Русиянең киләчәге (Русиядә яшәгән…).

Русиядә яшәгән гайре рус милләтләренең иң зуры украиналылардыр. Боларның саннары хакында руслар берлә украиналылар арасында шактый зур аерма бар. Иске руслар аларны 30 миллионнан ким санасалар да, үзләре 45 миллион чамасында хисап итәләр. Большевиклар хәзер 31 миллионнан артык дип йөриләр. Аурупа ысулында санау булмас борын, бу хисапны чынлап хәл итү мөмкин булмас. Украина рус идарәсендә торган мөддәтчә болай санау да мөмкин түгелдер. Ләкин кирәк патша Русиясе, кирәк кызыл руслар үземезнең санымызны киметеп йөргәнлекләрен белгәнгә күрә, без Украина халкының үз фикерләрен хакыйкатькә якын иттереп кабул итсәк, зур хата ясаган булмамыз.

Менә шушы 45 миллионлы халык 1654 елда үз теләге берлә, үзләренең милли хокукларыны саклау әсасендә, ягъни гаскәре, малы, мөлкәте эшләрендә вә һетман сайлауда мөстәкыйль булу шарты берлә, Мәскәүгә кушылган булса да, ул могаһәдә Мәскәү тарафыннан бик тиз онытылган вә бик тиздән Украина бер колония хәленә әверелгән иде. Бу золымга каршы украиналылар берничә мәртәбә гыйсъян ясаган булса да (иң зурысы 1709 да Мазепа гыйсъяны), һичбер вакыт муаффәкыять казана алмаган, бәлки һәрбер гыйсъяннан соң милли хакларыны югалта гына барган. Мәсәлән, 1764 тә аерым хөкүмәтлеге югалган, 1775 тә аның аерым гаскәре бетерелгән, 1876 да аның аерым милләтлеге танылмаенча, украина телендә мәктәп, тәрбия итү вә китап басу мәнгы ителгән. Шулай итеп, украина халкы Русия эчендә бөтен милли хокукларыннан мәхрүм ителгән вә Мәскәүгә кол булган зур бер «чит халык» булып киткән иде.

Чынлап та, бу халык үзенең каны, гореф-гадәте, тарихы вә теле ягыннан великорусларга бөтенләй башкадыр. Этнографи ягыннан төрек-татар берлә слау халыкларының кушылуыннан килеп чыккан бер милләттер. Мәдәният ягыннан да Аурупа мәдәниятенә поляк вә нимесләр васитасы берлә бәйләнгән. Телләре слау булса да, великорус теленә тәмамән башка булган аеры юлдан хәрәкәт итәдер. Халыкның табигате, гореф-гадәте дә (халык әдәбияты, музыкасы, җыры, көе вә биюе) великорусларныкыннан артыграк, төрек-татарга якынрак. Боларны руска бәйләгән бер генә йеп бар – правослауныйлык.

Великорус хөкүмәте йөз еллар буенча украина яшьләрене үз мәктәбендә укудан вә үз әдәбияты берлә шөгыльләнүдән тыеп, руслаштырырга вә украина халкыны поплары васитасы берлә православныйлык буявы астында миллиятене югалтырга тырышты. Ләкин бу хәрәкәтләр, өстән караганда муаффәкыятьле кебек күренсә дә, асылда, һичбер нәтиҗә бирмәде. Аеры украина зыялысы руслашып китсә дә, миллият фикере һаман яшәде. Украинаның төп халкы үз-үзен Мәскәүгә (москальгә) тәмамән башка итеп таныды. Шуңа күрә, революция булыр-булмас, үзенең хокукы өчен иң зур куәт берлә уртага чыккан халык украиналылар булды. Беренче мәртәбә алар гаскәрне миллиләштерергә башладылар. Үз өлкәләрендә Мәскәүдән аерым идарә корырга беренче алар керештеләр. Мувәкъкать хөкүмәт дәверендә болар әле дә Русиядән аерылуны гамәли итеп эшләгән булмасалар да, Учредительный собрания куылгач та, ягъни Мәскәүдә идарә большевикларга күчәр-күчмәс, истикъляльләрен игълан иттеләр. Русия берлә Германия иттифакчыларының солых мәҗлесләрендә (Брест-Литовскида) аерым хөкүмәт булып могаһәдә ясадылар вә буны Мәскәүдән тасдыйк иттерделәр. Шуннан соң Украина халык җөмһүрияте аерым бер дәүләт булып яшәргә тотынды.

Украина хөкүмәте дәүләт машинасыны кору берлә мәшгуль булган бер вакытта күп вилаятьләрдә хаким вазгыятьтә булган нимес гаскәре команданы Украинаны үзләренең ач халкы вә ач гаскәрләре өчен ашлык амбары итеп кенә карарга башлады. Көчләп ашамлык-эчемлек алырга тотынды. Халыктан чыккан милли хөкүмәт буңа разый булмагач, нимесләр эчтә әнтрика чәверделәр. Патша генералларыннан вә Украинаның иске гетман гаиләләреннән килгән Эскоропадский дигән генералны гетман игълан итеп куйдылар вә аның хөкүмәтене үз гаскәре берлә сакладылар. Ләкин яңа гына хөрриятенә кавышкан Украина халкы болар берлә килешә алмады. Гыйсъян башындагы атаман Петлюра командасындагы халык Эскоропадскийны куды. Тагын халык җөмһүрияте йирләшергә тотынды. Ләкин бу вакытта, бер яктан, нимесләр вә иттифакчылары җиңелү шартларын кабул итеп, мөтарәкә ясарга мәҗбүр булдылар. Украинадан гаскәрләрне алдылар. Икенче яктан, ак руслар, Дон казаклары, йирләрендә урынлашып, большевиклар берлә бик каты сугышка керештеләр. Боларның фикер вә максатлары «бүленми торган Русия берлеге» булганга, бер яктан, Ингелтерә, Франсә вә Италиягә каршы Украинаны нимесләрнең ясаганы сыйнфый бер нәрсә генә, дип күрсәтте вә ошаттырдылар да, ул дәүләтләрнең матди вә мәгънәви ярдәмнәреннән мәхрүм иттеләр. Икенче яктан, Украинада әнтрика чәверделәр вә хәтта, көчләре күбәйгәч, һөҗүмнәр дә ясадылар. Өченче яктан, большевиклар, Украинада корылган халык җөмһүриятенең башка милләтләргә дә үрнәк булуыннан куркып, Украинада халык җөмһүриятенә каршы куәтле пропаганда ясый башладылар. Украина яһүдләренең ярдәме берлә надан халык арасында көчле бер Украина большевик фиркасе тудырдылар. Бу яшь дәүләт эченә фетнә салдылар. Вакыты килгәч, гаскәр куәте берлә һөҗүм дә ясадылар, шулай итеп, Украина, бер яктан, «бүленми торган Русия берлеге» фикерендәге аклар (Деникин хәрәкәте), икенче яктан, янә шул фикердәге кызыллар (большевиклар) арасында кысылып калды. Читтә таяначак куәт булмаганга җиңелде вә нәтиҗәдә «Украина большевик җөмһүрияте» исемендә бер нәрсә тудырылды.

1920 елда шул ук большевик сугышы дәверендә украиналылар, тагы бер мәртәбә күтәрелеп, атаман Петлюра командасында Киев шәһәренә чаклы барып, Украинаның зур бер кыйсемен ала алган булса да, үз кулларында тота алмадылар. Русиядән килгән зур көч аларны җиңелергә мәҗбүр итте. Аларның хөкүмәтләре, гаскәре, зыялылары вә берничә дистә мең халык, мәмләкәтне ташлап, мөһаҗирлеккә чыгарга мәҗбүр булдылар. Бу юлы большевиклар, Украинаны СССРга кергән мөстәкыйль Совет Украинасы ясап, иске патшалардан да нык иттереп Мәскәүгә бәйләделәр. Халыкны алдар өчен генә, риядан гына Украинаның аерылганы, истикълялене тасдыйк иткән булдылар.

Ләкин хәзер Украина халкы шул сүздәге аерылыкка сарылды. Бүген Совет Украинасында, чынлап та, телдә вә идарәдә украиналаштыру башланды. Мәскәү бу куркынычлы хәрәкәткә каршы берничә тәдбир алса да, һичберсе файда бирмәде. Совет Украинасында Мәскәүдән аерылу фикере назыйри вә гамәли рәвештә эшләнүдә дәвам итте. Бу фикер Украинада калган халык берлә мөһаҗирлектәге зыялы гонсыр арасында нык бер бәйләнмә ясады. Хәзер Украина милләте, кирәк СССР эчендә, кирәк читендә, шул фикердә берләшеп, каршыларындагы зур көч берлә тартышырга кереште. Бу фикер инде Украинаның коммунист фиркасенә дә тәэсир итте. Алар арасында да коммунизм платформасында мөстәкыйль Украина ясау фикере куәтләнде. Мәскәү, бер тарафтан, истикъляльчеләрнең башы Петлюраны үтертеп, икенче яктан, истикъляль хәрәкәтен контрреволюционерлык, буржуазилык кебек большевикта гөнаһ саналган сүзләр берлә буяп куркытса да вә аларга әйтмәгән золымны калдырмаса да, бу фикер көннән-көн эшләде, киңәйде вә тирәнәйде. Бу көн Украинаның эчендә истикъляльчеләр берлә мәскәүчеләр арасында каты тартыш дәвам итмәктәдер. Бу тартыш истикъляль алынганчыга кадәр дәвам итәчәктер.

Украина эчендәге бу мөҗадәләдә юлбашчылык иткән берничә агым бардыр. Боларның иң куәтлесе руслар тарафыннан «петлюровцы» дип йөртелә торган сул фиркаләрнең блогыдыр. Бу блокка Украина крестьян фиркасе (социалист-революционерлар), Украина социал-демократлары, Украина радикал-демократ партияләре катышалар. Бу фиркаләр, үзләренең эч программаларында мөстәкыйль вә аерым булсалар да, истикъляль алу юлында бергә йөриләр. Өчесе дә хәзер мөһаҗирлектә яши торган Украина халык җөмһүрияте хөкүмәтене үзләренең хөкүмәтләре дип таныйлар вә атаман Петлюраның сызган юлыннан баралар.

Бу блокның янында әллә никадәр җәмәгать тәшкиләте, Украина клублары, төрле һөнәр вә санагать юлында эшли торган Украина хезмәткәрләре оешмалары, украина зыялыларының вә руханиларының гыйльми вә әдәби мөәссәсәләре вә Украина яшьләре җәмгыятьләре берләшәләр вә бергә баралар. Украина руханилары украина чиркәүләрене Мәскәү патриархыннан аеру юлында хезмәт итәләр. Украина мәхәлләләрендә дини гыйбадәтләрне украин телендә ясыйлар. Бөтен дини китапларны украинчага тәрҗемә итеп, дин ягыннан да Мәскәүдән тәмам аерылу юлларыны тәэмин итәләр.

Мөһаҗирлектәге бу агымның тарафдарлары Аурупаның бөтен мәмләкәтләрендә оешкан бер хәлдә большевикка каршы сәяси, гыйльми, әдәби вә рухани тартышны алып баралар. Бик күп телләрдә мәҗмугалар, китаплар нәшер итәләр. Аурупаның сәяси, гыйльми хәятында мөһим роль уйныйлар.

Мөһаҗирлектәге икенче груп – большевизмны кабул итмәгән сул эс. эр. берлә эс.дэ.ларының оешмаларыдыр. Болар да Украинаның истикъляле ноктасында торалар. Ләкин болар киләчәк Русиядән конфедерация нигезендә бер социалист җөмһүриятләре иттифакы ясау тарафындадырлар. Болар Чернов тарафыннан идарә ителгән лигага керәләр. Бу агым мөнәвирләрнеке генәдер. Аркаларыннан бара торган куәт кечкенәдер.

Өченчесе һетманчылар партияседер. Болар сәясәтән вә икътисадән уң фикердәге кешеләрне берләштерергә тырышалар. Башларында һетман Эскорпадский торадыр. Болар киләчәк Украинаны монархия әсасендә идарә итүне уйлыйлар. Рәсмән истикъляль тарафында булсалар да, боларның рус уң агымнары берлә Украинаның ялгыз мохтарияты хакында килешмәләре бар дигән хәбәр йөреп торадыр. Бу фирканең фәгалияте зур булмаган кебек, әгъзалары да күп түгелдер.

Шушы фиркаләренең әгъзалары, әлбәттә, Украинаның эчендә дә зур бер хәрәкәт алып баралар. Мөһаҗирлектәге әгъзалары, Ләһстанда, Чехословакиядә вә Романиядә яши торган миллионларча милләттәшләренә таянып, Аурупа, Америка вә Азиядә үзләренең максатлары өчен тырышып ятмактадырлар. Эчләрендәге сәяси вә икътисади бүленүләргә карамыйча, һәммәсе дә истикъляль байрагыны үзләренә кыйбла итеп танытмакта вә, төрле юллардан булса да, шул кыйблага омтылмактадырлар. Боларның матди вә мәгънәви куәтләре бик зур (өч-дүрт миллионлы) булганга, беренче форсатта истикъляльләрене казаначакларына Аурупа вә Америкада ике фикер юктыр. Шуның өчен боларның эшләре бөтен Аурупаның сәясәтендә гаять зур урын тотадыр. Украина истикъляле Аурупа вә Америкада көннән-көн дустлар күбәйтмәктәдер.

Обжәктиф уларак каралса, Украина истикъляленең бөтен кирәкле нигезләре салынган, терәкләре корылган вә яңа дәүләтнең яшәве өчен бөтен хәзерлекләр эшләнгән хәлдәдер. Шуның өчен мөстәкыйль Украинаның рәсмән яши башлавы бер вакыт вә заман мәсьәләсе генәдер. Большевикларның бу көн Украинага каршы иткән кысынкылыклары руслык ноктасыннан һичбер файда бирмиячәктер. Беренче форсатта мөстәкыйль Украина мәйданга чыгачактыр вә яшәячәктер!

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Русиянең киләчәге (Русиядә яшәгән…). «Милли юл» журналының 1929 елгы 3 нче (1 февраль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Һәнүз Мәхмүтов, хәзерге татар язуында әзерләп, «Мирас» журналының 1992 елгы 3 нче санында бастырган. Текст «Милли юл»дан алынды.

 …ул могаһәдә… 1654 елгы сөйләшүләр нигезендә Украина белән Мәскәү дәүләте арасында (бик камил булмаган) килешүгә кул куела, шуның белән Украинаның мөстәкыйльлеге беркадәр саклана әле. Ләкин ул берничә ел гына көчендә була.

 Мазепа гыйсъяныИван Степанович Мазепа (1639–1709), украин сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. Рус-швед сугышы вакытында шведлар ягына авыша. Шуннан соң Пётр I Запорожье Сечен (украин казакларының стихияле иҗтимагый-сәяси һәм хәрби оешмасын) юкка чыгара, Меньшиков җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Мазепаның резиденциясен талыйлар. Швеция короле Карл ХII аны «Украинаның законлы князе» дип атаган.

 1764 тә аерым хөкүмәтлеге югалган…бу елда Россия патшасы указы белән Украинада гетманлы идарә (Гетманство) бетерелә.

 Украина халык җөмһүрияте аерым бер дәүләт булып яшәргә тотынды.1917 елның ноябрендә Россия составында игълан ителгән Украина Халык Республикасы шул ук елның декабрендә Украина Совет Социалистик Республикасы дип атала башлый. Әмма 1918 елның гыйнварында исә Россиядән бәйсез рәвештәге Украина Халык Республикасы торгызыла. Бераздан, апрель аенда, немец командованиесе Үзәк Раданы куып тарата һәм гетман, генерал П. П. Скоропадский җитәкчелегендә яңа хөкүмәт төзелә, Украина Халык Республикасы юкка чыгарыла.

 Эскоропадский дигән генералны… – Скоропадский Павел Петрович (1873–1945), рус генералы, 1918 елда Украина державасы гетманы.

 атаман ПетлюраСимо́н Васи́льевич Петлюра (1879–1926), Украина сәяси һәм хәрби эшлеклесе, 1919–1920 елларда Украина Халык Республикасы (Директориясе) башлыгы. 1926 елның 25 маенда Парижда С. Шварцбард тарафыннан үтерелә (Украинада чагында Петлюра гаскәрләре еврейларны күпләп юк итүдә катнашканнар дигән версия буенча).

Чернов тарафыннан идарә ителгән лигага…В. М. Чернов 1927 елның җәендә украин, белорус һәм әрмән социалистик партияләре вәкилләрен берләштергән «Яңа Шәрекъ лигасы» төзү фикере белән чыгыш ясаган була.

 

  Мөддәтчә – чакта, вакытта.

  Һетман – гетман.

  Муаффәкыять – уңыш.

  Мәнгы ителгән – тыелган.

  Васитасы – ярдәме, арадашлыгы.

  Мувәкъкать хөкүмәт – Вакытлы хөкүмәт.

  Тасдыйк иттерделәр – расладылар.

  Команданы – командиры.

  Әнтрика чәверделәр – хакимият алмаштыру үткәрделәр.

  Мөтарәкә – вакытлы килешү.

  Ингелтерә – Англия.

  Кыйсемен – өлешен, кисәген.

  Риядан гына – икейөзлеләнеп.

  Тәдбир алса да –чара күрсә дә.

  Гонсыр – элемент.

  Мөҗадәләдә – көрәш-бәхәстә.

  Тәшкиләте – оешмалары.

  Эр. берлә Эс,дэ, ларының – социалист-революцмонерлар һәм социал-демократларның.

  Мөнәвирләрнеке – “зыялыларныкы” мәгънәсендә булса кирәк.

  Сәясәтән вә икътисадән – сәяси вә икътисади яктан.

  Фәгалияте – эшчәнлеге.

  Обжәктиф уларак –объектив буларак.

 
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 14-20.

Җавап калдыру