ГОСУДАРСТВЕННЫЙ ДУМАНЫҢ ТАТАР ЧЛЕННАРЫНА АЧЫК ХАТ

Гыйззәтле Государственный Дума членнары: Әбүсогуд Әхтәмов, Сыртланов, Җантурин, Закир Рәмиев, Ахун Мәтинов, Фәиз Миңлебаев, Гариф Бадамшин, Сәедгәрәй Алкин, Сәхибзадә Максудов һәм башкалар!


Сез хәзер алтыннар белән зиннәтләнгән, әллә никадәр кирәкмәгән хезмәткәрләр берлән тулган дворецта утырсаңыз да, сез ул дворецта туган кеше булмаган кебек, калган гомереңезне дә шул дворецларда үткәрү ихтималыңыз юктыр.


Сезнең бу көнге көндә дворецта утыруларыңыз үзеңезнең Закир әфәнде, Сәедгәрәй әфәнде яисә фәлән әфәнде булуыңыз өчен булмаенча, сайланган йирләреңездә сайлаучылар сезне үзләренең теләгәнен алып бирергә муафикъ тапканнан гынадыр. Шуның өчен сезнең кадереңез, гыйззәтеңез үзеңезнең халыкка хезмәт итүеңез, халыкның теләвен закон итеп мәйданга чыгуына бар куәтеңезне сарыф кылуыңыз берлән генә булачактыр. Халык бу Думага шулкадәр өмидләр баглаганда, сезнең, Думага барырга риза булып, үзеңезне сайлаттыруыңыз, әлбәттә, үзеңезне шул вазифаны ифа кылырга ышануыңыздан булырга кирәк, чөнки әгәр сез, үзеңезнең Думага бер эш тә эшли алмавыңызга ышана торып, «Дума члены» исемен алыр өчен яисә икенче бер гарзы шәхси өчен генә барган булсаңыз, ул вакытта сез чын кеше булмаган буласыз. «Таң» идарәсе, бик күбеңезне белгәнгә һәм дә бик күбеңезне честный кешегә санаганга, сезнең Думага барырга риза булуыңызга беренче эш сәбәп булгандыр дип уйлый. Шулай булгач, сез үзенезне халыкка файда итәргә муафикъ итеп тапкач, хәзердә Думага барып кергәч тә, нишләп ятасыз? Әллә һичбер эш юк дип уйлыйсызмы? Әллә Русиянең бөтен эшләре каралып, сездән башка да бик яхшы эшләнгәнме? Әллә сез Русиядәге чуалуларда безнең татарлар участвовать итмәде, безнең татарлар үзләренең хәлләреннән разый, авыл халкына йир һәм ирек кирәкми, эшче халыкка хәлен яхшырта торган законнар кирәкми дип уйлыйсызмы? Әллә, сезнеңчә, бөтен татарларга гражданский праволар кирәкмиме? Кирәк булса, сез анда ни эшлисез? Шуларны алыр өчен ничек хәрәкәт итәсез? Сезнең иң күбенез йир хуҗалары, алпавытлар булганга, әлбәттә, сез, безнең халыкка йир кирәкми, ди торгансыздыр. Калганыңыз эшчеләрнең бирелеп бетерелмәгән бәһаләрен алып калып бай булып торучылар булганга, әлбәттә, эшчеләр мәсьәләсендә, сезнеңчә, һич үзгәрү кирәкми булырга кирәк.


Гражданский праволарга китсә, сезнең күбенез дворяннан булганга, әлбәттә, гомуми гражданский право сезгә файдасыз булачак булганга, сез аны да мәйданга чыгарырга тырышмый торгансыздыр. Соң сез ни генә эшләмәкче буласыз?.Кайчанга эшли башлыйсыз?


Әллә элгәре истихарә кылып карыйсызмы? Без, монда ачлы-туклы көенчә көн дә полиция казакларының нагайкалары астында торучылар, шулкадәр әһәмиятле вакытта сезнең тик торуыңызны нигә дә багышлый алмыймыз.


Думада хәзер ике-өч төрле партия бар дип ишетәмез. Берсе — мөмкин кадәр искене калдырырга тырышучылар, имеш. Икенчесе — халыкның бу хәленнән риза булмаенча, хачыкның хәлен яхшыртуны теләүчеләр һәм үзләренең шул теләүләре өчен үзләрен-үзләре бик мактаучылар, эшне фәгалиятькә чыгарыр өчен бертөрле дә юл алмаенча, ярма тегермәне төсле сөйләп кенә торучылар, имеш. Өченчесе — эшчеләр булганга, алар-ның хәлен яхшыртыр өчен теше-тырнагы берлән шул эшкә тотынучы эшче членнардыр. Сез боларның кайсылары берлән бергә хәрәкәт итәсез?
Октябристлар төсле крамольникларны гына сүгәсезме? Әллә кадетлар кебек бер-береңезне макташасызмы? Әллә сез, берсенә дә илтифат итмичә, бидгать дип, намаз бүлмәсендә аерым торасызмы?
Государственный Думага җыелганга өч атна үтте. Әллә никадәр сүзләр сөйләнде, әллә никадәр өмидләр бушка чыкты. Ләкин шул вакытта сезнең береңезнең дә бер якка таба да хәрәкәте күренгәне юк. Береңезнең дә тавышы ишетелгәне юк. Әллә Таврический дворецка кергәндә, городовой бармак селкедеме? Әллә шылтыравыклы чиновниклар сөйләргә кушмыйлармы? Әллә сөйләргә башыңызда бернәрсә дә юкмы?


Әллә сез, хәзер үзеңезне «Дума члены» дип, бик зурланып, үзеңезне сайлаган кешеләргә жавап бирергә дә ваклыктан саныйсызмы?
Сез ни дип уйласаңыз да, без сезне сайлаган халыкның теләгәнен мәйданга чыгарырга тырышуны өстләренә алган халык хезмәтчеләре дип уйлый идек.
Әгәр халыкка берни эшләми, Петербург күреп кенә кайтсаңыз, халык сезне ничек кабул итәчәкләрен бик аңлап торыңыз!
Тарих сезгә нинди исемнәр хәзерләгәнлеген бик белеп торыңыз!
Без, һәммә аңлаган татарлар, бюрократия золымыннан, дин, милләт, гражданский праволар ягыннан өч мәртәбә изелгән татарлар, халыкның праволары өчен чынлап тартыша торган трудовой группага кушылырга требовать итәмез. Алар берлән бергә актыгына кадәр хәрәкәт итәргә, алар берлән бергә бөтен кешедән тигез, тугрыдан-тугры һәм яшерен тавыш берлән чакырылган Учредительный собраниене мәйданга чыгарганчы кадәр, гражданский праволарны фәгалиятькә чыгарганчы, полный амнистия ясаганчы тартышуыңызны требовать итәмез. Әгәр сез шул эшләрне мәйданга чыгарыр өчен тартышып үлсәңез, кан-нарыңызны түксәнез, без сезнең зыярәтләреңезне әүлия зыярәте ясармыз, исемеңез тарихның иң ялтыравыклы битләрендә, иң зур урыннарына язылыр. Әгәр сез, нинди генә сәбәп берлән генә булса да, хөкүмәткә сатылсаңыз яисә кадетлар кебек лыгырдап торудан узмасаңыз, ул вакытта сезгә бөтен татарлар ләгънәт укыр. Татар тарихының иң ямьсез урыннарында «сатлык» исемеңез бөтен балаларыңызга мирас булып калыр. Шуларны уйлаңыз да хәрәкәткә башлаңыз. Авызларыңыздагы пичәтләреңезне ватыңыз, башыңыздагы фикерләреңезне эшкә башлаңыз.
Сезнең һәр селкенүеңезне халыкка күрсәтергә «Таң» гәзитәсе бөтен куәтен сарыф кылачактыр. Сезнең һәр эшеңезнең файдалы-файдасыз булуын һәрвакытта тикшереп, укучыларына аңлатып торачактыр.
Әгәр үзеңезнең эшләреңездән хисап бирүне мәслихәт тапсаңыз, халыкка үзеңезнең ни юлда хәрәкәт итүеңезне белдерәсеңез килсә, «Таң» гәзитәсе сезнең мәкаләләреңезне, хатларыңызны мәгалмәмнүниятә кабул итәчәк вә гәзитәсендә басачактыр. Әгәр элеккеге кебек тик торсаңыз, «Таң», сезне үлгән итеп хисап кылып, үзенең бөтен укучыларыны рухы шәрифләреңезгә бер һәүл намазы укырга чакырачактыр.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру