265. Сәгадәт Чагатайга

 30 ноябрь, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алгач, Әмин бәйне күреп, Алтай казаклары хакында конушдым1. Араларында утыздан артык хатын булганга, боларда затәндә нәселдән нәселгә күчә торган авыз әдәбияты бик таралган булганга, бишек бәете генә түгел, бик күп мөкябәрә2 бәетләр дә табылачакдыр, диде. Мин дә мөһаҗәрәтханәдә3 нә кадәр калачаклар диюемә, язга кадәр, дип җавап бирде. Шуңарга күрә син болардан шактый материал ала беләчәксең. Фәкать моңарга ашыгуның лөзүме юк кебекдер. Сенатоның4 ул мәгънәсез тел ягындан бер имтихан кебек нәрсә тәклифе5, минемчә, ун еллык бер дочәнт6 өчен махсус уйдырылмыш7 гайре кануни бер хәрәкәт булса да, игътираз итеп8 тормаенча, уны кабул итүең кирәкдер. Шуның татбикы өчен9 бу ахмаклар синең дәресләреңне тәгъкыйб итәрләр дип уйлыйм. Хәзер читкә китәргә уйлавың, шул каршылашудан качу дип юрау ихтималлары булганга, әүвәл моны аңлатуың кирәкдер. Ундан соң, әлбәттә, боларга килеп зиярәт итәрсең. Беренче мәсьәлә – шул профессорлык эшендәге бөтен киртәләрне сау-сәламәт атлаудыр. Казак хатынлары бергә топлу хәлендә10 яшәгәнгә, аларның берничә атна йә айлар эчендә шивәләрен11 онытырлар дип уйлау урынсыздыр. Бу куркылачак мәсьәлә түгелдер. Бәһемәһаль12 андагы эшләрнең кәбир шанына13 карап хәрәкәт итәрсең.

Күрек мәсьәләсе, галиба, безне юкә агач атына атландырып бетәчәк. Сәгыйдулла бәйне тагы күрдем. Бер ун көндән теге хатын Гамбургдан дөнеп киләчәк, дигән иде. Мин ике атна соң бардым. Әле килмәгән. Вә килүендән хәбәре дә юк, имеш. Сәгыйдулла бәй, сез мәшәкатьләнеп йөрмәгез, без үземез хәбәр итәрмез, диде. Моның госманлыча мәгънәсе гаять ачыкдыр. Шуңарга күрә бу, ахмакча итеп, Хәсән әкә хисабы берлә эшләнгән эш. Хәсән әкә эшләренең нәтиҗәсенә ошаячак, галиба. Хәерле булсын.

Үземдә саулык-сәламәтлек. Яңа бер хәбәрләр юк. Бу көнләрдә Әмин бәй Рәсүлзадә, Истанбулга килеп, мондагы кайбер азаплар14 берлә бергә Мүнихка инглиз акциончыларының конгрәсенә китәчәк икән. Шулай итеп, Әмин бәй зөмрәсе15 Кафказ берлегендән дә, төрек […] берлегендән дә узаклашып16, үз башларына гына хәрәкәт юлына китәчәкләргә охшыйлар. Бакалым, нә нәтиҗә алыныр. Фәкать Кафказ җәбһәсендәге17 мөселман группасының зәгыйфьләнүенә сәбәп булачагына да шөпә18 юкдыр.

Сузан ханымның аерылуы рәсмиләшде. Хөкем Сузан ханымга 1 миллион 150 лирадан нәфәка19 билгеләгән. Назанны Сузан ханымга биреп, уның өчен дә 130 лира айлык тәгаен иткән20. Моны ике тараф да кабул итде. Шулай итеп, ундүрт еллык өйлек хәятлары судка ирде. Әхмәд бәйгә җәза итеп, бер миллион, ул өйләнү хакы юкдыр, дигән маддә дә тәблигъка21 кертелгән. Әхмәднең хәзергә өйләнү фикере юк кебек. Әмма өйләнмәенчә булдыра алмас. Икесенә дә хәерле булсын. Әлегә хуш, кызым.

Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Әгәр шул арада килеп чыгачак булсаң, берничә көн алдан хәбәр ит. Мин өйне бераз җыешдыртып куярмын. Габдрахман Шәфи1 һаман хаста, мескин. Нилүфәр дә, Айсылу2 да эшлиләр. Кибете шулай аксак-туксак бара.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Конушдым – сөйләштем.

2 Мөкябәрә – эре.             

3Мөһаҗәрәтханәдә – консуллыкта.

4 Сенатоның – гыйльми советның.

5Тәклифе – кушуы.

6 Дочәнт – доцент.

7 Уйдырылмыш – уйланылган.

8 Игътираз итеп – каршы төшеп.

9 Татбикы өчен – гамәлдә кулланылуын тикшерү өчен.

10 Топлу хәлендә – җыелып.

 11 Шивәләрен – сөйләшләрен.

12 Бәһемәһаль – һичшиксез.

13 Кәбир шанына – бөек дәрәҗәсенә.

[1]4 Азаплар – эшчеләр.

[1] 5 Зөмрәсе – төркеме.

 [1]6 Узаклашып – ераклашып.

[1]7 Җәбһәсендәге – юнәлешендәге.

[1]8 Шөпә – шөбһә, шик.

[1]9 Нәфәка – аерылган хатыннарга бирелгән акча.

20 Тәгаен иткән – билгеләгән.

2[1] Тәблигъка – «карарга» мәгънәсендә.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Габдрахман Шәфи – аның турыдагы мәгълүматны биттәге искәрмәдән карагыз.

2 Айсылу – Габдрахман Шәфинең кызы.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру