318. Сәгадәт Чагатайга

19 май, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең 17 май тарихлы1 мәктүбеңне хәзер генә алдым. Минем хәзерге дүшүнчәм – 26 май, чәршәмбе көн моторлы берлә Анкарага сәяхәтдер. Әгәр инде чәршәмбе моторлыда ул көн йир булынмаса, табигый, берәр көн соңга калырга мөмкиндер. Бүген Октай бәй килде. Аңарга телефонда сорашып белешеп, 26 сына билет алдыруны риҗа итдем2. Ул да шуны кабул итде. Бүген генерал килде. Галиулладан мәктүб алмыш. Гаяз бәй өчен хастаханәдә йир хәзерләдек, диелгән. Мин тугрыдан-тугры терәндән хастаханәгә китү фикерендә түгелмен. Бер-ике көн өйдә истирахәтдән соң хастаханә мәсьәләсе андагы докторлар берлә сөйләшеп эшләнәчәк эшдер. Шуның өчен анда миңа каршы ике програмга хәзерләнеп, бер-береңез берлә аңлашмаенча, мине апдыраган бер вазгыятькә куеп сеңгерләндерүеңдән куркам. Шуның өчен син хатны алыр-алмас, доктор Тукайны, Камал Локманны, […] Галиулланы да күреп, сөйләшеп, шундый бер чуалчык булуның […] алыңыз. Мәрьям ханым анда чагында да миңа урын хәзерләнгән хәлдә бер-береңез берлә аңлашып эш күрмәгәнгә, асыл мәсьәлә булган – миңа хәбәр бирүне оныткансыз. Бу тәкрарланмасын. Сыйххәтем, Аллага шөкер, ийилеккә таба кебек күренәдер. Яңа дарулармы ийи килде, һавалар сыҗаклануымы3 яхшы тәэсир итде? Элгәреге кебек дурмадан авызымдан селәгәй агуы киселде. Ара-сыра4  күбеклә какырык килсә дә, ул кадәр рәхәтсезлек япмый. Кичә Анадолу кавагына барып утырдык. Һава да гүзәл иде. Ашна5 берлә йәмәк (пача) йидем, йогырт йидем, каһвә эчдем. Һичбер авырлык хис итмәдем. Сәгать 10 да вапурга менгән идек, 7 дә генә көпрүгә килдек. Шул мөддәтдә һаман кебек утырып тордым. Иншаллаһ, моторлыда да шулай утырып килә белермен. Әгәр докторларым, мотлакан, моторлы берлә китмә, дисә, табигый, экспрессда ятаклы берлә китәрмен. Болар хакында әле сиңа мәктүб тә язарлык вакыт бар. Галиулла, генералга береңез озата килеңез, диген. Андан әллә кемне, алырга дип, җибәрә күрмәсенләр. Иншаллаһ, терәнгә бер кереп утыргач, кимсәгә ихтыяҗ хис итмәенчә бик һәйбәт барырмын.

Хуш, кызым! Таһирга сәлам. Октайга мәктүб язып, билетны тәэмин ит, диген. Монда да мәсърафларым6 күп булды, тагы булачак.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

[1] Тарихлы – даталы.

2 Риҗа итдем – үтендем.

4 Ара-сыра – ара-тирә.
5 Ашна – таныш.

 6 Мәсърафларым – чыгымнарым.

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру