303. Сәгадәт Чагатайга

4 шөбат1, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең мәктүбеңне дүн акшам2 алдым. Дәгъвәтеңезә тәшәккүр итдем3. Фәкать бәнем шимди кыймылдамая куәтем юк – бу бер. Икенче, дөньяның бу җәһәннәми һавасында бер йирдән икенче йиргә ташынмак юлларың бу хәлендә кәнде-кәндесендән ярты интихар4 кеби бер мәгънәсез, гакылсыз хәрәкәт улачакдыр. Өченчедән, бурада бәнем бәнийәмең5 хасталыкларының бөтен […] белән өч-дүрт докторым вар. Лөзүме олурса, көннең 24 сәгатендә яшьмәк эчендә6 кәмал җәдитлә7 ярдәмә хәзер самими дустларым. Әксик олмасынлар8. Унларың дикъкатьле мөдахәләләре, ярдәмләре, хәтта бәдава9 китердекләре дарулары берлә агыр кризист көнләрен кичердем. Дәрәҗәм 39 дан 36,2 йә иңде. Нәкаһәт10 дәүринә махсус йәмәк режимына яваш-яваш11 керийорым. Бер һәфтә агызыма коры чәйдән башка бер локмә коймамашдым койамашдым12. Шимди берничә мәртәбә тавык чорбасында дөге үрәсе, йогырт бирделәр. Бәрәкәт бирсен. Беренче ашавым һичбер агырлыксыз һазыйм ителде13. Бүген алма компостосы һәм дә сөтле чәй берлә коры бисквитларга рөхсәт итделәр. Иншаллаһ, шулай итеп, көннең 22 сәгатен ятакда калсам да, акрын-акрын гына савыгуга таба атлармын. Ләкин бик зәгыйфь төшдем. Соң атналарда 3,4 кило туплаган идем, алар күпдән эреде китде. Сөяк берлә тире калдым. Ит беткәнгә, озын ятудан булырга кирәк, сөякләрем сыкрый. Урамга чыгу түгел, ун көн туалетыма бөйлә китмәдем. Табигый, үзем вә бөтен чамашырларым14 бик керләнде. Саулык кайтса, иншаллаһ, болар барысы да тәмизләнер15. Менә шуларны күз алдыңа китерерсең. Күчү, китү-килүләрнең минем якдан бик зур хата булачагына канәгать китерерсең. Синең килүеңнең дә минем сыйххәтем өчен һичбер файдасы улу ихтималы юк. Синең өчен мөхәкъкак бер хасталыкка сәбәп булачакдыр. Вә бәлки дә, һичбер гафу иделмәслек яңлыш бер хәрәкәт булып, гомерлек үкенүгә сәбәп булачак. Хасталыгымның иң авыр көнләрендә сиңа әллә кем әшказарлык ясаган16 булып, телеграф чигеп, син дә юлга чыгып, юл өзелеп, карлы-ягъмурлы суык һавада докторсыз, хастаханәсез бер авыл мужигының аран17 кебек өендә бакымсыз18 хаста булуыңдан куркуым хаким булып килде. Һәрбер килгән-киткәнгә хәбәр язмауны үтендем. Бәрәкәт бирсен. Тыңлаганлар. Инде үзеңдән-үзең, иншаллаһ, бу кебек һәлакәткә үзеңне ташламассың. Хатыңдан соң тынычландым. Һәмшәһриләрем әксик олмасынлар. Ялгыз быракмадылар19. Рум хатыны да, һәр көн килеп, мичемне ягып, чәемне хәзерләп торды. Мәрьям ханым ике көн иртәдән кичкә кадәр хезмәт итде. Инде үзе дә егылып, ике көн хаста ятып, аякка бераз калыккан, диделәр. Бөтен Истанбул хаста булганга, хасталыгымның башында ун көн тәмамән ялгыз калган идем. Инде, Аллага шөкер, ул ялгызлык кичде. Ләкин зәхмәтләр, әлбәттә, әле бетмәде. Утыным хасталыгым башындук беткән иде. Мең бәла берлә иллешәр кило алып килдем. Инде уны да табып булмый, диләр. Дустлар, иншаллаһ, бер юлын булырлар20. Һидаять дә ятакда хаста, Мөхәммәдгәрәй дә ятакда, тагы бик күп таныш-белеш. Хәзер генә Мөхәммәдгәрәй килеп керде. Садри бәйдән, минем сыйххәтемне сорап, телеграм килгән. Хатны алыр-алмас, Таһир телефон итеп, Садри бәйләргә авыр көнләрнең кичүен инде өемдә нәкаһәт дәверенә керүемне аңлатсын. Имкян улса, хатны да укытырсың. Әмин Бугра ятакда. Әминә ханым бераз калыккан, диделәр. Инде минем хакда дуст-иш борчылмаенча догада булсынлар. Дуст-ишкә, хосусән Әмин бәйгә сәлам. Таһирга сәлам.

Хуш, кызым. Әтиең Мөхәммәдгаяз. Вакытың булуга мәктүб яз. Бу әле авыруым башлангандан бирле язган беренче мәктүбем. Садри бәйгә дә, иншаллаһ, бүген-иртәгә хат язарым. Ләкин телефон итә күреңез. Камилә ханымга сәлам. Рәшид бәй дүн килде. Исән-сау. Гадиләдән мәктүб юк, диде. Гарифдан миңа мәктүб юк.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

[1] Шөбат – февраль.

2 Дүн акшам – кичә кич.

3 Дәгъвәтеңезә тәшәккүр итдем – чакыруыгызга рәхмәтлемен.

4 Кәнде-кәндесендән ярты интихар – үз-үзеңне үтерү.

5 Бәнийәмең – исәнлегемнең.

6 Яшьмәк эчендә – чакырган вакытта.

7 Кәмал җәдитлә – тулы активлык белән.

8 Әксик олмасынлар – рәхмәт аларга.

9 Бәдава – бушлай.

[1]0 Нәкаһәт – терелү.

11 Яваш-яваш – әкрен-әкрен.

12 Бер локмә коймамашдым – бер кисәк ризыкка кагылмадым.

13 Һазыйм ителде – сеңдерелде.

14 Чамашырларым – эчке киемнәрем.

15 Тәмизләнер – чистарыр.

16Әшказарлык ясаган – хәбәр иткән.

17 Аран – абзар.

18 Бакымсыз – караучысыз.

[1]9 Быракмадылар – калдырмадылар.

20 Булырлар – табарлар.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру