ЙИРНЕ ХАЛЫККА БИРҮ МӘСЬӘЛӘСЕНДӘ ДУМАДА ӨЧ ПАРТИЯ

Хәзердә бөтен авыл халкы күзен Думага текәгән. Бөтен авыл халкы моңганчы булган золымнар, талаулар, моңганчы булган ачлыклар вә фәкыйрьлекләренең бетүен көтә. Бөтен авыл халкы бөтен йирнең үз җәмәгате берлән генә иген игә торган кешенең файдалануына бирелүен тели. Үзенең шул теләвен закон итеп чыгарган шатлыклы хәбәрне көтә.
Көтә, көтә — һаман юк. Авылның халкы көтә-көтә көт булды, күзләре тонды, үзен-үзе аңламый башлады. Думага өмиде кимеде, үзенә йирне алырга Думадан башка юл эзли башлады.


Авыл халкы Думага шулкадәр өмид баглаганда, Дума нишли иде? Дума йир хакында бер-бер төрле хәрәкәт итә идеме?


Думага барган депутатларның күбесе—үзләрен «Халык иркенлеге партиясе» исеме берлән атаган профессорлар, байлар,алпавытлардыр. Болар Думада иң күп булганга, боларга Думада үзләренең сүзләрен әйтү бик җиңелдер.


Моннан калганнары — йөз-йөз илле чамасы Думаның членнары — авыл халкы һәм дә шәһәр эшчеләре депутатларыдыр. Болар халыктан чыкканга, сукасын ташлап кына Петербургка киткәнгә, фабрика вә заводлардан чүкечләрен куеп кына Тав-рический дворецка кергәнгә, болар һәрвакытта да үзләрен җи-бәргән авыл халкы һәм эшчеләр өчен үлгәнче хезмәт итәчәкләрдер. Аларның ихтыяҗларын тутырыр өчен, аларның теләгәннәрен закон иттереп чыгарыр өчен, көчләре, куәтләре берлән тырышачаклардыр.
Йир мәсьәләсе эшче һәм авыл халкының киләчәктәге тормышының бөтен нигезен үзгәртә торган эш булганга, болар, әлбәттә, бу мәсьәләне эшче һәм авыл халкы теләгәнчә хәл кылыр өчен казенный, монастырь, удельный һәм алпавытлар йир-лөренең һәммәсен элгәреге хуҗалары кулыннан алып халыкка бирелүне һәм авыл халкының барчасыннан да тигезлек берлән тугрыдан-тугры яшерен тавыш берлән сайланган авыл комитетларының ихтыярларына бирелүен требовать иттеләр.
Боларның фикеренчә, бөтен Русиянең йир мәсьәләсен хәл кылу әллә ничә баскычлы сайлаулар берлән җыелган Думаның эше булмаенча, бөтен игенче халыкның эшедер. Болар, бөтен эшче һәм авыл халкының тормышы өчен шулкадәр әһәмиятле мәсьәләне берникадәр генә кадетлар кулына биреп, алардан гына хәл кылдырырга һич разый булмыйдыр.
Думадагы кадетлар үзләрен-үзләре бик гакыллы, бик белемле дип белгәнгә, алар шундый әһәмиятле йир мәсьәләсен халыктан башка үзләре генә хәл кылмакчы булалар.


Алар игенче халыкның йире азларына һәм йирсезләренә казенный, удельный һәм монастырь йирләрен алалар, йитмәсә, тиешле бәһәсенә сатып алып, алпавытлар йирләрен бирергә телиләр. Боларга башка, Думаның һәр хәрәкәтен карап тора торган, һичбер халык теләгәнен закон итәргә юл бирми торган бюрократлар йир мәсьәләсен тагы җиңелчә генә бетерәләр. Аларча, йир халыкка кирәк түгел. Кирәк булса, крестьянский банк ашасыннан 150-200 тәңкә дисәтинәсенә биреп алып, үзен, үзенең балаларын, балаларының балаларын шул ук бюрократларга мәңгелеккә сатып, йир алсыннар, диләр.
Менә хәзер Думада, Дума янында шул өч төрле партия йир хакында низаглашалар.


Боларның авыл халкы депутатлары: «Бөтен йирне вә бөтен йир эшләрен авыл халкының үзләренә тапшырырга кирәк. Алар ни телиләр, без шуны закон ясармыз», — диләр.


Боларның кадетлары: «Безне халык сайлады, безнең телә-вемез халык теләве, шуның өчен йирнең беразын авыл халкы кулына бирүне хәзер үк закон итәргә кирәк», — диләр.


Боларның бюрократлары: «Безнең кулымызда—солдат, безнең кулымызда — полиция, безнең кулымызда — жандарма, безнең кулымызда — халыкның акчасы. Без шул кораллар, шул көчләр берлән сезнең береңезгә дә йирне игенче халыкка биреп, алпавытларны җәберләп, үземез барымыз да алпавыт булганга, әлбәттә, үземезне дә җәберләп, йир мәсьәләсен алай хәл кылдырмыймыз, йир сораганнарга штыклар, нагайкалар хәзерлимез», — диләр. Менә Думада шул өч партия талаша, тартыша.
Авыл халкы боларның кайсысының уен үзләренә файдалы тапсалар, шул якка ятып, шул уйны мәйданга чыгарып, йир мәсьәләсен хәл кылыр өчен, шулар берлән бергә хәрәкәт итәргә кирәк, һәм аларның калган теге ике партия берлән тартышуын да поддержать итәргә кирәк.

 

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру