304. Хәмид Зөбәер Кошай һәм Билал Газизгә

Бик мөхтәрәм кардәшем

Хәмид бәй, Билал бәй!

6/2, 1954. Истанбул.

Дүн1 сыйххәтеме соран2 телеграфыңызы алдым. Галякаңыз өчен мөтәшәккирем. Бүген Расих бәй дә, зиярәт итеп, вазгыятеме күрде. Һәм телеграф чәгәчәк3, һәм мәктүб язачак улды. Бүген Сафия ханым (Фәйзи бәйең рәфикасы4) моторлы терәнлә Анкарайа хәрәкәт итде. Уның васитасы илә сыйххәтем хакында мәгълүмат күндердем. Сыйххәтем бәрәкәт вирсен, ийилеккә догру гидийор5. Дәрәҗәм 36,2 дер. Бераз иштиһам6 да ачылды. Исһал киселде7. Өченчекөн докторларың фәтвасы мөҗибенчә8 тавык шулпасы, йогырт, сөт ийийорым. Чәй ичийорым. Агырлык хис итмийорым. Фәкать куәтем чук аз. Даһа бер һәфтәсез әүдән чыга беләчәк вазгыятьдә дәгелем. Шимди вазгыятең агырлыгы – одунсызлык9. Инде һич утыным калмады. Булмак да имкянсез10. Бүген су эчендә биркач һәфтә ятылырмыш чүрүк тахта парчаларының11 ике дәфга ягыла беләчәгенә 5 лира өдәдем12. У да тәнзилят берлә13. Һавалар бәрбад улса, ярдәмчемез улсын. Сыйххәтем хакында мәгълүмат эстәйән дустлара вазгыятеме сөйләрсеңез. Нәгыймә ханыма гарзы хөрмәтлә сәламләр. Камал Локман бәйгә, Сабахәт ханыма хөрмәтләрлә сәламләр.

Хушыңыз. Саг улыңыз.

Гаяз Исхакый

Имкян улса, Садри бәйгә телефонла сыйххәтемең ийилегә кидеше хәбәрен белдереңез. Кәндесенә мәктүб язмышдым.

Гаяз

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Хәмид Зөбәер Кошай һәм Билал Газизгә.

[1] Дүн – кичә.

2 Соран – сораган.

3 Телеграф чәгәчәк – телеграмма сугачак.

4 Рәфикасы – хатыны.

5 Ийилеккә догру гидийор – яхшыга таба бара.

6 Иштиһам – ашау теләгем.

7 Исһал киселде – эч китү бетте.

              8 Докторларың фәтвасы мөҗибенчә – докторлар кушканча.

9 Одунсызлык – утынсызлык.

[1]0 Булмак да имкянсез – табу да мөмкин түгел.

[1]1 Чүрүк тахта парчаларының – черек такта кисәкләренең.

[1]2 Өдәдем – түләдем.

 [1]3 Тәнзилят берлә – ташлама белән.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру