ДУМА НИК ЭШЛИ АЛМАДЫ?

Государственный Дума таратылды. Аның ике айлык гомерендә бик күп сүзләр сөйләнсә дә, бик күп комиссияләр ясалса да, бик күп закон проектлары эшләнсә дә, бюрократларның халыкка золымы, халыкка җәбере хакында министрлардан әллә никадәр җаваплары соралса да, тормыш аз гына да үзгәрмәде; элгөреге кебек үк, полиция вә төрле ялтыравыклы төймәле чиновниклар халыкны теләгәнчә кысалар, җәберлиләр, элгәреге кебек үк, һичбер законны белмичә, күңелләренә ни килә, шуны эшлиләр. Элгәреге кебек үк, халык кайчанга төрмәгә ябалар, кайчанга казаклар килеп кыйныйлар, кайчанга өйне тентеп, бө-тен якыннарымнан килгән хатларымны, анамның бөтиләрен пичәтләп алып китәләр, дип көтеп коты очып тора. Элгәреге кебек үк, дүрт-биш кеше, бер-бер йиргә җыелып, үзләренең кирәкләре тугрысында сөйли башласалар да, хәзер полиция килеп, протоколлар язып, азрак нагайкалар берлән дә сугыштыргалап, таш капчыкларга да алып китәләр. Элгәреге кебек үк, бер-бер кешенең халыкка файдалы бер-бер сүз сөйләгәнен белсәләр, аны революционер дип, солдатлар берлән чормап алып, төрмәләргә җибәрәләр, анда черетеп туйганның соңында ун мең чакрым йирләргә, Себерлөргә җибәреп, анда ачка үләргә мәҗбүр итәләр. Элгәреге кебек үк, авыл халкы йирсезлектән йөди. Төрле вак түрәләрнең, стражникларның җәбереннән эштән чыгып, фәкыйрьләнгәннән-фәкыйрьләнә бара.


Авыллар ташландык йорт хәленә керә баралар. Терлек-туар бетә. Ачлык бөтен авылны ашый. Стражниклар, урядниклар, берни уйламаенча, үзләренең зур начальниклары кушканча, халыкны көчли дә җәберли.


Шәһәрләрдә эшсезлектән меңәр, йөзәр кеше ачлы-туклы йөри. Әллә ничә мең семья, фатирларга түли алмаенча, шәһәр читләрендә кунып-төнеп ята. Шул ач-ялангач эшчеләр арасында тамак туйдырыр өчен, бер-бер киңәш булса, үзләренең хәлләрен кайгырышыр өчен, бер-бер җыен булса, тагы атлы вә атсыз полиция килеп җитеп, камчылар, кылычлар берлән кыйнап үтереп, революционерлар дип төрмәләргә дә алып китә. Болар Думага кадәр ничек булса, Дума булганда да шулай иде. Хәзер инде Дума беткәч, тагы куәтлерәк булыр. Бу ник соң болай? Ник Дума боларга каршы берни эшли алмады?
Бюрократлар, халыкның көченнән куркып, халык үз правосын үз куәте берлән алганча, без бирик әле, үзе алса, бөтенләй алыр, без бирсәк, чаклап бирермез, дип, Дума ясаткан иде. Шуның өчен Дума халык теләгәнчә ясалмаенча, чиновниклар, министрлар, алпавытлар, байлар теләгәнчә генә ясалган иде. Бюрократлар Думага йомшак кына шылтыравыклы, җиз төймәле һәр кешедән куркып тора торган кешеләр эләксен өчен һәм дә чиновникларның җәберләреннән бик каты изелгән эшчеләр һәм авыл халкыннан бик аз керсен өчен, Думага сайлауны бөтен халыктан тутрыдан-тугры ясамаенча, дүртәр катлы ясатканнар иде. Алар үзләренең бу тәдбирләре берлә үзләренә ярамаган кешеләрне Думага бер дә кертмәскә уйлаганнар иде.


Шуның өчен дә йөз миллион авыл халкыннан авыл халкы һәм эшчеләр өчен тырыша торган кешеләр Думада йөздән артык булмадылар. Аларның да күбесе яңлыш эләгеп, күбесе Думага баргач, шул фикергә кергән кешеләр иде. Моңарга башка бюрократлар Думага эшләргә юлны бик тар калдырдылар. Алар, Дума халык файда сорый торган законнарны чыгарып ташламасын, дип, Думаның өстеннән байлар, зур чиновниклар, карт генераллар, адмираллар, губернаторлар, поплардан ясалган Государственный совет дигән бер нәрсәне баш итеп куйдырдылар. Бу Государственный советның ризалыгыннан башка Дума бер закон да чыгара алмый. Аңардан башка бер законны да үзгәртә алмый. Государственный совет Думаның ясаган законнарын теләгәнчә үзгәртә ала, теләгәнчә боза ала иде. Тагы Государственный советка башка Думага ирек бирми торган министрлар бар иде. Ул министрлар, үзләрен Дума кысмасын өчен, үзләрен Думага җавап бирергә тиеш түгел, Думаның нәзарәтендә түгел итеп ясап куйганнар иде.
Тагы бу министрларның кулында халыкның акчасы булганга, солдатлар булганга, туп, мылтыклар булганга, Русиянең бөтен эшен йөртүчеләр, бөтен Русиянең чын хуҗалары министрлар иде. Министрларның һәм Государственный советның куәтенә каршы Думаның бер көче дә юк иде. Аның бар коралы тел берлән каләм иде. Ул үзенең мәҗлесләрендә мәмләкәтнең начарлыгын, халыкның хәленең авырлыгын сөйли иде. Законнарның халыкны якламавын, чиновникларның халыкны җәберләүләрен сөйли, яза иде. Шуларны бетерергә дип законнар төзи, әмерләр ясый иде. Ләкин моның үзенең законнарын йөртергә көче юкка, үзенең теләгәннәрен мәйданга чыгарырга куәте юкка моның бу сүзләре, бу законнары яисә Государственный советның канцеляриясендә кала яисә министрларның өстәле астына китә иде. Әмма министрларның һәрбер әмере, һәрбер хөкеме үзләренең куйган чиновниклар арасыннан бик тиз эшләнә иде. Алар, теләсәләр, бер көндә Русиянең ярты кешесен төрмәләргә ябарга, теләсәләр, төрмәләрдән чыгарырга да ихтыярлы иделәр.


Шуның өчен Дума җыелгач, министрлар берлә аның арасында дустлык бетте. Дума үзенең эшләренә министрлар һәм дә Государственный советның каршы килмәвен сорады. Дума авыл халкы өчен алпавытларның да йирләрен алып бирергә тели башлады. Тагы Дума үзенең халык файдасы өчен тырышуына, халыкка файдалы иттереп законнар чыгарырга теләвенә министрларның ирек бирмәүләрен халыкка аңлатыр өчен манифест таратмакчы булды. Патша шулар өчен Думаны таратты.


20 февральгә яңа Дума чакырырга вәгъдә кылды. Ул Дума да шундый булса, ул Думаның да өстеннән карый торган Госу-дарственный совет булса, ул Думага да ирек бирми торган солдатлар, полициягә таяна торган министрлар булса, ул Думадан да бер эш тә чыкмаячактыр. Ул Дума яисә бюрократлар ни әйтте шуны эшләп кенә торып, халыкка файдалы бернәрсә дә эшли алмаячактыр яисә, халык ягына чыгып китеп, тагы куылачактыр. Шуның өчен, Русияне бу фәкыйрьлек, бу золымнан коткарыр өчен, аның өстеннән Государственный совет та баш булмаган, аның әмерләренә министрлар да карыша алмаган, аның кылганын закон иттерер өчен, Русиянең бөтен чиновниклары, гаскәре тырышырга тиеш булган көчле, куәтле Дума кирәктер.


Ул Думаның көче, куәте һәр мөхакәмәнең көченнән, куәтеннән зур булсын өчен, аны сайлауда Русиянең бөтен халкы катышырга кирәк. Аны сайлаганда да чиновникларга халыкны алдарга мөмкин булмасын өчен, халыкка зарарлы кешеләр Думага кермәсен өчен, халык депутатларны тугрыдан-тугры Думага ук сайласыннар һәм дә, Думада байлар берлән алпавытлар күп булып, үзләренә файдалы гына законнар чыгармасыннар өчен, байлык, фәкыйрьлеккә карамыйча, һәркемгә бер генә тавыш бирә алсын, һәм дә байлар, хуҗалар үзләренең эшчеләрен, үзләренең бурычлы кешеләрен куркытып, үзләрен сайлат-тыра алмасын өчен, сайлаулар яшерен тавыш белән булсын. Менә шундый Дума гына Русиягә тынычлык бирер! Менә шундый Дума гына халыкның теләгәнен закон ясап чыгара алыр! Менә шундый Дума гына халыкны бу фәкыйрьлек, ачлыктан коткарып калдыра алыр!


Менә шундый Думаны гына чиновниклар үзләре теләгән вакытта тарата алмаслар. Шуның өчен һәркемгә шундый Думаны мәйданга чыгарыр өчен тырышырга, һәркемгә шул Думадан башка төрле мөхакәмәләр халыкка файда итә алмаганын белеп, бөтен көче берлән шуны булдырыр өчен тырышырга кирәк.

Җавап калдыру