297. Хәмид Зөбәер Кошайга

16/12, 1953. Истанбул.

 

Бездә фазла дәгишик юк. Сыйххәтем уртача. Көч-куәт тупладыгым юк. Нәкаһәт дәверен гәчирийорым1. Әмма иске вазгыятә килмәк өчен даһа бик озын мәсафә2 вар, галиба. Тәңре ярдәмчемез улсын. Бу мәктүблә сезә (Локман бәйлә икеңезә дә) Харбиндан яңа килмеш мөһаҗирләремездән Давыд әфәнде Мөхәммәдиш углыны тәкъдим идейорым. Бу әфәнде Узак Шәрекъда Йүксәк Шәрекъ лисанлары3 мәктәбендә тәхсилен күрмеш 4. Чинча ийи билийор, окуйор, языйор. Хәтта чин хөкүмәтендә мәэмүриятьдә5 дә булынмышдыр. «Тәхсилем методик», – дийор. Сосиоложи юлында чалышмак өчен юллар арыйор6. Шу әфәнде илә галякадар уларак7, мәсләгенә якын зәват вә мөәссәсәләрлә8 танышдырмаңызы риҗа идәрем. Узак Шәрекъдагы безем «Милли байрак» гәзитәмезең баш мөхәррире Рокыя Мөхәммәдиш ханымың1 әкърибасыдыр9. Бер-ике һәфтә мөкаддәм икеңез өчен дия, Камал Локман бәйгә бер мәктүб язмышдем. Бәгъзе бер мәсьәләләр хакында фикереңезе сорамышдем. Шуңа җавап улмады. Камал бәйне күрсәңез, шу мәктүбе хәтерләтмәңезе риҗа идәрем.

Камал бәйгә, Сабахәт ханыма сәламләрлә Гаяз Исхакый

Билал бәй бурада иде. Саг-сәламәтде. Соң көнләрдә күрәмәдем. Бу сәнә Истанбулда һавалар бәрбад10. Ягъмур, кар, пис11.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Хәмид Зөбәер Кошайга. Автографның күчермәсе Казанда М. Горький музеенда саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …«Милли байрак» гәзитәмызың баш мөхәррире Рокыя Мөхәммәдиш ханымың… – 1935 елның 1 ноябреннән 1945 елның август башына кадәр Мукденда «Милли байрак» атналык газетасы чыга. Барлыгы 440 сан. Газета Германия, Финляндия, Япония, Кытай, Мисыр, Согуд Гарәбстаны һ. б. илләрдә таратыла.

[1] Нәкаһәт дәверен гәчирийорым – хәлсезлек дәверен кичерәм.

2 Мәсафә – ара.

3 Йүксәк Шәрык лисанлары – Югары Көнчыгыш телләре.

4Тәхсилен күрмеш – белем алган.

5 Мәэмүриятьдә – эштә.

6 Арыйор – эзли.

7 Галякадар уларак – бәйләнештә буларак.

8 Мөәссәсәләрлә – оешмалар белән.

9Әкърибасыдыр – туганыдыр.

[1]0 Бәрбад – начар.

[1]1 Пис – пычрак.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру