305. Сәгадәт Чагатайга

6/2, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңә озын бер хат язып, самими вазгыятемне аңлаткан идем. Иншаллаһ, алгансыңдыр. Ундан бирле исәнлегем һаман яхшыга таба барадыр. Дәрәҗәм1 берничә көн 36,5–36,2 арасында. Өченче көн Хәйдәр бәйнең фәтвасы2 буенча, тавык чорбасы, йогырт, сөт ашыйм. Нәбизле3, майлы чәй эчәм. Боларның берсе дә авыр килми. Үзенчә хазым ителеп килә. Исһал4 килгәнгә инде биш-алты көн үтде. Аллага шөкер, яңармады. Артындан фәйзъ5 килер дип курыккан идем. Өендә яваш-яваш атлатып киләм. Авырулар хис итмим. Табигый, бик көчсез төшдем. Бик гасабилашдым6. Болар инде бу кадәр авыр хасталык кичергән минем яшьдәге инсанларга табигый бер халәте рухия7 булырга тиеш.

Хәзерге авырлыкның иң читене утынсыз калуым булды. Утын табу имкянсез кебек бер хәл алды. Һавалар бәрбад хәлдә дәвам итмәктәдер. Бүген 10 лирага юеш берникадәр такта парчалары китерделәр. Керосин миче куллануны Октай бәй һичбер мәслихәт күрми. Көн буе өйдә яткан кешегә сыйххәт ягындан чук зарарлы, ди. Һич дә утын мәсьәләсен хәл итә алмасам, Касыйм бәйләр, Мәрьям ханымларга барып, илтиҗа итәргә8 уйлап тора идем. Алар да моны муафикъ күрәләр иде. Мәрьям ханым үзе авырып китде. Иншаллаһ, бер ысулы булыныр. Син үзем барып юлга куйыйм дип хәрәкәт итә күрмә. Хәзерге юлларда синең кебек кешеләргә юл тәһликәле9. Бугра да, Әминә ханым да юлда хасталык алганлар. Доктор Салихның юлда дүрт-биш мәртәбә терәне10 кар астында калып, тайярәдән11 йәмәк алып, мең бәла берлә килеп чыккан. Акчаңыз килгәндән хәбәр килде. Хатларны үз адресыма яз. Үзем өемне ташларга бер дә разый түгел. Мәҗбүрият булса гына китәчәгем. Кадын килеп, ашларны пешерә. Бераз чорба пешерергә өйрәндем. Миңа затән чорбадан башка бернәрсәнең кирәге юк. Сыйххәтем хакындагы мәгълүматны Таһир телефон берлә Садри бәйләргә белдерсен. Ул Мөхәммәдгәрәйгә телеграф биреп дә мәгълүмат сораган. Мин аңарга мәктүб язган идем. Иншаллаһ, алгандыр. Монда бөтен дуст-иш хаста. Һидаять, генерал Мәхмүд, Мәрьям ханым, Сәгыйд Шамил, Мөхәммәдгәрәй, аның марҗасы вә башка сине танымаган бик күп дуст-иш хасталар.

Хуш, кызым. Таһирга бик күп сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Доктор Октай, доктор Исмәгыйль Зыя, доктор Хәйдәр бәй Гаспралы бик зур галяка12 күрсәтделәр. Зур тыйбби ярдәмдә булгандылар. Бик мәшкүрмен13.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Дәрәҗәм – температурам.

2 Фәтвасы – күрсәтмәсе.

3 Нәбизле – ширбәтле.

4 Исһал – эч китү.

5 Фәйзъ – файда.

6 Гасабилашдым – нервландым, көйсезләндем.

7 Халәте рухия – рухи халәт.

8 Илтиҗа итәргә – сыенырга.

9 Тәһликәле – куркынычлы.

[1]0 Терәне – поезды.

[1]1 Тайярәдән – самолёттан.

[1]2 Галяка – якынлык.

 [1]3 Мәшкүрмен – рәхмәтлемен.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

 

Җавап калдыру