ДИН САКЛАРГА БАРУЧЫ ДЕПУТАТЛАРЫМЫЗ

«Таң»ның 5 нче номерында «Болгар» залында Казан татарларының бер җыеннары булуы һәм шул җыенда Петербургка берничә кеше җибәрергә карар бирүләре язылган иде. Петербургка барыр өчен сайланган кешеләрнең исемнәре: Галимҗан хәзрәт, Сафа мулла, Юнысов Кәрим хаҗидыр. Безнең Казан та-тарларының мондый җыеннар ясаулары һәм, шул җыеннарда кеше сайлап, Петербургка «дин сакларга» җибәрүләре бик мәгълүм һәм бик күп тәҗрибә кылынган бер эштер. Петербургта һәртөрле милләтнең, һәртөрле сыйныфның депутатлары янына киңәш өчен килгән әллә никадәр кешеләре бар, имеш. Әлбәттә, бик дөрест, килгәне дә бар, киткәне дә бардыр. Петербургның үзендә дә киңәшкә ярарлык бик күп кеше бар. Ләкин ул киңәшчеләрнең берсе дә, безнең Казан татарларының җибәрәчәк киңәшчеләре кебек, үзләренең Сәйдәш бабайларыннан «безгә йир кирәкми, дин генә кирәк» дигән әмерләр алып килмәенчә, «безгә йир һәм ирек алмый кайтмаңыз» әмерен алып килгән кешеләрдер. Думаның трудовая группасы хәзер дә авыл халкына йир һәм ирек ала, башка эшчеләрнең хәлен яхшырта торган законнар ясатыр өчен, бөтен Русияне бюрократлар золымыннан коткарып, халыкның үзенә-үзе хуҗа булуы өчен тырышканда, тартышканда, безнең киңәшчеләремез: «Безнең эш-челәремезгә хәлнең яхшыруы кирәк түгел, Азимовның заводында татар эшчеләре, 15-16 сәгать эшләсәләр дә, хәленнән разый. Приказчикларымызга берни кирәкми, алар да, без ни кушсак, шуңарга разый. Авыл халкына йир һәм ирек кирәкми, алар,
Юнысовлар, Апанаевларның болыннарын чабып, өч кибәннең берсе үзләренә калса разый. Табай авылында йорт салдырырга да урын булмаса да, аларга диннән бүтән нәрсә кирәк түгел. Безгә дин генә кирәк», — диячәкләрме? Әлбәттә, диячәкләр. Ләкин шуны аңлаңыз: моны бөтен Русиянең татарлары исеменнән әйтәчәкләр. Авыл халыклары! Сезгә йир һәм ирек кирәкми, дин генә кирәк, дип, Думага барып әйтергә ун мең дисәтинә йирле алпавыт Юнысов, Кәрим хаҗины сез кайчан сайладыңыз? Приговорлар кайчан җыйдыңыз? Эшчеләр, приказчиклар! Сез үземезнең хәлемездән разый, безгә «диннән башка нәрсә кирәкми» дип, аларны кайчан вәкил иттеңез?
Бу оятсызлар бер безнең Казан эшчеләре, Казан губернасы авыл халкы исеменнән генә сөйләмәенчә, бөтен Русия татарлары исеменнән сөйләячәкләр, берникадәр татар алпавытларының хәтерләрен саклап, аларның йирләрен саклар өчен, берничә мең байларның кәефен бозмас өчен, приказчикларның, эш-челәрнең хәлләре яхшыланып, жалунияләре күбәеп, эш вакытлары кимеп, байларга зарар булмасын өчен «безнең татарлар менә эшчесе, авыл халкы безгә диннән башка нәрсә кирәк түгел, дип әйтә» диячәкләрдер. Бу оятсызларның ялганын бетерү өчен, авылларда приговорлар җыеп, трудовая группа исеменә йир һәм ирек сорап җибәрергә кирәк. Шәһәр эшчеләре, приказчиклары җыеннар ясап, үзләренең кирәкләрен требовать итеп, Трудовая группага резолюцияләр җибәререгә кирәк.
Шуннан соң гына бәдбәхет байлар берлән сатлык муллаларның, бөтен халыкны алдап, үзләренең кирәкләрен бөтен халык кирәге итеп күрсәтүеннән котылырмыз. Шуннан соң гына. праволарны алыр өчен, тугры юлга кергән булырмыз.
Онытмаңыз, туганнар! Бу барачак кешеләр берсе дә сезнең файда өчен бармаячаклар. Дин саклау дигән сүз, мотлак, ялганнар өчен генә әйтелгәндер. Дингә һич тиюче юк һәм тияргә теләүче дә юк. Әгәр тия башласалар, ул вакытта да зур корсаклы надан муллаларга ышанмыйча, үзеңез сакларга тиештер.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру