«МӨСЕЛМАН ИТТИФАКЫ»

15 августта Мәкәрҗәдә «Мөселманнар иттифакы» җәмгыятьләренең җыелышы, үзләренчә әйткәндә, өченче съезды була, дигән хәбәрләр һаман ишетелә, гәзитәләрдә бертуктаусыз языла иде.


Русиянең төрле тарафыннан төрле уйда, төрле фикердәге кешеләр үзләренең бик күп төрле өмидләре берлә Мәкәрҗәгә шул җәмгыять өчен киләләр;Русиянең төрле почмакларында төрле мәсьәләләр хакында докладлар, гаризалар, проектлар хәзерлиләр иде.Бу «Русия мөселманнарының иттифакы» партиясе гәзитәләрдә язылса да, варенье берлән чәй эчкәндә сөйләнсә дә, бу партиянең Петербургта ясалган программасына башка бертөрле дә әдәбияты булмаган кебек, бу партияләрнең членнары тарафыннан да бер ел эчендә бер тиенлек тә эш эшләнмәгән иде.«Мөселман иттифакы» җәмгыятен үзләренә савым сыеры ясаган милләтчеләр никадәр кычкырсалар да, билфигыль, болар тарафыннан да бер эш тә эшләнгәне юк иде. Бу партия үзенең баш комитетлары, шәһәр комитетлары дигән нәрсәләре берлән сәяси партияләргә охшаган кебек булса да, моның комитетлары Русия татарларының бер сыйныфы арасында да хезмәт итмәгәнгә, беркем арасында бер вәҗһе берлән дә үзләренең фикерләрен, уйларын, мәсләкләрен таратып, шул партиянең тарафдарларын күбәйтергә тырышмаганга, бу партия, фитрасыз мөселманның рузасы кебек, күктә дә түгел, йирдә дә түгел, күбесенчә ике арада асылынып тора иде. Шуның өчен бу партиянең безнең татарларның тормышына бер тәэсире дә күренми, халкымызның хәлен яхшырту өчен бер хәрәкәте беленми иде. Сәяси партияләрнең куәтләре, көчләре, халыкка тәэсирләре, халыкны үз флаглары астына ияртүләре берлән булганга, безнең бу мәрхүм туганда ук җансыз туган «Мөселман партия»сенең табигый тормышка тәэсире булмаячак, табигый моңарга һәркем курчак уены дип караячак иде. Вакыйган, моңганчы һәркем моңарга курчак уены дип карый иде. Шулай булса да, бу партиянең башында шактый ук зур «балалар» булганга, халыкны алдый-алдый бик шомарган шарлатаннар торганга вә шуларның күбесе үзләрен гакыллы дип тә белгәнгә, аңардан бөтен татар милләтенең зарарына хәрәкәт көтәргә, бөтен татар халкыны бәднам ясарлык эш эшләвен ишетергә күңел дә ышанмый, тел дә бармый иде. Ләкин соңгы «Волгарь» гәзитәсендә язылган шул «Мөселман иттифакы»ның членнары, башлыклары Рәшид казый Ибраһимов, Галим Максудов, Лотфулла Исхаков Гаяз Исхаковка карендәш түгел, бер фамилиядә генә тарафыннан Нижний губернаторының саяи хөлафәт вә ияи пәнаһиләренең аяк астларына егылып, үтенеп язган петицияләре5 башында аз гына гакылы бар кешенең исен китәрмәслек түгел. Аз гына булса да ояты калган кешене йөзен кызартмаслык
түгелдер. Бу петициядә безнең «Мөселман иттифакы»ның яшьләре бөтен ислам исеменнән әллә нинди авызга алынмаслык сүзләр берлән бөтен мөселман халкын иң рәзил, иң кабахәт сурәттә күрсәтеп, бөтен мөселманның Русиядә булган иң карагруһлардан карарак икәнлеген исбат итмәкче булганнар, үзләренең карагруһ фикерләрен кабул итмәгәнгә, губернаторның аягына егылып, шул фикерләрне таратуга ярдәм итүен үтенгәннәр.
Менә алар ни диләр: «Без, мөселманнар (әлбәттә, бөтен Русия мөселманнары), Русиянең самодержавиесенең кәмаль итагатьле бәндәләре, соңгы елда үзләренең мөселманнар арасында хыялый булган иттихаде ислам фикере таратудан һәм дә халыкның тормышын боза торган социализм һәм анархизм фикерләре җәелүдән куркып, болар безнең исламның әсасына мохалиф булганга, шул бәла берлән «законный» юл берлән тартышмакчы булдык. Безнең Русия мөселманнары чит мәмләкәтләрдән килгән яңгы фикерләрдән (хөррият фикерләреннән) тәмам пакьмез. Без, аталарымыз, бабаларымыз хезмәт иткән кебек, ягъни чукындырса — чукынып, кыйнасалар — кулларын үбеп, сүксәләр — мәрхәмәт итеп, күпме сорасалар, шулкадәр акчаларымызны биреп, ак ватанымыз һәм аның тәхетенә хезмәт итәчәкмез. Ләкин шул социализм, анархизм, иттихаде ислам фикерләренең халкымыз арасында таралуы безне, сез галиҗәнабләрнең аякларыңызга егылып, сездән түбәндәге программа берлән җәмгыять ясауны сорарга мәҗбүр итәдер».
Аңладыңызмы? Былтыр Мәкәрҗә вакытында Пороховщиков дигән бер шарлатан, шундый бернәрсәне язып биреп, татар байларын кул куйдырып, алдап йөргән иде. Пороховщиков шулай иттереп безнең татарларны алдар өчен җибәрелгән бер иблис булганга, аның ул эшенә гаҗәпкә калмаган идек. Ләкин бу көн бу сүзләрне бөтен мөселман исеменнән, «Мөселман иттифакы җәмгыяте» исеменнән безнең моңганчы могтәбәрләремездән саналган Рәшид казыемыз яздырып йөреп, үзенең артыннан тагы икенче берәүдән дә кул куйдырганнардыр. Рәшид казый бөтен татарларның исеменнән әллә нинди ялганнар язып, черегән бюрократлардан ярдәм үтенүенә бер татар да разый булмаган кебек, «Мөселман иттифакы» партиясендә йөрүчеләр дә, әлбәттә, үзләренә шул черносотенный эшләрне кабул итмәсләр! Алар да әллә ничә ел бертуктамаенча бөтен мөселман исеменнән дип ялганлап йөри торган шарлатаннарның кем икәнлеген белерләр! Алар да, аларга һичбер кемнең шул сүзләрне әйтергә вәкаләт бирмәвен әйтеп, бу ялганчы шарлатаннар, халыкны сатучыларга үз исемнәрен әйтеп, ялганчы шарлатан, дип, үз араларыннан куарлар! Шуның берлән мәңгелеккә халык берлән сату итүче, милләт берлән кәсеп итүче, үзенең күргән бер төшен халыкныкы дип кычкыручыларны бетерерләр! һәммәмезнең башымызны шундый күрмәгән-ишетмәгән бәлаләрдән коткарырлар! Боларның бу эшләре бөтен мөселман исеменнән дип ифтира кылып, бөтен рус галәменә татар халкын карагруһ дип күрсәтергә тырышулары һич гафу кылына торган бер эш булмаган кебек, болар тугрысында сөйләмәенчә, язмаенча да кала торган эш түгелдер! Шуның өчен «Мөселман иттифакы»ның беренче мәҗлесе шуларның шул кабахәтлекләрен тикшерү булырга тиеш! һәм татар гәзитәсенең битләре шуларның кабахәтлекләрен бөтен халыкка күрсәтү берлән туларга тиеш. Бөтен халык, бөтен татар аның исеменнән әллә нинди шарлатаннар, әллә нинди сүзләр сөйләгән, әллә нинди язуларын йөреткәнлекләрен белсеннәр дә үзләренең бу хуҗаларыннан котылыр өчен үзләре юл тапсыннар.
Шул шарлатаннар, үзләренең вәкилләре булмаенча, үзләрен алдап торучылар, үзләрен алдап ашап симерүчеләр, сорыкортлар идекен белсеннәр! Үзләрен-үзләре шулар кебек яңгы бюрократлардан азат итсеннәр!

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру