юк исә, ахмаклык берлә башланган эш хәерсезлеклә бетәчәк. Хәерле булсын.

Җәгъфәр углы Сәгадәтнең эше хакында, мин ректор берлә күрешдем, сүз бирде, диде. Эш инде фәлях6 дип бик шапырынды. Әлбәттә, бөтен сүзләрен алтын бәһасенә ала алмадым. Алай да, бәлки, берәр тәэсире булгандыр дип өмидләндем. Без бит һаман киләчәккә өмид берлә яшимез. Монда берничә атна эчендә берничә кечкенә-зур туйлар булачак. Идел берлә Галим, күрекче Әюпнең кызы Мәрьям берлә шагыйрь Шаһвәли2. Саимә дигән бер хатын берлә Исмәгыйль Акчура дигән бер мөһаҗирнең туйлары. Әхмәдвәли Мәңгәрнең дә кызы дүрт-биш ел бергә йөргән бер малай берлә нишанланган,3 диделәр. Мәрьям ханым Анкарададыр. Касыйм бәйнең акчасызлыкдан җаны чыга. Бугазэче лисәсе7 ябылганга кулына бер тиен дә керми. […]       лисәсендән алган мәгашен8 бер тиененә кадәр Мәрьям ханым алып бетерә икән. Үзенә юллык, тәмәкелек дип, бер айга 2 лира биреп киткән. Бу ахмак да авызын ачып тора.

Хуш, кызым. Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мигъдә – ашказаны.

2 Простатым – простатитым.

3 Камбийодан – акча алыштыручыдан.

4 Күрекне – мехны.

5 Хәвалә итдердем – кеше аркылы тапшырдым.

6 Фәлях – узды.

  7 Лисәсе – лицее.

 8 Мәгашен – эш хакын

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Гамбург – Төньяк Германиядәге шәһәр.

2 Шаһвәли – Шаһвәли Келәүле Илдар – 30 нчы елларда Шанһайда яшәгәндә әдәбият белән кызыксына башлый. 1934–1940 елларда поэзиягә булган омтылышы көчәя, Мукденга килеп, бер ел «Милли байрак» газетасы редакциясендә эшләп китә. Кыска гына комедияләр дә иҗат итә, режиссёр була. Шигырьләренең барысы да диярлек милләт язмышына, татар тормышына багышланган булып, ватанны сагыну хисе белән сугарылганнар.

3 Әхмәдвәли Мәңгәрнең дә кызы дүрт-биш ел бергә йөргән бер малай берлә нишанланган… – Әхмәтвәли Мәңгәрнең кызы Сафия турында сүз бара. Сафия, югары белем алганнан соң, доктор Иззәт Имрегә кияүгә чыга.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру