299. Гали Акышка

1 гыйнвар, 1954. Истанбул.

 

Яңа елыңыз котлы булсын!

Галиулла! 

Германиядән кайткандан бирле1 синдән һичбер хат-хәбәр булмагач, әллә эшсез калдыңмы дип курыккан идем. Сау-сәламәт, тынычлыкда булуыңа сөендем. Минем саулыгым шәпдән түгел. Германиядә мөҗадәлә1 бик авыр булды, әгъзам бик бозылды, 12 кило гаиб итдем2, иштиһасызландым3. Истанбулга дөнгәч, ятакка төшдем. Күп доктор мигъдә кансәредер4 дип шөпәләнде. Үзем дә шулайдыр дип төшендем. Ахырдан докторлар, бер ай хастаханәдә ятып, минем 500 лира барлы-юклы парамны алгач: «Андый тәһликә5 юк. Ләкин бик зәгыйфь төшкәнсең, истирахәт ит6», – диделәр. Бер ай кадәр өемдә, ярты гомеремне ятакда кичердем. Атналар буе урамга чыкмадым. Бераз иштиһам7 ачылды, ләкин ашавым бик азалды8. Хәзер дә шул хәл дәвам итә. Итне һичбер төрле сеңдерә алмыйм. Авыр һичбер аш ашый алмыйм. Шурпа, сөт, йогырт, ак май берлә яшим. Көчсезлегем, куәтсезлегем һаман дәвам итә. Иске хасталыгым простат да яңарды, кансызлыгым да бар. Шуңарга күңел күтәреп, зур эш эшли алмыйм. Күпдән Анкарага барып, милли мәсьәләләремез хакында хөкүмәт даирәләре берлә күрешеп, үз милли мөнәүвирләремезгә9 милли вазгыятемездән мәгълүмат биреп, киләчәк өчен киңәшләшү лязем иде. Бер якдан, авыруымдан, икенче якдан, суыкдан куркып, кыймылдамаенча торам. «Милли байрак»2 – без сайлаган милләтче әсирләр мәҗмугасы. Ләкин зәгыйфь адымлар. Куәтләндерер өчен америкалыларның бу риҗамызны тасдыйк итүләре10 кирәк. Алар һәртөрле вәгъдәләрдә булынсалар да, эшләре бик авыр йөри. Беренче имкяндә Анкарага барып чыгарга төшенәм. Ни вакыт булыныр. Рәисе җөмһүр11 вә […] Америкага сәяхәтендән әүвәл барып күрешү лязем иде. Белмим, шуны эшли алырмынмы? Барып чыксам, бераз яшьләрне вә картларны туплап, берничә мәҗлес уздыра аламызмы? Миңа йылы бер отельда – бик үк бәһале булмаган отельда бүлмә табып буламы? Шул эшләрдә синме, башка берәр милләтче егетме миңа ярдәм итә аламы? Шуларны яз әле. Монда яңа эшләр юк. Агай-эне акрын гына яшәп килә. Ләкин без зур мәҗлес ясый алганымыз юк. Ләбибләр берлә тәмасымыз12 тәмамән киселде. Һидаять үзенең яхшы корган гаилә тормышына бик баткан. Сиңа минем хакымда әллә ничә мәртәбә хат язарга сөйләдем. Димәк, шуны да эшли алмады. Һәрбер авыр милли эшләрне мин эшләсен дип, миңа салынганнар вә мин арыган, әлсерәгән булганга, элгәреге кебек хәрәкәт итә алмыйм, пошынып торам. Хуш булып тор. Әтиең, әниеңә, кардәшләреңә миндән сәламләр.3 Америкалылар берлә язышуыбыз, гайре рус милләтләр берлә тәшрик мәсагыбыз бәрдәвам13.

Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый

Вакытың булдыгы кадәр хат яз.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Гали Акышка. Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды*. Беренче тапкыр басыла.

1 Германиядән кайткандан бирле… – 1953 елның май ахырыннан октябрь башына кадәр биш ай буе Гаяз Исхакый Германиянең Мюнхен шәһәрендә була.

2 «Милли байрак» – Мюнхендә 1953–1954 елларда нәшер ителеп, бары берничә саны гына чыгарга өлгергән җыентык.

3 Әтиең, әниеңә, кардәшләреңә миндән сәламләр. – Гали Акышның әтисе Хисаметдин һәм әнисе Латыйфа Октябрь инкыйлабына кадәр Пенза губернасының Усть-Рахманов волостендагы Татар Юнәсе авылыннан килеп, Маньчжуриянең Хайлар шәһәрендә урнашып калган булалар. Гали Акышның абыйсы – Газиз, сеңелләре – Фәридә, Сәгыйдә, Наҗия.

[1] Мөҗадәлә – сүз көрәштерү, бәхәс.

2 Гаиб итдем – югалттым.

3 Иштиһасызландым – ашый алмый башладым.

4 Мигъдә кансәредер – ашказанында яман шештер.

5 Тәһликә – куркыныч.

6 Истирахәт ит – ял ит.

7 Иштиһам – ашыйсы килүем.

8 Азалды – кимеде.

9 Мөнәүвирләремезгә – аңлы шәхесләребезгә.

10 Риҗамызны тасдыйк итүләре – үтенечебезне раслаулары.

[1]1 Рәисе җөмһүр – республика башлыгы, президент.

[1]2 Тәмасымыз – мөнәсәбәтебез.

[1]3 Тәшрик мәсагыбыз бәрдәвам – дуслыгыбыз дәвам итә.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру