12 шөбат, 1954. Истанбул.
Сөекле кызым!
Сиңа дигән хатны марка ябыштырып капангандан соңында1 гына синдән мәктүб килеп чыкды. Шуңарга зарф2 тышына гына хатыңны алдым, исәнлегеңезгә сөендем дип язып куйдым. Минем хәлем, Аллага шөкер, һәр көн кебек яхшылыкка таба бара. Хәзер һәр көнне тавык шурпасында пешкән дөге үрәсен өйлә, акшам ашыйм. Фазла3 авырлык бирми. Тавык ите булса да, аның муены берлә башыннан башка йирен ашый алмыйм. Һәр көн ярты кило төрле ысулда пастөризә сөт4 ашыйм, бераз йогырт ашыйм, компосто5 ашыйм. Иртә, өйлә чәйләрендә тәрәягы6, бал берлә берәр кисәк франҗала7 ашыйм. Иштиһам8 хасталыгымдан әүвәлгегә караганда бераз фазла. Ләкин тышка чыгарга (урамга) һава начарлыкдан да, докторлар рөхсәт бирмәгәнгә дә куркам да чыкмыйм. Инде менә якшәмбе көн өч атна була урамга чыкмаганга. Исһал вакытында бик писранып, чамашырым бик керләнеп беткәнгә, хаммамга9 ихтыяҗым бик зур. Әгәр иртәгә, шимбә көн, һава бик начар булмаса, Касыйм бәйләргә барып, банйо алып, аларда кунып калырга уйлыйм. Бүген Касыйм бәй махсус чакырырга да килде. Катгый карарым иртәгә һавага баглы. Ләкин Мәрьям ханым авырып ята икән. Бәлки дә, авырган булып, Касыйм бәйлә гауга ясап, гасабиләшеп ята. Хәзер исәнлек ягындан хәрарәтем10 нормальга якын, […] дә шулай ук. Ләкин уйкум шәп түгел. Простатым куәтләнде дә, кич өч-дүрт мәртәбә простатым уята. Бер уянгач, тиз йоклап китә алмыйм. Иншаллаһ, ул да үз юлында бетәр. Утынсызлыкдан җаным чыкды. Андан-мондан иллешәр кило дигән булып, бишәр-алтышар лирага берәр кочак утын китерделәр. Аңарга хасталыкдан бирле 40–45 лира акча түкдем. Кичә генә Һидаять, фәүкылгадә бер тырышлык күрсәтеп, мең бәла берлә бер бучук11 булса да утын табып китерде. Шуңарга 51 (илле бер) лира акча бирдем. Шулай итеп, вакытында хасталык утынга 100 лирага якын акча түкдем. Хәерле булсын. Исәнлек акчадан бәһале. Бәрәкәт бирсен. Камал Локман бәй, Билал бәй, һиммәт итеп12, шактый акча туплап күндерделәр. Шуны юл-юл тотарга мәҗбүрмен һәм тотам. Шаһвар килеп чыкмады. Башка бер хезмәтче дә табылмады. Рум кадыны үзе чүрүк13. Һәрбер андый эш эшли алмый. Ашны хәзер бераз пешерергә өйрәнде. Андый-мондый йөрү эшләргә Мәхмүдне кулланам. Ул да фәрештә түгел. Аңарга да ашарга кирәк. Боларны андый-мондый максат берлә язмыйм. Хасталыгымның бәһалегә төшкәнен генә аңлатмак өчен язам. Таһирның эше юлына куелуына сөендем. Инде сез исән-сау. Шул мәгънәсез һаваларны аңлаңыз.
Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Камилә ханымдан мәктүб бар иде. Шөбатның 15–16 сында Истанбулга кайтамын, дигән. Икесе дә кайтамы, әллә үзе генәме – белмәдем. Син үзеңне үзең дикъкатьлә карап, хасталыкны шул тәгътыйльне14 өеңдә үткәр. Әллә кайда бер төркестанлы бик шәп йирләшкән икән дип, юлга чыгып, авырып калмаңыз дип куркам. Мин хәзер бик гасабиләшкән, әүһамлашканмын. Кечкенә генә эшләргә дә бик каты пошынам. Сау-сәламәт булыңыз. Дуст-ишкә сәлам. Октайлар саулар. Еш-еш килделәр. Әксик улмасынлар.
Кыска булса да, саулыгыңдан хатны язып тор. Теге чинчә белүче […] эше юлга куеламы? Әкъдәскә, күрсәң, бик күп сәлам. Ярдәме өчен рәхмәт.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
[1] Капангандан соңында – япканнан соң.
2 Зарф – конверт.
3 Фазла – артык.
4 Пастөризә сөт – пастеризацияләнгән сөт.
5 Компосто – компот.
6 Тәрәягы – ак май.
7 Франҗала – озынча икмәк.
8 Иштиһам – ашыйсы килү теләге.
9Хаммамга – мунчага.
[1]0 Хәрарәтем – температурам.
[1]1 Бер бучук – бер ярым.
[1]2 Һиммәт итеп – кайгыртучанлык күрсәтеп.
[1]3 Чүрүк – ышанычсыз.
[1]4 Тәгътыйльне – каникулны.
Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.