266. Сәгадәт Чагатайга

12 декабрь, 1952. Истанбул.

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Нә язганыңны аңладым. Октай бәйдән 150 лира аламышдем. Гөчмәнләрдән1 синең тәдкыйкларың2 өчен кирәк булган материалны туплау, минем фикеремчә, үзең килеп, сызганып йөрмәенчә була торган эш түгелдер. Әмин бәй – өйдә утыра торган кеше. Синең кебек, минем кебек халык эшенә чабып йөри торган          Камәрия бер остабикәнең баласы түгел1. Минем чабып йөрүемдән дә бер файда чыгуы бик шөпәле. Ул диктофонлар һәммәсе төрле мөәссәсәнең3 кулында. Уны идарә итүчеләр, минем кебек үзе төрек, үзе мөселман, үзе мөһаҗир, үзе татар бер кеше берлә каршылашдылармы4, хәзер әллә нинди сүи занларга5 төшәчәкләр. Иң хәфифе6 макинә7 бозык дип рәд булачакдыр8. Аннары мөтәхассыйс9 булмаган кеше сиңа нинди материал кирәклеген дә аңламый. Теге мөһажирләр дә надан кешеләр. Алар да моны аңламыйлар. Үзең шул надан, мескин халыкның авыр тормыш эчендә, кан, күз яше, тупрак, пычрак берлә чормалып беткән җәүһәрен аерып, арулап чыгарачаксың. Моны үзең генә эшли алачаксың. Шуңарга күрә шөбат тәгътыйлендә10 шуны эшләргә дип хәзерләнеп кил. Монда һәркем сиңа ярдәм итәр. Мөәссәсәләрдә синең ихтисасың11 улганны сөймәсәләр дә аңларлар. Вә без дә ярдәмләшермез.

Без бу арада биш татар көе йырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен12 айдан артык конушдым. Телефонларын санама да. Безнең мохитемез әле, дөньяның машиналануына карамасдан, һаман урта чакның кустарлык дәүрендә чалкалана13. Бер кеше ачлыгына-туклыгына карамаенча бер эшкә үзен баглый алса, бер эш туа. Бергәләшү, ярдәмләшү нигезендә эш күрү зиһнияте әле бу мөкаддәс төрек йортда тумаган.

 Әмин бәй, Истанбулда һичберемезне күрмәенчә, качынып, Мүнихка конгрәгә дип китде. Кафказ мәсьәләсе, инглизләрнең курназлык14, америкалыларның эш аңламавы, наивлыгы аркасында ике җәбһәгә бүленеп, галиба, большевикларның тегермәненә су агызачак. Хәерле булсын.

Үземнең, Аллага шөкер, саулыгым начар түгел. Монда кыш башланды. Һәр көн соба15 ягам. Күрек мәсьәләсе, галиба, шулай озаеп-сузаеп, теге кешегә финляндиялеләрнең һәдиясе16 булып чыгачак. Синең мәсьәләңе шөбат тәгътыйленә кадәр Хәсән хитама ирешсә17, яхшы булыр иде. Яңа бютчәгә18 калса, тагы кадру19 мәсьәләсе катышып, тагы чуалыр. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Гөчмәнләрдән – эмигрантлардан.

2 Тәдкыйкларың – тикшеренүләрең.

3 Мөәссәсәнең – оешманың.

 4 Каршылашдылармы – чагыштырдылармы.

  5 Сүи занларга – начар уйларга.

 6 Хәфифе – ансаты.

  7 Макинә – аппарат.

 8 Рәд булачакдыр – кире кагудыр.

 9 Мөтәхассыйс – белгеч.

 10 Шөбат тәгътыйлендә – февраль каникулында.

[1]1 Ихтисас – берәр эшнең белгече.

[1]2 Вөҗүдкә чыгарыр өчен – тормышка ашырыр өчен.

[1]3 Чалкалана – бутала.

[1]4Курназлык – хәйләкәрлек.

[1]5 Соба – мич.

[1]6 Һәдиясе – бүләге.

[1]7 Хитама ирешсә – ахырына җиткерсә.

[1]8 Бютчәгә – бюджетка.

 [1]9 Кадру – кадр.

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …Камәрия бер остабикәнең баласы түгел. – Камәрия – Г. Исхакыйның анасы.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру