302. Хәмид Рәшидкә

Хөрмәтле Хәмид Рәшид әфәнде!

15 гыйнвар, 1954. Истанбул.

Бу хат берлә Раһа Огуз бәйгә бер мәктүб күндерейорым1. Шу мәктүбне тиз вакытда биреп, уның берлә мин күтәргән мәсьәләдә күрешүеңезе үтенәм. Мәсьәлә шундан гыйбарәт. Бу айның соңларында Төркия рәисе җөмһүре Җәлял Бабар бәй, Америка рәисе җөмһүренең кунагы булып, Америкага сәяхәткә барадыр. Янында шактый күп мөһим шәхесләр дә булачак. Булар арасында безнең минем 1934–1935 елларында Узак Шәрекъда милли Идел-Урал тәшкиләтләре корган чагымда2 Төркиянең атташемилитеры1 булган, үткән ел Кореяда төрек гаскәренең мөфәттише2 булып хезмәт иткән Рәшид паша да бардыр. Бу затны Габдулла Атлас да таныйдыр. Бунлар аркылымы, башка берсе аркылымы Раһа бәй уны яхшы белер. Андагы Төрек җәбһәсенең адәмләрен, азәрисен, шимали кафказлы, төркестанлысын, идел-ураллысын берләшдереп, бер күрешү ясау кирәк иде. Ләкин болар бик гакыллы булган булып, Нигъмәтиләр3 рицибы3 берлә Төркия сәясәтен тәнкыйд иткән булып маташучылар. Вә безнең саташкан Ләбиб юлы берлә без төрек милләтендән түгел, без – татар дип, рус йырын йырлаучылар булмаска тиеш. Төрек-татар культур берлеге нигезендә торып, үземез төрек-татар кабиләләренең гайре рус украиналы, белоруссияле, кафказлылар берлә берләшеп, рус большевизмасына каршы мөҗадәлә итүемезне4, ул мөҗадәләнең иң тугры юлы Русиядән аерылып, мөстәкыйль мәмләкәтләр төзү икәнен сөйләп, шул хакда америкалылар берлә сөйләшкәндә, безнең шул милли дәгъвәтемезгә мәгънәви ярдәм итүне үтенү генә булырга кирәкдер. Бу мәсьәләне, әлбәттә, аңлыйсыз. Бу эшдә сезнең берлә бергә, Искәндәр Акчура һәм дә Габдулла Атлас бергә вә бер фикердә булырлар дип өмид итәм. Без монда үз тарафымыздан шактый хәзерләргә тырышамыз. Дикъкать ителәчәк нокта шул: Американың сәясиләре. Бәлки дә, Америка комитәсе әгъзалары да. Бу затлар берлә безнең төрек-татарларының киләчәге хакында мөхакъкак5 фикерләрен сорашачаклар. Вә киңәш итәчәкләрдер. Вә сезнең сөйләгән сүзләреңез мондагы төрекче даирәләренең кабул иткән фикерләренә, ягъни һәммәмезнең аерым кабилә исеме берлә йөрсәк дә, бер төрек милләтенең балаларымыз дигән казыйага мохалиф6 булмаска тиеш. Кабиләчелек мәсьәләсе бүгенге базарга яраган мал түгелдер. Америка дәүләте үзенең сәясәтен йөртүдә сигез миллионлы Бельгиягә, алты миллионлы Юнанстанга мохтаҗ булганда, безнең өч йөз җитмеш меңлек башкордымыз, Татарстандагы өч миллионлык татарымыз үз башларына гына сәясәтләрен йөртә беләчәкләрме? Болар бала да аңлый торган хакыйкатьләрдер.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Хәмид Рәшидкә. Автографның күчермәсе ТӘСИның Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана (135 ф.). Текст гарәп язуында. Беренче тапкыр басыла.

1 Бу хат берлә Раһа Огуз бәйкә бер мәктүб күндерейорым. – Раһа Огуз бәйгә язылган әлеге хат бу китапның … битендә бирелгән.

2 …Узак Шәрекъда милли Идел-Урал тәшкиләтләре корган чагымда… – Гаяз Исхакый 1933 елның октябрь аенда Япониягә килә һәм анда 1934 елның 2 февралендә Токио Идел-Урал төрек-татарларының мәдәният җәмгыятен оештыруда, 1943 елның 9–12 маенда Кобе шәһәрендә Япониядә һәм Кореядә яшәүче татарларның, 1935 елның 4–14 февралендә Мукден (Маньчжурия) шәһәрендә Ерак Шәрекъ төрек-татарларының корылтайларында катнаша. Кобе, Кумамато, Нагоя, Одавара (Япония); Сеул (Корея); Чан-Чунь, Харбин, Хайлар (Маньчжурия); Тянь-Цзинь, Пекин, Шанхай, Циндао (Кытай) шәһәрләрендә дә булып, анда яшәүче милләттәшләребез белән аралаша, урыннардагы җыеннарны оештыра.

3 Нигъмәтиләр – Шиһаб Нигъмәти.

[1] Атташемилитеры – хәрби атташесы.

2 Мөфәттише – тикшерүчесе.

3 Рицибы – рецепты.

4 Мөҗадәлә итүемезне – сүз көрәштерүебезне.

5 Мөхакъкак – чын, дөрес.

6 Казыйага мохалиф – фикергә каршы.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру