ИПТӘШЛӘРЕМ, ДУСТЛАРЫМ, ТАНЫШЛАРЫМ!

Бу көн, 2 ноябрьдә, кич сәгать Юнарда, егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китү шарты берлән мине азат иттеләр. Сезнең һәммәңезне бик күрәсем килсә дә, сезнең һәммәңез берлән дә үземнең шатлыгымны уртаклашасым килсә дә, вакытның кыскалыгы мине ул шатлыклы күрешүләрдән мәхрүм итте. Шуның өчен һәммәңезнең күңелемнән куллары-ңызны кысып, һәммәңезне дә киләчәк бәйрәм илә тәбрик итәм!


Дустыңыз Мөхәммәдгаяз Исхаков.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру