ОРЕНБУРГ МӨСЕЛМАН БЮРОСЫНЫҢ РƏИСЕ ИСЕМЕНƏ

Мəскəү (15 апрель). Мəскəү мөселман комитеты сезгə вə башка əгъзаларга һəм кара халык тарафыннан хаксыз тəхкыйрь вə тəһдидлəргə дучар булган гомум Оренбург мөселманнарына үзлəренең самими тəəссерлəрене бəян итəлəр. Вə кара халыкны кузгатучы кара көчлəргə гаять каты нəфрəтлəрен игълан кылалар. Бу тəəссефле вакыйгага сəбəп булучылар җəзаларын күрсеннəр иде.

Рəис: Гаяз Исхакый

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Оренбург мөселман бюросының рəисе исеменə. «Вакыт» газетасының 1917 ел гы 18 апрель (2209 нчы) санында «Рəис: Гаяз Исхакый» имзасы белəн басылган. Текст шуннан алынды.

Əлеге Оренбург мөселман бюросының 1917 елның 3 апрелендəге утырышында «Дин вə мəгыйшəт» журналы тирəсендəгелəрнең гамəллəре дə каралырга тиеш була. Лəкин бу журнал тарафдарларыннан Заһидулла ахун Кашаев, Хəбибулла Донской, Хөббихуҗа мөəзин һəм башкалар, утырышка кереп, президиумга һөҗүм итəлəр, эш йодрык куллануга кадəр барып җитə. «Мəгыйшəтчелəр» президиум əгъзаларына: «Сөяклəрегезне көл итəрбез!» – дип яныйлар. Əмма иртəгесен əлеге фетнəчелəр шəһəрнең гражданнар комитетына чакыртыла, алардан мондый гамəллəрне бүтəн кабатламаулары турында подписка алына. Бу вакыйга турында Фатих Кəриминең «Вакыт» газетасында (7 апрель) басылган «Бəян» һəм «Оренбург бюросына каршы хəрəкəт» исемле мəкалəлəрендə языла. «Вакыт» газетасының бу 18 апрель санында шулай ук Закир Кадыйринең дə Уфадан – «Тормыш» идарəсе (газета редакциясе) исеменнəн җибəрелгəн телеграммасы китерелə. Анда: «Кара көчлəрнең һөҗүменнəн котылу белəн тəбрик итəбез вə сезнең мөкатдəс хезмəтегезгə күп еллар дəвам телибез», – диелгəн.

 

Тəəссефле – кайгылы, үкенүле.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 15

Җавап калдыру