320. Хәбибрахман Шакирга

1954, 19 июль

Хөрмәтле Хәбибрахман хәзрәт!

Мин 26 майдан бирле Анкарадамын. Хастаханәдә дә ятып чыкдым. Шимди кызымда калам. Аллага мең шөкер, кызым һәм киявем1 бик яхшы карыйлар. Аларга бик мәмнүнмен1. Ләкин яхшы уйлардан һәм дә дикъкатьле караулардан исәнлегем өчен һичбер файда күргәнем юкдыр. Хәзер өй эчендә йөрүдән дә гаҗизмен. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә кызым белән киявем кулларында чыгаралар. Аягымның шешләре үз-үземне идарә итәргә манигъ. Иштиһасызлык2, куәтсезлек, көчсезлек тоям. Шуның өчен әллә кемләрнең һәр йирдә «исәнлеге яхшы» дигән хәбәрләренә ышанмаңыз. Бер могҗиза булмаса, сулаячак нәфесләрем бу айдамы, бу атнадамы бетәчәкдер. Мин дә гөнаһлы башымны Алланың рәхмәтенә суначакмын3.

Бән мөселман ата-анадан тугдым. Вә мөселман буларак тәрбия күрдем. Канун багындан4 төрекмен. Һичбер төрек зөмрәсенә5 дошманлык йапмадан, гомерем буе төрек-татар гонсыры6 өчен дә чалышдым. Бунда чалышмайы һичбер төрек зөмрәсенең зарарына хәрәкәт итмәдем. Ләкин бу милли эшләрдә йөзгә-йөз муаффәкъ булуы шикледер. Бәлки, шәхси уңышсызлыгымнан килгән бер-бер нәрсәдер. Кардәшләрем гафу итсенләр. Үз арамыздагы татарлык, башкортлык тәшкилләре7, бәнем фикеремчә, безем илдәшләрне барысын бер арага туплаучы Идел-Уралны бозар өчен совет шайтанлыгының бер тәзаһере8 генә дип караганга, мөмкин кадәр бу тәшкиләтдән качындым. Бәнемчә, русларга мәхкүм9 кырык миллионлык төрек гонсырының иң тугры милли истикъбальдә сәяси берләшмәк, ул да булмаса, мөштәрәк культур берлеген мөхафәзә10, идарәи Аурупа берлегенә берләшмеш бер культур сахибы буларак мөсави тарызда11 кермәкдер. Әгәр бәнем дөнья йөзенә күземнең капладыкны ишетсәңез, бер дога эстәрем. Тәңре сезгә мул бер хәят вә мәмләкәтемезнең котылуын күрүне насыйп итсен, Амин. Истинасыз12 һәммә мәхәллә әгъзаларына соңгы сәламемне күндерүем.

Хөрмәтле остазымыз Гаяз бәк Исхакый исеменнән мәктүб язучы Гали Акыш2.

Өстәмә. Бу мәктүбне, авырлык берлә булса да, үзем дә яза алыр идем, бик көчсез, куәтсез булганга, Галиулла исемле милләтче бер егетемездән яздырдым. Һәр сүзне минеке дип кабул итеңез.

Һәммәңезгә сәлам, хөрмәтләр белән, Гаяз Исхакый.

Анкара. 1954 ел, 19 июль

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Мәмнүнмен – рәхмәтлемен.

2 Иштиһасызлык – ашыйсы килмәү.

3 Суначакмын – тапшырачакмын.

4 Канун багындан – кануни караштан.

5 Зөмрәсенә – халкына.

6Гонсыры – кавеме.

7 Тәшкилләре – оешмалары.

8 Тәзаһере – монда: чагылышы.

9 Мәхкүм – буйсындырылган.

[1]0 Мөхафәзә – саклау.

 [1]1 Мөсави тарызда – тигез рәвештә.

[1]2 Истинасыз – «берсен дә калдырмыйча» мәгънәсендә.

  1. Хәбибрахман Шакирга. ТР МАда Г. Исхакыйның Халидә Вафинага адресланган хаты саклана (2461 ф., 1 тасв., 13 эш). Хатта: «Әгәр мөмкин булса, бу хатымны Хабибрахман хәзрәткә дә укыңыз, ул да күчереп алсын», – дигән юллар бар. Х. Вафинага юлланган хат, берничә нөсхә чыгарылып, кешеләргә таратыла. ТР МАда саклана торганы Хәбибрахман Шакирга бирелгәне булса кирәк. Аның соңында «Мәрхүм миңа Анкарадан күндергән ахыргы мәктүбне-васыятьне дә түбәнгә күчереп үтүне урынлы табам (Хәбибрахман Шакир)» дигән сүзләрдән соң, әлеге хат китерелгән. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Кызым һәм киявем – Сәгадәт һәм Таһир Чагатайлар турында сүз бара.

2 Хөрмәтле остазымыз Гаяз бәк Исхакый исеменнән хат язучы Гали Акыш. – Гали Акыш истәлекләрендә бу вакыйга түбәндәгечә сурәтләнгән: Гаяз ага 18 июльнең кичке сәгатьләрендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәүче хөрмәтле дин галиме һәм имам Хәбибрахман Шакирга (Болгария) хат яздырды. Үзе көчкә ятагында ятканлыктан яза алмас иде, әлбәттә… Темпере имамы Хәбибрахман хәзрәткә язылган хатны 20 июльдә почтага тапшырдым һәм 21 июльдә Гаяз агайга барган идем, аның белән сөйләшә алмадым. 22 июльдә исә Гаяз ага мәңгелек дөньясына күчте. Шулай итеп, Гаяз ага белән соңгы очрашуым 19 июльдә булды.

Гали Акыш үзенең «Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтләренең бөек лидеры Гаяз Исхакый» исемле истәлегендә хатның кыскача эчтәлеге белән дә таныштыра (Казан утлары. – 1994. – № 2).

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру