МӘКТӘП-МӘДРӘСӘЛӘР

Көз килеп җитә. Уку вакытлары якынлаша, уку-укыту, мәдрәсә-мәктәп мәсьәләләре яңгыдан мәйданга атыла. Төрле кеше төрлечә үзенең шул хактагы уен сөйли, шул хактагы фикерен гәзитәләрдә яза.


Бу ел ачлык булу сәбәпле, авыл мәктәпләрен авылның үз тәрбиясе берлә укытырга мөмкин булмаганга, укыту эше — бу ел бик зур мәсьәләдер. Моңарга башка тагы үткән ел Казан мәдрәсәләренең шәкертләре мәдрәсәләрдә укырлык нәрсә юк, укытучы мөдәррис дип йөрүчеләремез берни белми торган наданнар, без үземезнең алтыннан кадерле гомерләремезне ул мәдрәсәләрдә әрәм итә алмыймыз, дип, мәдрәсә исемен күтәргән үзләренең гаҗиз ханәләреннән чыгып киткәннәр иде. Әлбәттә, бу шәкертләр бу ел да шунда килеп вакытларын бушка әрәм итеп ятарга риза булмаячаклар. Әлбәттә, алар да уку вакытларында укырга өйрәнергә тел өячәкләрдер. Вә черегән, сасыган мәдрәсәләрдә үзенең мәдрәсәсенең әчелегеннән дә, сасыган муллаларның … черегән мантыйк китапларын укудан баш тартулары берлән генә безнең уку-укыту эшләремез тәмам төзәлде, дияргә ярамый. Боларның укуның кирәклеген аңлаулары һәм дә нәрсәләр уку, нәрсәләр белүнең тиешлеген сизүләре уку-укыту мәсьәләсенең беренче баскычы гынадыр. Уку-укыту эшләре бик зур мәсьәлә булганга һәм дә укуның халыкның тормышының яхшылануына да зур ярдәм булганга, без, социалистлар, халыкның һәрьяктан рәхәтен, тынычлыгын, байлыгын теләүчеләр, уку эшенә, табигый, бик зур әһәмият бирәмез, табигый, укыту мәсьәләсен фәкыйрь халыкка файдалы иттереп ясамакчы буламыз.


Безнеңчә, уку һәркемгә мәҗбүри булырга тиеш һәм дә уку-укыту казна хисабыннан тотылырга тиеш. Уку яшьләрендә балалар, укымаенча надан калмасын өчен, заводлар, фабрикалар вә башка эшләргә хезмәткә алынмаска тиеш. Фәкыйрь балаларга уку-язу кирәкләре һәм дә өст-башлары, ашау-эчүләре казна хисабыннан булырга тиеш. Бу көнге көндә әллә никадәр төрле-төрле мәктәпләр, мәдрәсәләр булса да, аларда укыр өчен, тәрбияләнер өчен әллә никадәр акча кирәк булганга, билгеле, акчасы гомер буена ашарыннан артмый торган авыл халкы берлән эшчеләрнең балалары бу мәктәпләрдә укый алмыйлар иде. Бу мәктәпләрнең расходларының иң күбесе шул ук фәкыйрь авыл халкы һәм эшчеләр тарафыннан түләнсә дә, аларның ул акчалары байлар һәм алпавытлар, түрәләр балаларын укытырга гына әрәм китә иде.


Тагы бәгъзе мәктәпләргә бөтенләй аксөяк булмаган кешеләрне алмый да иделәр. Шуның өчен Русиядә укыган кешенең иң күбесе байлар, мирзалар һәм түрәләр балалары була иде. Башка халык балалары укымаенча надан калалар иде. Безнең татарларның хәлләре тагы начар иде. Аларның мәктәп-мәдрәсәләрен хөкүмәт уку урыннарына хисап итмәгәнгә һәм дә аларны мөмкин кадәр надан итеп тору иске бюрократия өчен бик файдалы саналганга, тагарлар арасында татар балаларына кереп укырлык бер йир дә юк иде. Авыллардагы балалар шундагы суфи абзыйдан, мулла абзыйдан кара мунча кебек сасы, салкын өйләрдә укыган булып маташалар иде. Шәһәрләрдә мәдрәсәләрнең биналары зуррак булса да, эчләре тагы да авыл мунчасыннан үтмәгән кебек, укытучылар һаман шул суфилар, муллалар, наданнар, җаһилләр иде.


Безнең халкымыз казнага әллә никадәр налоглар, земский сборлар-фәләннәр бирсәләр дә, шәһәрдәгеләре шәһәр файдасына җыела торган акчаларны руслар берлән тигез түләсәләр дә, шул акчалардан бер тиенлек тә үзләренең балаларын укытырга файдалана алмыйлар иде. Шуның өчен укыту эшләре бик начар куелган, коточкыч иде. Соңгы елларда ысуле җәдидә мәктәпләре ачылса да, алар да кайсы йирләрдә байлар тәрбиясендә булса да, табигый, егерме миллионлы халыкны укытыр өчен берничә байның зәкятлары, фәләннәре бернигә җитмәячәк иде. Хәзер дә укыту эшләрен яңгы юлга салыр өчен һәм дә уку-укытуны халыкка җиңеләйтер өчен, Русиянең идарәсендәге төп золымнарны бетереп, Русиянең бөтен идарәсен бөтен халыктан тигезлек берлән тугрыдан-тугры, яшерен тавыш берлән, һичбер милләт, дин, ирлек, хатынлык аермаенча сайланган көчле, куәтле Думаның ихтыярына бирүдән башка чара юк. Ул вакытта безнең акчаларымыз әллә нинди чиновникларны, әрәмтамакларны тотарга китмәенчә, үземезнең балаларымызны укытырга китәр.
Ул вакытта авылларда казна хисабыннан һәйбәт мәдрәсәләр, белемле мөгаллимнәр куелыр, ул вакытта шәһәрләрдә дә дарел-мөгаллиминнәр, дарелмөгаллиматлар ачылыр. Шулай итеп, идарә үзгәрмәгәндә, хәзерге бюрократиянең золымы астында мәдрәсәләр һәм мәктәпләрдә ислях мөмкин түгел. Халыкка җитәрлек мәдрәсәләр ачарга акча җыярга чара табу да мөмкин түгел.


Шуның өчен мәдрәсәләр, мәктәпләрне исляхны теләгән кеше дә шул эшләргә каршы тора торган карт бюрократларны юлдан алып ыргытырга тырышырга кирәк, вә шул бюрократия берлән тартышырга кирәк, вә шул бюрократия берлән тартыша торган партияләр берлән бергә хәрәкәт итәргә, бергә барырга кирәк. Шулар бетмәенчә, рәтле мәдрәсә, рәтле мәктәп ясарга мөмкин булмаганын бер дә хәтердән чыгармаска кирәк.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру