319. Сәгадәт Чагатайга

23 май, 1954. Истанбул.

 

Сөекле кызым! 

Синең соң мәктүбеңе алдым. 26 май, чәршәмбе көн өчен моторлыда билет да алдым1. Синең бер парча комашыңны1 тапдым. Ләкин мави2 төсдә түгел. Уны китерермен. Юрган китерә алмам, бәлки, мендәр алырмын. Бик ибтидаилек3 дә булачак. Йир4 дә юк. Иншаллаһ, каршы алырсыз. Бер юрган анда тәдарек5, […] куй. Сыйххәтем, әлхәмделилляһ, ийиләшмәк үзрә кебек күренәдер. […] ихтыяҗым юк. Минем өчен төрле кешеләргә сүз бирмә. Баргач сөйләшерез.

Хуш, кызым! Таһирга сәлам.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 26 май, чәршәмбе көн өчен моторлыда билет да алдым. – 1954 елның 26 маенда Г. Исхакый Истанбулдан Анкарага килә. Аны кызы Сәгадәт, Гали Акыш, инженер Фатих Җанбуга вокзалда каршы алалар һәм Сәгадәт Чагатайның өенә озаталар. Икенче көнне үк доктор Тукай Байҗын килеп, медицина тикшерүе үткәрә. Гаяз Исхакыйда «йоткылык рагы» дигән диагноз куела. 16 июньнән 25 июньгә кадәр әдип Анкара университетының медицина факультеты клиникасында ятып чыга. Докторлар аның көннәренең санаулы икәнлеген белдерәләр.

[1] Комашыңны – ефәк тукымаңны, комачыңны.

2 Мави – зәңгәр.

3 Ибтидаилек – җиңелчә, гади генә.

4 Йир – «урын» мәгънәсендә.

 5 Тәдарек – хәзерләп куй.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру