МƏСКƏҮ МӨСЕЛМАН ХАЛЫК КОМИТЕТЫННАН ОРЕНБУРГ МӨСЕЛМАН БЮРОСЫНА

МƏСКƏҮ МӨСЕЛМАН ХАЛЫК КОМИТЕТЫННАН ОРЕНБУРГ МӨСЕЛМАН БЮРОСЫНА

Мəскəү мөселман халык комитеты Оренбург мөселман бюросына Фатих əфəнде исеменə «дин-мəгыйшəтчелəр» провокациясе тугрысында түбəндəге телеграмманы җибəрде: «Оренбург мөселман бюросы рəисе Фатих əфəнде Кəримигə: Мəскəү мөселман халык комитеты сезгə, башка əгъзаларга вə бөтен граждан мөселманнарга, кара көчлəргə ияреп, аңсыз халык тарафыннан хəкарəт вə тəһдид ителүеңезгə утлы күңелдəн тəслия бəян итə. Бу кайгылы вакыйганы эшлəүчелəр бу көннəн гомуми хəкарəткə мəхкүм булырга тиеш. Рəис: Гаяз Исхакый».

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мəскəү мөселман халык комитетыннан Оренбург мөселман бюросына. «Ил» газетасының 1917 елгы 16 апрель (10 нчы) санында «Рəис: Гаяз Исхакый» имзасы белəн басылган. Текст шуннан алынды.

Г. Исхакыйның бу телеграммасы 3 апрельдə Оренбургта булган бер фетнəле вакыйга уңае белəн язылган. Фатих Кəрими рəислегендəге Оренбург мөселман бюро сының бу көнге утырышында төрле мəсьəлəлəр, шул исəптəн «Дин вə мə гый шəт» газетасы тирəсендəгелəрнең гамəллəре каралырга тиеш була. Лəкин утырышта зур низаг килеп чыга. Соңрак Ф. Кəрими язуына караганда, əлеге журнал тарафдарлары, аерым алганда, Заһидулла ахун Кашаев, Хəбибулла Донской, Хөббихуҗа мөəзин һəм башка кайберəүлəр, җыелышка килеп кереп, президиумга һөҗүм итəлəр. Эш йодрыклар куллануга барып җитə, алар президиум əгъзаларына карата «Сөяклəрегезне көл итəрбез!» – дип янап кычкыралар. Аларны мондый гамəлгə этəргəн.

* Бу язма Ф. Əмирханның «Əсəрлəр»ендə басылды. К а р а: Əсəрлəр : 4 томда. – Казан. –3 т. – 330–336 б. («Тəəссефкə каршы, бездə нотыкларны стенография ысулы белə язып бару гамəлгə куелмаган бер эш булганлыктан, бу нотыкны, фəкать, мəфһүме (эчтəлеге. – Төз.) белəн генə хикəя итəргə мəҗбүрмез».) нəрсə – элегрəк Оренбург мөселман бюросына берəү биргəн гаризада (газетада: заявление) «дин вə мəгыйшəтчелəр»нең мөселманнарның яңару хəрəкəтенə, мөселман хатын-кызлары хəрəкəтенə каршы торуы, мөслимəлəрнең сайлау хокукы белəн тулы файдалануларына риза булмаулары əйтелгəн була. Журнал туктатылырга, туктатылмаганда, нашире Мөхəммəдвəли Хөсəенов һəм мөхəррире кулга алынырга, матбагасы Оренбург бюросы исеменнəн реквизировать ителергə (югыйсə мөсел маннар алга бара алмаячак, сайлаулар вакытында уңышка ирешə алмаячак) тиеш дигəн тəкъдим ясала. Əмма бюро бу заявлениене карауны шунда ук үз өстенə алмый, гомуми җыелышка калдыра. Моны ишеткəн «дин вə мəгыйшəтчелəр» 2 апрель кичендə «бөтен шəһəрдə бюрога каршы агитация» башлыйлар, талчук халкын бюрога һөҗүм итəргə котырталар. Əлеге 3 апрель җыелышыннан соң (иртəгесен) фетнəчелəрне Оренбург шəһəренең гражданнар комитетына чакыртып, алардан мондый гамəллəрен бүтəн кабатламау турында подписка да алына. Ф. Кəрими бу инциденттан соң əлеге бюро рəислегеннəн баш тарту турында язып чыга, əмма бераздан ул фикереннəн кайта һəм «Вакыт» газетасының 9 апрель санында үзенең яңадан эшкə керешүе турында хəбəр итə.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 15.

Җавап калдыру