301. Раһа Огузга

Ески чичәкчи сок. 40/4. Бейоглы. Истанбул

Бик мөхтәрәм Раһа бәй1!


14 /I, 1954. Истанбул.

Сезең Америкадан безем бәдбәхет хариҗи төрекләрең дәрдләре, гаяләре хакында яздыгыңыз кыйммәтле мәкаләләреңези һәр төрекче кеби сүә-сүә окуйорум. Вә сезең там мәгънәсилә төрекче уларак олгунлашдыгыңызы хәйрәтлә тәгъкыйб идәрәк, шәхесеңездә төрек дөньясының истикъбалендә бөек вә мөсбәт берләшдерүче роле уйнаячагыңызы күземлә күрмеш кеби улуйорум. Яшәңез, кардәшем. Бу мөкаддәс юлда сезә Исмәгыйль бәй Гаспралы2 кеби мәгънән вә культурал берләшмеш төрек дөньясының өндәре улмак насыйп улсын.

Сезә чукдан мәктүб язмак милли вазифамде. Бер тарафдан хасталыгым һәм дә мәшгулиятемең чуклыгы, эшләремезең карма-карышыклыгы манигъ улды килде. Гафу идеңез. Өнемездә мөштәрәк милли мәнфәгатьләремезең Америкада бер имтихан кичереләчәк форсаты килде чыкды. Төркиядән дәгъвәт иделәчәк йүксәк шәхесләрлә Америка зимамдараны, мөхәкъкыйк уларак, кырык-кырык биш миллионлык бәдбәхет хариҗи төрекләрең микъдары хакында да истишарә булуначаклардыр. Бу хосусда әлемездә ялгыз өмидле дәгел, катгый мәгълүмат да мәүҗүддер. Фәкать бу истишарәләрең безем ләһемезә инкишаф итмәсе өчен кяфи дәрәҗәдә бурада хәзерлек йапамадык. Бөтен гомерем буе төрек культуры берлеге өчен сарыф итдегем гайрәтләр, мәгаттәәссеф, Төркия мохитендә лөзүме кадәр ингыйкяс йапамады. Вә без, хариҗи төрекләрең мәшүбләре дә, сайдыгымыз яңлыш кабиләчелек юлындан куртуларак, Ләһестан дәверендә3 улдыгы кыйммәтдә дә Төркиядә бер вәхдәт вөҗүдә китермәдек. Буның сәбәпләрен инчәләмәк шимди актуаль дәгелдер. Фәкать гөнаһ кемдә улса улсын, хакыйкать безем һәппемезең галәйһендәдер. Бу фәҗаати аңлайанлар, мәгаттәәссеф, Төркия төрекләре миянында юк дияр дәрәҗәдә аздыр. Бундан толайы истишарәләр арасында Төркия зимамдараны, галякасызлык гөстәрәрәк, хариҗи төрекләрең сикъләти изафиләрен Америка әфкярында сыйфара кадәр дүшерелмәсендән без самими төрекчеләр чук куркыйоруз вә буны өнләмәк фикерилә бәгъзе шәхси күрешмәләр япдык, мохатарәләрлә бу сәнә Мүних мохитендә йапылан русларла гайре руслар арасындагы сәяси мөнакашәләрдә хариҗи төрекләренең дурумларын изах итмәя, истикъляль дәгъвәләрен дөнья әфкяре гомумиясендә, хосусән Америкада, мәгънән дәстәкләмәләрен риҗада булындык. Бу ни дәрәҗә хәсән кабул кичәчәге, табигый, мәҗһүлдер. Фәкать без милли вазифаларымызи иһмаль итмәмәлийез. Бу хосусда Америкада сезең кеби бер аркадашымызың бу көнләрдә булынмасы бөек бер форсатдыр. Вә бу форсатны сездән дә кәмал дикъкатьлә истисмар итмәмездә өндәрлек йапмаңызы риҗа идейоруз. Безем фикеремезчә, сезә дүшән милли төрекчелек вазифасының иң актуале – йүксәк мосафирлара урада иттифакый уларак булунан хариҗи төрекләрең истикъляльче җәрәянларының михнәтләрен бер арайа туплайарак тәкъдим итмәк вә кыса бер мохатарә илә, гаяләрен изах идәрәк, мәгънәви ярдәмләрен таләп итмәкдер. Фәкать бу мәсьәләдә кәмиятдән фазла калитәйә әһәмият вирелмәле. Вә төрекчелек мохалиф кабиләче җәрәянларың тарафдары нияти катгыян арайа сокмамалыдыр. Кабиләчелек җәрәяны тарафдарлары – шөгурлы-шөгурсыз – шимдиге дәвердә рус большевик империализмасының дәгирмәненә су агызан бәндәләрдер. Вә бу җәрәян һәр йирдә улдыгы кеби, кирәк […], кирәк кызыл руслар […] коллары уларак безем галәйһемезә кулланмактадырлар. Вә хезмәтемезең кырылмасында, шөпәсез, бөек роль уйнамактадырлар. Америка яшәйән төркестанлы, кафказлы, идел-ураллылары сез шәхсән ийи таныйорсыңыз. Бунлар арасындан […] дә, әлбәттә, гайне һиммәтилә япалыйорсыңыз, беземкеләрдән Хәмид Рәшид4, Искәндәр Акчура5 вә бунларың тәүсыя итдекләре өченче бер шәхсыятьлә безем тәмсил һәйәтемез тәмам улыр. Табигый ихтыяра […] Агиш6 кеби берсе иштиракь итсә, фәна улмаячакдыр. Кафказлы, төркестанлылардан да гайне рәчәтә илә биркач мөмәссил уларыйорсыңыз. Зан идәрем. Һәрһанги бер салча ысулында буны япа белсәңез дә, милли мәнфәгатемез ноктасындан файдалы улачакдыр. Вә буның матбугат сәхифәләренә чыкмамасы, хосусый бер маһиятьдә улмасы, әлбәттә, әлзәмдер. Бунлари сез урада даһа тәкъдир идәрсеңез. Әгәр мөштәрәк ислам җәбһәсе йә мөштәрәк төрек мөһаҗәрәте бер зыяфәт-фәлән япачак улурса, урада хариҗи төрекләрдән русчылык кабиләчелек мисалында нотыклар сөйләнмәсенә катгыян мөсагадә итмәмәлекдер. Буны сез даһа ийи тәкъдир идейорсыңыз. Мәгаттәәссеф, яңа мөһаҗирләр миянында рус большевик тәлкыйнендән кәнделәренә куртарамайан гафилләр ийиҗә вардыр. Иске мөһаҗәрәтдә Төркия төрекчесе дә бу гафилләрең бу җәрәянларын «заляләт» дия бакмактадырлар. Вә бунда хаклыдырлар. Хөрмәтләрлә Гаяз Исхакый.

 

(Хатның хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе)

Иске чәчәкче урамы. 40/4. Бәйуглы. Истанбул.

Бик мөхтәрәм Раһа бәй! 1954–14/I – Истанбул.

Сезнең читтәге бәхетсез төркиләребезнең теләк-омтылышлары хакында Америкадан язган кыйммәтле мәкаләләрегезне һәр төрки кебек яратып укыйм. Һәм сезнең чын мәгънәсендә төркиче булып җитешүегезне гаҗәпләнеп күзәтәм, төрки дөньясының киләчәгендә сезнең бөек берләштерүче ролен уйнаячагыгызны күзем белән күргән кебек булам. Яшәгез, кардәшем. Бу мөкаддәс юлда сезгә Исмәгыйль бәй Гаспралы кебек мәгънәви һәм мәдәни яктан берләшкән төрки дөньяның юлбашчысы булу насыйп булсын.

Сезгә күптән хат язу милли вазифам иде. Бер яктан авыруым һәм дә эшләремнең күплеге, буталчыклыгы киртә булып килде. Гафу итегез. Алдыбыздагы уртак милли мәнфәгатьләребезнең Америкада бер имтихан тотачак форсаты килеп чыкты. Төркиядән чакырылачак бөек шәхесләр белән Америка җитәкчелеге, тикшерүче буларак, кырык-кырык биш миллионлык читтәге бәхетсез төркиләрнең саны хакында да киңәшләшәчәкләр. Бу уңайдан кулыбызда өметле мәгълүмат та бар. Ләкин бу киңәшмәләрнең безнең файдага чыгуы өчен биредә тиешле дәрәҗәдә хәзерләнмәдек. Гомерем буе төрки мәдәнияте берлеге өчен сарыф иткән көчем, кызганычка каршы, Төркия мохитендә кирәк кадәр чагылыш тапмады. Һәм без, читтәге катнаш төркиләр, ялгыш сайлаган кабиләчелек юлыннан котыларак, Польшада яшәгән чорда да Төркиядә бер берлек оештыра алмадык. Хәзер моның сәбәпләрен эзләү мөһим түгел. Гөнаһ кемдә булса да, дөреслек безнең һәммәбезнең күз алдында. Бу фаҗигане аңлаганнар, кызганычка каршы, Төркия төркиләре арасында юк дәрәҗәдә аз. Киңәшмәләр арасында Төркия җитәкчелеге сөйләшүләр алып бармаганлыктан, без, самими төркичеләр, читтәге төркиләрнең өстәмә авырлыкларын Америка фикерендә нульгә кадәр төшерелүеннән бик куркабыз һәм моны булдырмау өчен кайбер кешеләр белән күрештек, быел Мюнхенда руслар белән рус булмаганнар арасында чыккан сәяси бәхәсләрдә читтәге төркиләрнең хәлләрен, бәйсезлек дәгъвәләрен аңлатуга ярдәм итүләрен үтендек. Бу ни дәрәҗәдә яхшы кабул ителәчәге, табигый, билгесездер. Фәкать без милли вазифаларыбызны игътибарсыз калдырырга тиеш түгелбез. Бу көннәрдә Америкада сезнең кебек бер дустыбызның булуы бөек бер форсаттыр. Һәм сездән дә бу форсатны зур дикъкать белән файдалануыбызда юл күрсәтүегезне үтенәбез. Безнең фикеребезчә, сезгә төшкән милли төркичелек вазифасының иң мөһиме – бөек мосафирларга очраклы рәвештә читтә булган бәйсез төрки агымнарның михнәтләрен һәм теләкләрен аңлатып, мәгънәви ярдәмнәрен таләп итү. Фәкать бу мәсьәләдә сыйфатка әһәмият бирергә кирәк. Һәм төркичелеккә каршы кабиләче агымнарның тарафдарлары ниятен катгый арага кертмәскә кирәктер. Кабиләчелек агымы тарафдарлары – хәзерге дәвердә рус большевик империализмының тегермәненә су агызган аңлы-аңсыз бәндәләрдер. Һәм бу агым һәр җирдә булган кирәк кызыл, кирәк […] руслар […] коллары буларак безгә каршыдыр. Һәм хезмәтебезнең юкка чыгуында шиксез бөек роль уйныйлардыр. Америкада яшәгән төркестанлы, кафказлы, идел-ураллыларны сез шәхсән яхшы таныйсыз. Безнекеләрдән Хәмид Рәшид, Искәндәр Акчура һәм алар киңәш иткән өченче бер шәхес – безнең вәкилләребез. Агиш кебек берсе катнашса да, начар булмаячактыр. Кафказлы, төркестанлылардан да шундый ук рецепт белән берничә вәкил сайларсыз. Ышанам. Нинди дә булса бер соус ысулында моны эшли алсагыз, милли мәнфәгатебез ноктасыннан файдалы булачак. Һәм моның матбугат битләренә чыкмавы, әлбәттә, иң кирәклесе. Боларга сез анда тагын бәя бирерсез. Әгәр уртак ислам фронты йә уртак төрки мөһаҗәрәте бер табын-фәлән ясаса, анда читтәге төркиләрнең русчылык кабиләчелек мисалында нотыклар сөйләнүенә катгый рәвештә каршы чыгу. Моңа сез тагы яхшы бәя бирәчәксез. Кызганычка каршы, яңа мөһаҗирләр арасында игътибарсызлар шактый бар. Элеккеге мөһаҗәрәттәге Төркия төркисе дә бу игътибарсызлар агымын «азгынлык» дип карыйлар. Һәм хаклылар. Хөрмәтләр белән Гаяз Исхакый.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Раһа Огузга. Автографның күчермәсе ТӘСИның Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана (135 ф.). Текст гарәп язуында. Төрек телендә. Беренче тапкыр басыла.

1 Раһа бәй – Раһа Огуз.

2 Исмәгыйль бәй Гаспралы – Исмәгыйль Мостафа улы Гаспринский (1851–1914) – татар халкының иҗтимагый һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган шәхес, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Кырымда Бакчасарай шәһәрендә «Тәрҗеман» газетасы чыгара.

3 Ләһестан дәверендә – Г. Исхакыйның Польшада яшәгән еллары күздә тотылган булса кирәк.

4 Хәмид Рәшид – (1912–1964), Оренбург губернасында туа. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлаганнан соң, Оренбургтагы укытучылар мәктәбендә укый. Аннан Үзбәкстанга билгеләнә, география фәне укыта. Анда төркестанлы милләтчеләр белән элемтә урнаштыра. Кичке университетның тел, тарих һәм әдәбият факультетын тәмамлый. 1936 елдан 1941 елга кадәр укытучы булып эшли. 1941 елда гаскәргә алына. Офицерлар мәктәбен тәмамлап, 1942 елда кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Ләкин аның дивизиясе Германия армиясе тарафыннан туздырылып, Хәмид Рәшид әсирлеккә эләгә. 1951 елда Америкага күчеп китә һәм 1964 елга кадәр Идел-Урал милли мәркәзенең Америкадагы даими вәкиле булып хезмәт итә. 1959 елда президент Эйзенхауэр заманында кабул ителгән әсир милләтләр канунының гамәлгә ашуында һәм ул канунга Идел-Урал исеменең кертелүендә милли мәркәзнең даими вәкиле буларак зур роль уйный. Г. Исхакый белән бәйләнештә тора. Бер үк вакытта Нью-Йоркта яшәүче татар яшүсмерләренә дини-милли тәрбия бирүдә зур эш башкара.

5 Искәндәр Акчура – ?

6 Агиш – Гали Акыш булса кирәк.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру