ГЫЙЗЗӘТЛЕ БИКМУЛЛА КОДА!

Сез Рәшид әфәнде дигән бер зате шәрифңе беләмсез?
Беләм, беләм, ул собраниедә казый булды, ул «Миръат»лар язды, ул «Өлфәт» яза, ул «Тилмиз» чыгара, дип, кыска гына бетерергә телисезме? Алай гына түгел, кодакаем, ул яшелле-мөшелле рисаләләр, әүвәлге бите ахыргысына тирес торган «Миръатлар яза торган, беркөнне иң суллар ягына чыгып, икенче көнне иң уңнардан да уздыра торган гәзитә язучы дип кенә Исламсез? Сезнең ул фикереңез мотлак хата!
Рәшид әфәнде ул сез белгәнчә генә язучы яисә сез суй зан кылганча гына һәр эштән үзенең кесәсенә файда итәргә теләүче милләтче генә түгел! Аның бик күп хасыятьләре бар. Ул бечнең Мәрфуга кодагыйның догалыгында әйткән җитмеш торле бәлаләрдән коткара белә, җитмеш төрле авыруга дәва итә белә. Ул сатучы да, ул язучы да, ул өшкерүче дә, ул төкерүче до, ул бетерүче дә, ул динле дә, динсез дә, гакыллы да, тиле дә, ул телле дә, телсез дә.
Шуның өчен аның тугрысында аны ул фәлән кеше, дип, бер хөкем чыгарырга бер дә ашыгырга ярамый.
Чөнки ул сиңа бүген бер төрле күренгән булса, иртәгә аның тирәсе күренеп, өченче көнгә өченче төрле, дүртенче көнне тагы башкача күренә. Ул елның өч йөз алтмыш көнендә өч йөз алтмыш партиягә керә. Көннең егерме дүрт сәгатендә егерме дүрт мәртәбә мәсләкен алыштыра, һәр сәгатьнең алтмыш минутында үзенә алтмыш төрле тәнакыз ясый! Ул бүген «Мөселман иттифакы»н черносотенный ясарга йөри, иртәгә аңардан тәүбә кыла. Өченче көнгә аны сулларча мәгариф саклый торган гына ясамакчы була, дүртенче көнне аны кадетлар партиясе берлә берләштерергә тели, бишенче көнне «Мөселман иттифакы»ның һәр эшен, шуның һәр кешесен сүгә, алтынчы көнне аларны мактый-мактый эштән чыгара, хәтта кайсыларына Думада урыннар да бирә башлый! Ул тагы, кодакаем, сәяси кешеләрне дә бик ярата. Ул бервакытны сәяси эш берлән төрмәгә дә керде. Ләкин аның төрмәгә сәяси эш берлән керүе дә башка кешеләрнеке төсле булмады. Безнең кебек гөнаһлы, простой кешеләрне фатирыннан прокламацияләр, револьверлар тапкан өчен ябалар. Бу тәбәррекне, Истанбулдан чыкканда, чемоданыннан гәрәбәләр, исле майлар чыккан өчен япканнар.
Мәкәрҗәдә аның дустлары, әлбәттә, милләтнең Хадимнәре, гәрәбәләрне бергә бүлешергә теләүчеләр, «милләт өчен» дүрт-биш йөз сум акча җыеп, үзен аның көчкә түләп алдылар.
Хосусән кешеләрнең ул Оренбургның Гани байның өч вагон маен сеңдерде дигән сүзләре һәммәсе ифтира гына!
Ул майларда Рәшид әфәнденең гаебе юк. Милләт шулкадәр коры булгач, өч вагон май гына ник сеңмәсен! Аны гына инде бала да белер. Былтыр тагы милләт кибә башлагач, Рәшид әфәнде, Мәкәрҗәдә «Мөселман иттифакы» ясап, мен ярымга төшереп, чәйләр, ниләр берлә генә милләтнең ярыкларын майлаган иде.
Бу еллар коры булу сәбәпле, бу ел явым булмау сәбәпле, Рәшид әфәнденең былтыргы майланган йирләре кипкәнгә, шу-ларны йомшартыр өчен, «Мөселман иттифакы»ннан бер мең җиде йөз сум акча да сораган иде. Ләкин милләтнең ярылуын кайгыртмаган «иттифакчы»лар, «таңчы»ларга беленер дигән булып, Рәшид әфәндегә шул мең дә җиде йөз сумны бирмәгәннәр иде. Шуның аркасында «милләт» ярылды. Ярыкларыннан әллә нинди Акчура угыллары, Тупчыбашлар, Габдулла мулла Апанаевлар күренә башлады. Шул ярыктан «Казан мөхбире» чыгып, Рәшид әфәнденең фикерләре хакында әллә нинди хәбәр-ләр тарата башлады.
«Йолдыз»ы да сүнә торган табагач лампасы кебек милләтнең ярыгының ямьсез җирләрен, Рәшид казыйның кара якларын күрсәтмәкче булды.
«Өлфәт», моны күреп, халык арасында өлфәт ясамакчы булды. Милләтнең ярыгын майлауны октябрьдәге «Мөселман иттифакы»ның Центральный комитет җыенына калдырды. Шундагы ике мең дүрт йөз сум берлә тагы берәр елга кадәр ярыкларын майларга уйлый башлады.
Менә ул нинди гакыллы кеше, кодакаем, менә ул ничек милләтне ярылудан саклый белә, кодакаем! «Таң» гәзитәсендәге аның мисле вә шәрике юк дигән сүз һәммәсе дөрест түгел, ялган! Аның әллә никадәр шәрике вә назыйре бардыр. Аның ул шәрикләре бөтен Русиягә җәелеп, бөтен авылларны тутырып, төрле юллар берлән үзләренең ярыкларын тутыручылардыр. Аларны авылларда куштаннар, диләр. Шәһәрләрдә сорыкортлар, диләр. Пайтәхетләрдә булса, милләтчеләр, диләр.
Болар һәммәсе дә милләткә хезмәт итүчеләр, болар һәммәсе Рәшид казый юлыннан баручылардыр.
Сез алай дигәч тә, кодакаем, үзеңезнең авылның бер казга гына сатыла торган Җамал малае төсле генә дип уйламаңыз. Ул бер дә аларга охшамаган. Аны йомшартыр өчен, вагон-вагон майлар кирәк. Аны икенче фикергә кертер өчен, йөзәр, меңәр сум акчалар кирәк.
Аны «Мөселман иттифакы»на кертер өчен яисә аңардан чыгарыр өчен, күз алдында меңнәр елтырарга кирәк. Аңладыңмы, кодакаем? Менә ул нинди кеше! Мондый кешеләрнең газиз гомерләрен озын кылсын. Шәрик вә назыйрен күбәйтсен, дип теләп язгучы кодаңыз Биктимер.
ГЫЙЗЗӘТЛЕ ВӘ ХӨРМӘТЛЕ БИКМУЛЛА КОДА!
Сөенче, сөенче, милләт тәрәкъкый итә!
Әллә ышанмыйсыңмы? Ураза авызым берлән сине алдап тормам инде, һаман әле ышанмаган кебек кыланасың, әллә син «Таң»дагы «Татарлар тәрәкъкый итә» дигән мәкаләне укыдыңмы? Аларга ышанырга ярамый, кодакаем. Күңелеңне тыныч тот! «Мөселман иттифакы» хак дип бел! Акчуралар, бичуралар бар дип бел. Аларга ышан, аларга каршы килмә! «Мөселман иттифакы»на акча бир! Башка хизебләр партия генә дип бел. Шул вакытта синең күңелеңнән мөселманга ышанмау бетәр! Синең күңелең көзге кебек саф булыр! Выбор көнне синең йөзең айның ундүртенче көне кебек булыр! Син кылдан нечкә, кылычтан үткен сайлау күпереннән җил кебек үтәрсең! Син Думага баргач, Петербургта меңнәр-меңнәр хурлар кочарсың! Ә, кызыктыңмыни? Шулай булыр шул, менә инде тыңла да безнең тәрәкъкый итүгә шатлан!
Әле һаман аңламыйсыңмы әллә? Әй, кода, кода! Син бигрәк тупалангансың, әллә нинди «Таң»маңнар укып бозылып беткәнсең!
Менә алай булса, ничек тәрәкъкый итәмез. Уфада Духовное собрание үз исеменнән бер гәзитә чыгарды! Шәпме? Ә, ни эшлимез? Хәзер инде мөфти хәзрәт, тәбәррек гәзитәгә кул фәлән куярга кирәк булса дип, татарча язарга өйрәнә башлаган, ди. И тәбәррек зате шәриф, егерме ел мөселманнарның мөфтие булып торып яза белмәгән кеше, бу көн яше алтмыш бишкә йиткәч, «милләтне сөюеннән» нинди авыр эшләрне өстенә алган. Газиз Рамазанда Аллаһы Тәгалә ниятләрен кабул кылып, тизлек илән йиде оҗмахның ишекләрене ачык кылсын! Амин!
Кодакаем, ул гәзитә бик шәп буладыр, ди! Аңарга зур язучыларымыздан, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме илә башкорт Таифәсеннән, кантон ыругыннан, «Әс-сәнәи шәркыя» мөтәрҗиме, хаҗ әл-хәрамәен әл-шәрифәен, титулярный советникның һәм кавалер (Өмидбаев)… килә икән!
Мөселман голямаларының иң зурысыннан, җәй буе Уфада йирне әйләндереп торып, авыл халкы арасындагы йир чуалуларыны бетерергә тырышкан Мәдрәсәи Коръәнияи, малияи, мәгъ-дулия директорларыннан, Япония, Җава, Сиам, Аннам, тагы әллә никадәр кяфер мәмләкәтләрене мөселман итәр өчен, һәр көнне «Әлгаләм әл-ислами»да карәнҗә догаларын, мөһере шәрифләрен язып килгән Зыяэтдин әл-Кәмали да чакырыладыр, ди. Дөрәхте ислам, ягъни шәҗәрәи ислам, димәк ки, ислам егачы, то есть дереваи исламны таратыр өчен, Хвалын дарелфөнүне исламияи галияи җөнүния мөдире Минһаҗ әфәнде дә чакы-рылачак, ди. Моңарга башка тагы Уфаның тәбәррек мирзаларыннан Гимайлар, Хасаиләр — барысы да, зур язучылар итте-релеп чакырылачак, барысы да үзләренә гәзитәнең бер бүлеген алып, милләтне тәрәкъкый юлына кертәчәкләр, ди. Безнең мирзалардан эш чыкмый, дигән булалар! Чыкмас-чыкмас, менә күзеңез ачылсын әле! Син тагы, кода, мөфти хәзрәт, гәзитәнен башы булгач, шул һәр номерасын йитмеш яшьлек Заһидулла бай Шәфигуллинны кыйнамадым, дип язып эчне пошырыр дип уйлама! Бер дә язмас. Аның юк сүз икәнлеген исбат кылыр өчен, унике кеше алдында мөфти хәзрәт тәбәррәкнең ваксынып, үзенең Шәфигуллинның к…енә тибеп чыгаруын дөрест түгел, дисеңме, килсә, гәзитәгә башка да юллар бар! Бер-бер кешедән: «Юк, кыйнамады мөфти хәзрәт Заһидулла байны, аркасыннан кагып сөйде генә», — дияргә кирәк. Мировой судья урыс-кяфер хәзер кыйнамады, ди дә хөкем итә!
Әллә син мөфти хәзрәт тәбәррек «шулай ит!» дисә, итмәс идеңме? Мөселманны рус бәласеннән коткарыр өчен, ялган ант итәргә кирәк булса, анысы да собраниенең үз ихтыярында түгел дип беләсеңме? Шулай булгач, аннан . урыкма, гәзитә шәп булачак!
Мөфти хәзрәт үзе баш мәкалә язачак! Титулярный совет-никлары — тарихтан, Зыя әл-Камали — күктән, дөрәхте ислае милләттән; Гыйният казый (шул язучыларның «җәһел»-ләре затымы) — гарызы милке хакындан; Хәйрулла ахун Госманов Уфада уйналган татар театрусындагы «Ике гыйшык»тагы «гыйшык»ның хәзер юклыгы, ул Йосыф пәйгамбәр заманасында гына булуы тугрысында фәнни-әдәби, дини, гыйльми, җәһли мәкаләләр язачак!
Мондый милләтнең тәрәкъкый итүен күреп, без шатланмый, кем шатлансын! Милләтемезнең алга баруына шулкадәр хезмәт иткән, егерме елдан бирле әллә ничә йөз кешене кыйнаган мөфти хәзрәтемезнең язуга өйрәнеп, гәзитә чыгарырга теләүләренә кем сөенмәс, һәм хак мөэмин-мөселман сөенергә тиештер.
Ай, мөселманнар! Вай, мөэминнәр! Агяһ булыңнар! Бу көннәр безнең өчен бәйрәм кичәседер. Бу көннәрдә безнең мөфтиемез язуга өйрәнә башлады. Бу көннәрдә Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәсе Заһидулла хаҗины мөфтинең кулыннан коткарды. Бу көннәрдә Аллаһы Тәгалә безнең татарларны мөфти хәзрәт Солтановның карыныннан коткарды.
Моннан соң да шундый көннәрдә шундый мөфтиләрдән, шундый казыйлардан, шундый милләтчеләрдән коткарса иде.
Моннан соң да бу тәбәррекләргә җиде оҗмах ишеген ачып куеп, аларны пәйгамбәрләр вә әүлияләр янына алып, без гөнаһлы бәндәләрдән аерса иде! Амин! Бахрамаи тавис! Газиз рамазан аенда безнең өчен догада бул, дип язгучы кодаңыз Биктимер.
ГЫЙЗЗӘТЛЕ ВӘ ХӨРМӘТЛЕ БИКМУЛЛА КОДА!
Беләмсең, без синең берлән бервакытны мирзаларны яманлап торган идек.
Мирзалар халыкка хезмәт итми, мирзалар башына кокардалы фуражка киюдән бүтәнгә ярамый, мирзалар укый да, яза да белми, дип, аларны сүккән идек.
Безнең ул сүзләремез, ул уйларымыз, кодакаем, безнең мирза хәзрәтләренең тормышларын белмәгәннән генә килгән икән. Мирзалар арасында, кодакаем, әллә нинди тәбәррек затлар бар икән. Алар арасында, кодакаем, милләт өчен әллә нинди зур хезмәтләр итә торган кешеләр бар икән! Син алай дигәч тә, кодакаем, мирза булгач, шул инде, барыбер, бер аягына калуш, бер аягына чабата эләктереп, өстенә зәбун (мирзалар тәгъбиренчә, чикмән), башына фуражка кигән, русча да белми, татарча да белми, үзен «затлы», башка кешеләрне «затсыз» дип йөри торган, атасына — «атакай», анасына — «анакай», хатынына «бикә» дип дәшә торган бер кеше дип әйтерсең!
Синең ул фикерең хата, кодакаем! Үзеңнең «затсыз»лыгың-нан гына килә!
Мирзалар алар безгә әллә никадәр хезмәт иттеләр, һаман әле әллә никадәр хезмәт итәләр.
Духовное собраниедә имтиханга килгән шәкертләрнең кәвешләрен яшереп куеп, алардан егерме тиен, утыз тиен чәйлек алучылар кемнәр иде? Мирзалар иде. Имтиханга киткән шәкертләргә прошение үзем язып бирәм, ләкин бер сум егерме тиенлек марка гына кирәк, дип, милләткә хезмәт итүчеләр кемнәр иде? Мирзалар иде. Ике мулла сугышып, собраниегә прошение бирешсәләр, икесеннән дә акча алып, милләткә ярдәм итүчеләр кемнәр иде? Мирзалар иде.
Окружной судларда, казначействоларда, банкларда зур түрәләр язган бик зур эшләрне күчереп язучылар кемнәр иде? Мирзалар иде.
Син, ул гына зурмыни, аны руслар да эшлиләр, диярсең. Алай ашыгырга ярамый, кодакаем. Сабыр итәргә кирәк, сабыр иткән морадына йиткән, ди.
Менә бара-тора башка эшләргә дә керә башларлар. Бара-тора башка яктан да милләткә хезмәт итә башларлар. Әйе, әле хәтеремнән чыккан икән, кодакаем, син Шәехгаттар әфәндене беләмсең?
Син, Шәйхгаттар, дигәч, «Хәмде бихәдд» язучы дип белмә. Ул түгел. Бу университетта укыган, адвокат булган, әллә нинди, әллә нинди синең берлән без исемен дә белми торган гыйлемлекләр укыган! Менә шул Шәйхгаттар әфәнде, безнең милләтнең наданлыгын күреп, милләтемезне алга җибәрер өчен, китаплар язарга тотынган!
Син тагы, кодакаем, ул татарча яза белми бит, дип бәхәс кылма. Ул синең мирзаларны аңламавыңнан гына килә, алар үзләре татарча яза-укый белмәсәләр дә, мөхәррире Хөсәен мирза Терегулов, мөхәррире Шәйхгаттар Иманаев дип китаплар чыгара алалар. Менә син инде ничек үзләре белмәгәнне чыгаралар, дип исең китә!
Син шул, кодакаем (күңелеңә авыр алма!), «затсыз» шул! Андый эшләрне аңламыйсың!
Алар шул «затлы» кешеләр, бер-бер шәкерт-фәләнгә өч тәңкәгә заказать итеп, бер-бер нәрсә язадыр. Аларда мөхәррире фәлән мирза фәлән утлы дип язып та куялар. Кайсылары мөхәррире дигән сүзне үзләре дә яза! Менә, шулай итеп, Шәехгаттар мирза да китап язган. Син, кодакаем, әллә нинди фәннәрдән дә мәннәрдән, әллә нинди халыкка ничек торырга кирәк, халык правосын ничек алырга кирәк, дип, бер-бер нәрсә язган дип уйлый торгансың. Юк, кодакаем, хата итәсең. Ул андый ике тиенлек, өч тиенлек китаплар язуны вак-төяк малайлар эше дип кенә белә. Ул аларга исе китми. Ул баштан ук зурдан тотынган! Ул тәҗвид язган!
Син тагы, тәҗвид язган, дигәч тә, аны Галкәев Садыйк берлән саташтырасың! Тәҗвид язучы Садыйк Галкәевтер. Ул безнең милләтнең артка калуының сәбәбе Хәйбулла мулланың һәр сүзен борынга тартып, гоннә берлән әйтүендә, ярык сыбызгы кебек Садыйк мулланың «вәла әл-заллин» мәдден6 Никулай-ский тимер юлы буе сузуында, Йосыф мулланың «з» (зәл)не, «д» (дад)ны аермавында дип белә диярсең!
Юк, кодакаем, андый «затсыз» кешеләр берлән «затлы» кешеләрне саташтырырга, газиз рамазан аенда син кодакаемны алдап торырга Аллам сакласын! Менә безнең мирзаларны соң! Менә безнең мирзалар ни эшли диген! Әй тәбәррек зате шәрифләр! Нинди олуг хезмәтләргә тотындылар! Тәҗвид кебек тәҗвид язгач, әйтерең бармы инде! Милләтемезнең наданлыгын уйга алып, шулкадәр зур хезмәт итүче мондый зур язучы мирзаларымызга без рәхмәт укымый, кем укысын инде!
Ул, кодакаем, Русиянең тынычлыгы өчен йир һәм ирек кирәк дигән «таңчы»ларньщ сүзләре һәммәсе дә ялган икән. Русиядә тынычлык булсын өчен, милләтемез тәрәкъкый итсен өчен, безгә күбрәк тәҗвидләр язарга кирәк икән. Безнең мирзаларымызның һәммәсе дә бертөрле тәҗвид бастырырга, һәммәсе дә безнең надан халкымызга «з» (зәл)ның мәхрәҗен өйрәтергә кирәк икән!
Авыл халыкларының ачлыгы да, аларның йиргә йөдәүләренең сәбәбе дә — шул һәммәсе дә «мәд лязем» берлән «мәд табигый»не белмәүдән генә килә икән!
Эшчеләрнең дә алай тартышып, праволар сорап йөрүләре үзләренең «изһар» берлән «ихфа» хөкемнәрен белмәүдән генә килә икән! Менә, кодакаем, моңганчы без шуны беремез дә белмәгән! Менә шулкадәр зур эшне моңганчыга кадәр беремез дә эшли алмаган! Менә инде, кодакаем, хәзер Иманаевның ул тәҗвиден укысалар, авыл халыклары — йирле, эшчеләр праволы була. Безнең кебек «затсыз» халык ирекле була, ди.
Шундый зур эш эшләгән, шулкадәр зур хезмәт иткән мирзаларымызга без дога кылмый, кем дога кылсын? Аллаһы Тәгалә мондый мирзаларның гомерләрен озын кылсын! Мондый «милләтә хезмәтчеләр»нең хезмәтләрен файдалы итеп, һәр мөэмин вә мөселманга рамазан аенда «д» (дад) хәрефенең мәхрәҗен белергә насыйп итсен!
Шундый зур фәннәрдән яза торган зур мөхәррирләремезгә Аллаһы Тәгалә тел ачкычы бирсен, яза, укый белергә ярдәм итсен. Амин! Кадер кичләрендә күк капусы ачылганны күрергә язсын, дип, гомер газизләреңезне теләп язгучы кодаңыз Биктимер.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру