298. Сәгадәт Чагатайга

21 декабрь, 1953. Истанбул.

 

Сөекле кызым!

Синдән бу атна эчендә хат-хәбәр булмады. Үзем бер китүче артындан сиңа бер тәүсыя мәктүбе1 язган идем. Барган-күргән булса, алгансыңдыр. Бу ай минем өч айлыгымны ала торган аем иде. Бүгенгә кадәр килеп чыкмады. Әллә кисделәрме дип шөпәләнеп торам. Ни булса да, бернәрсә булды. Шуңарга акча сыкынтысы чигәм2. Алманиядә вакытындагы тәгърикъларымны3 хастаханә ашады.1 Бу арада бөтен мәэмүрләргә 26 декабрьдә бер айлык икрамияләр4 биреләчәк дип катгый хәбәрләр чыкды. Табигый, сезгә дә гаид булачакдыр5. Шул икрамиядән миңа да бераз өлеш чыгарсаң, яхшы булыр иде. Вә шуны ел башына кадәр миңа килерлек итеп җибәрүең дә матлубдыр. Сыкынтыларым6 шул арада артды. Исәнлегем иске хәлдә. Начарлану хис итмәүгә дә мәмнүн булып торам. Ләкин бу бер атна эчендә аш пешерүче кадын үзе дә авырып киткәнгә, ашау-эчүем тагы авырайды. Көнләр дә бәрбад бер хәлдә. Үзеңез, иншаллаһ, сау- сәламәтсездер. Радио Анкарада да бик суыклар дип хәбәр биреп торадыр. Таһирга сәлам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Алманиядә вакытындагы тәгърикъларымны хастаханә ашады. – Г. Исхакый 12 октябрьдан 7 ноябрьгә кадәр Истанбулның Хасәкә хастаханәсендә ятып чыга.

[1] Тәүсыя мәктүбе – үтенечле хат.

2 Акча сыкынтысы чигәм – акча җитмәүлек кичерәм.

3 Тәгърикьларымны – тир чыгартуларымны.

4 Икрамияләр – акчалата бүләкләр.

5 Гаид булачакдыр – сезгә дә кагылыр.

6 Сыкынтыларым – кыенлыкларым

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру