ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЧЫГЫШЛАРЫ

16 август мәҗлесе


[…] Чыңгыз әфәнде (тәэкид итте). Биш көн лязем булыр; китаб нәшере хосусында бер комиссион лязем улыр. Безем эшләремез нәзирләр эленә вирелмеш исә, айларның закунында безгә файда улмаз, бу хакта җәмгыять үз фикерене карарнамәдә дәрҗ итәр (14 б.).
Чыңгыз әфәнде. Бер гарызым вар: докладларың һәммәсене һәйәте истишарәйә вирмәк улмасын. Эстәйән — бирсен, эстәмәз исәләр — Бирмәсеннәр. Бән үз докладымы вирмиячәкем (15-16 б.).


Чыңгыз әфәнде. Мәктәп-мәдрәсәләр комиссионына языл-мыш исемнәр яхшы улмыш, руханият комиссионында у кадәр муафикъ улмамыш. Яңгыдан язылса ярар иде (16-17 б.).


17 августта нәдвә мәҗлесе Чыңгыз әфәнде. Бүген сөйләнәчәк мәсьәләләр — бик мөһим мәсьәләдер. Програм һәм партия хакында, сүз сөйләнәчәк мәсьәләнең әһәмиятенә күрә, бән дә үз фикеремне сөйләрем. Мәсьәләне бик яхшы аңламак лязем. Аңламастан кабул итмәк тә, һәрнә дисәләр дә, кул күтәрмәк тә файда улмаз. Әүвәл аңлаңыз, соң кул күтәреп кабул итәрсез. Белергә кирәк, партияләр ике төрле була: бере милли, дини, сәяси хокукларны сакламак өчен, икенчесе — адәмнәр арасына гыйлем, мәгариф таратып, яхшы юлга дәляләт итмәк, начар юлдан, зарарлы нәрсәләрдән адәмнәрне сакламак өчен була. Бу икене аермак тиештер. Бунларның берсе сәяси партия дип аталадыр. Икенчесе — гайре сәясидер. Безем мөселманнар арасында һәртөрле сыйныфлар бар: байлар, фәкыйрьләр, эшчеләр, алпавытлар. Буйларың икътисади хосуслары бере-беренә тәмамән башкадыр. Буйларың һәммәсене бер икътисади програмда җәмгъ итмәк һич мөмкин дәгел. Икътисади мәсьәләләрдә гомуми бер програм улмак ихтималы юк. Програмны фәкыйрьләр, эшчеләр файдасына муафикъ ясар исәк, алпавытлар, байлар програмны кабул итмәзләр. Байлар, алпавытлар файдасына мөнасиб ясар исәк, фәкыйрьләр, эшчеләр програмны кабул итмәзләр. Сәяси мәсьәләләр илә икътисади мәсьәләләр аерылмаслык дәрәҗәдә бере-беренә багланмышлардыр. Берене ахырдан аермак мөмкин дәгел. һәммә мөселманнарны бер иттифакта җәмгъ итмәк касдында исәк, сәяси, икътисади мәсьәләләрне програмнан чыгармак ляземдер. Безнең иттифакымыз голүм, мәгариф нәшер итеп, дин саклый торган бер җәмгыять улсын. Сәяси партия улмасын. Сәяси мәсьәләләрдә мөселманнар һәркаюсы үзенә мөнасиб булган партиягә кушылырлар. Иттифакымыз сәяси иттифак улса, арада бик күп ихтиляф пәйда улыр. Бик күп адәм програмны кабул итмәз. Яшьләр бу иттифактан чыгарлар. Сәяси эшләр артыннан йөрүчеләр — безнең яшьләремездер. Арадан яшьләр чыксалар, бик күп зарар улыр. Безнең халыкның сәясәттән хәбәрләре юк. Сәяси эшләр хосусында гайрәтләре юк. Сәяси эшләрдә тартышу кирәк. Тартышуда гына табарсың үз хакыңны (29-30 б.).


Чыңгыз әфәнде. Бәгъзе ораторлар бәнем Морадымны аңламадылар. Бераз тәфсил лязем улды. Програм яман түгел. Ләкин гомум тарафыннан мәкъбүл улырлык та түгел. Безләр шу җәмгыятьне гомум мөселманнар җәмгыяте хисап кыламыз, һәрбер мөселманның хокукларыны химая итмәк ваҗиб дип беләмез, Петербургта II съездда тәртип кылынган програм һәммә мөселманнарны җәмгь кыла алмый, бәлки ифтиракка сәбәп булыр. Ихтиляф-ифтирак эстәмәгәнемә күрә, програмны кабул кылырга ярамый дип әйтәмен. Бу кадәр мөселманнар эчендә һәртөрле кешеләр бар: хезмәтче, бай, фәкыйрь, алпавыт. Боларның хәлләре бертөсле түгел. Иттифак улсын диер исәк, һәммә Русия мөселманы бер йирдә улсын диер исәк, програм мәгариф, голүм програмы улсын. Сәяси, икътисади улмасын (39 б.).


Чыңгыз әфәнде. Програм бер сүз илә тәмам улмаз. Нәкадәр сүз сөйләмеш исәк тә, програм маддәләре хакында һичбер сүз сөйләмәдек. Кабул итәр исәк тә, файдасыз улыр. Ораторларә хөррияте каләм вирелсен, програм, маддә бә маддә мөзакәрә улынсын, һәркем эстәдегене сөйләсен (57-58 б)


19 06 сәнә, 18 августта нәдвәнең 3 нче мәҗлесе
Чыңгыз әфәнде. Җәмәгать! Комиссион докладыны күрдек, бик яхшы, кабул улынырлык. Фәгалиятә чыкса, бик биек файдалар улыр. Бу доклад илә мәктәп-мәдрәсәләремез юлы ачылды. Мәктәп-мәдрәсә безләр өчен иң әһәм шәйләрдер. Бу көнге кадәр безләрдә голүм юк иде. Укыр-язар адәмнәр юк хөкемендә иде. Китап юк, хәрита юк — мөсәгыйдә-рөхсәт юк иде. Әдәбиятымыз миссионерлар нәзарәтендә иде. Файдасыз китапларга рөхсәт итеп, файдалы исә, мотлакан, манигъ итәрләр иде Мәктәп ачмак, китап язмак, хәрита басмак мөмкин имәз иде. 17 октябрь Манифесты илә хөрриятләр игълан улынды. Безем мөселманнар да бераз хөррияттән истифадә иттеләр Гәзитәләр-фәләннәр күренмәя башлады. Ләкин хөрриятләрне безләргә буш-бушына вирмәделәр: Русия каннар илә тулды. Бабалар
баласыз, балалар атасыз, хатыннар ирсез калып, бөтен Русиядә ятимнәр, толлар күзләреннән яшь урынына каннар түктеләр. Хөррият әсаслары хөкүмәт гадәләт илә дәгел, милләтнең каны, бәдәлилә вөҗүдә кәлде. Күл кеби каннар, ягъмур кеби яшьләр улмаса иде, хөрриятләр, безем бу җәмгыятьләремез улмаз иде. Динемез, дөньямыз өчен җаннарыны фида идән каһарманнары онытмаек. Анлари һәрвакыт ихтирамән зикер идеп, шөкер идәек. Буйлардыр хөррият әсасларыны бәхеш идән, манифест дәгел. Хөррият каһарманнары һәнүз иҗтиһадта дәвам итәләр, һәркөн хөррият юлында җан фида идәннәри гәзитәләрдә күрәмез. һәр көн безем өчен җан фида идәләр. Безләр бунлари дошман хисап кыламыз. Бу адәмнәр гомум Русия хөррияте юлында иҗтиһад иттеләр, җан фида иттеләр. Халык, җаһил булдыгыннан, тәрәкъкый итмәде. Дошман кемдер — белмәде. Шуңа күрә җан фида идәннәр кызыл флагларына язалар: Укыңыз! Укыңыз! Балаларыңызы укытыңыз, укытыңыз! Укымамыш милләт калмасын! һәр милләт укысын! Бу газизләр әйтәләр: халык тәрәкъкый кылу өчен сүздә, матбугатта, җәмгыятьләрдә хөррият кирәк. Диндә, игътикадта хөррият кирәк, һәр милләтең дине мөкатдәс улсын. Миссионерлар динләрә тәгадди итмәсен. Бу адәмнәрне сез кяфер дисәңез дә, дин юлында җаннарыны фида иттеләр. Дин эшләрендә иркенлек, хөррият алып бирделәр. Без, яшьләр, һәм анлар юлында хәрәкәт идәрез, динемезә хөррият эстәрез, хөррият әсаслары мәйданга кәлсен, диерез. Ләкин хөрриятләр програмда язмак илә улмаз, хәйрият, иҗтиһад, тартышмак илә улыр. Тартышуда гына табарсың үз хакыңны! (65-66 б.)


Чыңгыз әфәнде. Балалар тәрбиясе, мәктәп мәсьәләсе бик агыр эшләрдер. Бала тәрбиясе өчен, мәктәп өчен бик күп акча кирәк була. Акча булмаса, алга бару, мәктәп тәрбия кылу һич мөмкин түгел. Хәзергә кадәр үз акчаларымыз илә миссионерларны, чиркәүләрне тәрбия кыла идек. Буннан соң алай итмәскә тиеш. Мәктәпләремезне тәрбия өчен кайдан мөмкин — шуннан алырга кирәк. Акчаларымызны мөселманча бирә идек, инде мөселманча алырга да кирәк (86 б.).
Чыңгыз әфәнде. Буйлә уфак мәсьәләләрдә сүз озатмак мөнасиб дәгел; 3 йә 5 дәкыйка тәгаен улынсын (87 б.).
Чыңгыз әфәнде. Бу мәсьәләдә ике төрле фикер күренде6: халыкка игътимадсызлар фикере, игътимадлылар фикере. Без халыкка инабәт кыламыз, игътимад кылмаңыз, халык үзенә зарар кылыр, дип гөман кыламыз. Без һәрвакыт халык тарафында йөримез. Халыкка хөррият вирелсен, мөгаллимнәрне үзләре интихаб итсен, үзләре таслыйк итсен. Табигый, һәр мәктәпнең комиссионы улачак. Халык интихаб кылган мөгаллимне комиссион багачак. Мөгаллим дә надан улмаз, халык та хөрриятле улыр (89-90 б.).


Чыңгыз әфәнде. Дарелмөгаллимин һәм рөшди мәктәп мәсьәләсендә сүз озады. Без дә, мөгаллимнәр курсы ачылсын, дидек. Шәкертләр укырга урын юк, дип гауга итәләр. Шәкертләр өчен дә мөгаллимнәр юклык тарафыннан рәхәтсезлек бар. Шәкертләр өчен мөгаллим кирәк. Хәзер съездымыз ачар бер комиссион тәшкил итсен. Курс ачу өчен хәраҗат у кадәр күп булмаз. Курс комиссионы ясаңыз, хәзердә иң лязем эш — дарелмөгаллимин ясау, курс ачу. Без сөйләячәк сүз шул (92 б.).


Чыңгыз әфәнде Гаяз. Мөкяфәт—бик хәкыйрь мәсьәлә, һичбер адәм мөкяфәт өчен хезмәт кылмый, һәрбер адәм, әлбәттә, милләт файдасына хезмәт кыла. Идеалистлар, безем товарищлар мөкяфәт өчен хезмәт кылмадылар, һичбер вакыт мөкяфәт сорамадылар. Шулай булса да, шундый вакытлар була, андай язучыларның квартирлары да булмый, күп вакытларда алар чардакларда, ү түбәләрендә торалар, тамак ач була, эч быгырдый, корсак аркага ябышкан була. Шундый вакытларда нәкадәр хезмәт итәргә эстәсә дә, ач корсак сөйгән хезмәттән мәхрүм итә. Мөкяфәт бирә-бирә артта калдык, диделәр. Без һичбер вакыт мөкяфәт бирмәдек. Милләт хезмәтене эстәгән адәм мөкяфәтсез эш кылсын, диделәр. Алай димәк бик асат. Мөкяфәтсез үзләре дә бераз хезмәт кылсалар иде (95 б.).


Гаяз әфәнде Чыңгыз. Мәҗлес тәртибенә гаид бер сүз: залда төтен, тәрәзәләр ачылсын, төтен чыксын. Хәзер сөйләнәчәк мәсьәлә дә бераз төтенле. Ике төтен берләшсә, баш авырта башлар (103 б.).
Гаяз әфәнде. Мәктәп-мәдрәсә комиссионының доклады җәмгыять тарафыннан мәгъкуль улды. Мәктәп-мәдрәсәләр җәмәгать ихтыярында улачагы мөхәкъкак улды. Бинаән галәйһи, шу көнге докладтан 5 нче, 6 нчы маддәләрнең хөкемсез калачагы зарури улды. Мәктәп-мәдрәсәләр собрание8 идарәсендә, доклад тәгъбиреңчә, Мәхкәмәи исламия нәзаратында улма-ячак. Дүн кабул кылынмыш карар буенча, җәмәгать ихтыярында улачак.
Доклад рәисел-голяма исемендә бик зур бер бюрократ булсын, ди. Ул, зур бюрократ министрлар арасында булып, падишаһка докладсыз керә алсын, ди. Доклад, идарәи мөстәбидә ысулы бетмәсә иде, ди. Әһалинең үзенә ихтыяр, хөррият бирелмәсә иде, ди. Доклад баштанаяк идарәи мөстәбидә ысулына бина улынган, тарилкә тотып, хокук химая итмәк дәнаәтенә корылган. Рәис кирәк түгел. Демократизм ысулына тәмамән мо-халиф рәис, бик зур бюрократ, кем булса да: мөселман булса да, кяфер булса да, халык өчен зарар була. Буннан соң иске низам бетәчәк, идарәи мөстәбидә ысулы калмаячак. Програмнарны иске низамга карап ясамаенча, яңа низамга муафикъ ясарга кирәк.
Доклад һич аңлашылмый, гарәби, фарсы, төрки, руси кәлимәләреннән оештырылган җөмләләр генә. Аңлашырлык түгел. Русча әйткәндә, туманный, татарча әйткәндә, төтенле. Прог-рамда төтенле сүзләр булмаска тиеш. Төтенсез, бик садә булырга тиеш (103-104 б.).


1906 сәнә, 20 августта


Гаяз әфәнде Чыңгыз. Җәмәгать! Хәзер дә програм хакында бераз сүз сөйлим. Ничә көн мөкаддәм програм хакында озын низаглар булган иде. Бик каты кычкырышлар булып, без програмны кабул кылмагач, тәфтиш итү өчен програмы бер комиссионга тапшырган идек. Комиссион безгә әллә ниләр бәян кылыр инде дип көтеп торганда, комиссион безгә әйтә: сез бу програмны кабул кылмасаңыз да, гамәл генә кылып торыңыз. Бу нинди сүз була: сез христианлыкны кабул кылмасаңыз да, чукынып кына торыңыз, дигән шикелле сүз була. Кабул кылма-енча гамәл итү мөмкин түгел. Програм мәсьәләсе — бик зур мәсьәлә, 20 миллионлык мөселманнар исеменнән һич карамаенча, белмәенчә програм кабул итеңез, димәк мәгъкуль түгел. Вөҗданлы чаклы сәлим сахибе бундай тәклифне кабул итмәз.


Сез 15 рубеллек бер кәгазь яздырсаңыз да, укып, аңлап бетермәенчә, бик тиз генә кулыңызны куймыйсыз. Програм шикелле зур эшләрдә тәфтишсез кабул итү бер дә ярамый. Сез дә, әлбәттә, бундай мәгънәсез тәклифләрне кабул кылмассыз. Без бу програмны күргәнемез һәм ишеткәнемез юк. Әби-бабайлар инде белмәенчә эшләмәгәннәрдер дип, һичбер вакыт кабул итү ихтималыгыз юк. Әлбәттә, байларга гына яраклы итеп язылганда, оялуларыннан, укымастан гына кабул итүне тәклиф итәләр. Иитәр инде безләргә байлар көене көйләргә, халыкның иң күп сыйныфы крәстияннәрне, рабочийларны якларга кирәк. Думада байлар гына булгач, алар һаман халыкның каныны эчәргә генә закон ясыйлар. Програм маддәләрене берәр-берәр мөзакәрә кылаек, тәнкыйть кыл аек, соңра, яраса, кабул итәрмез. Бу програм илә вәкилләремез Думага бардылар, һичбер нәрсә кылмадылар (143-144 б.).
Чыңгыз әфәнде Гаяз. Кавказ хәбәрләренә күрә, әрмәннәр илә татарлар арасында фетнәләр дәвам итә. Бу көн бурада ярен дигер урында әрмәннәр татарларга, татарлар әрмәннәргә һөҗүм итәләр: әллә никадәр каннар түгәләр, әллә никадәр җаннар тәләф итәләр, балалар — атасыз, аталар — баласыз, хатыннар ирсез кала. Шәһәрләр, харап улып, чүплек башы шикелле була. Карьяләр, утка янып, йир илә бәрабәр була. Кораллы әрмәннәр, коралсыз мөселман карьяләренә һөҗүм итеп, адәмнәрне хайван урынына бугазлыйлар. Кораллы татарлар әрмән карьяләренә варып, бер башыннан икенче башына кадәр кем тугры килсә, суеп чыгалар. Җанда — иман, малда иман калмады, һәрбер адәмең күзеннән рәхәт очты. Бу фетнәләр бер ярым сәнә дәвам итте. Бу канләрә буялмамыш бер әрмән әле, бер татар әле, бер таш, бер тупрак калмады. Бу гөнаһсыз акмыш каннар өчен түгелмеш яшьләр дәрья булды. Бу хәсрәтләр илә меңнәрчә адәмнәр гакылдан яздылар. Көннән-көнгә түгелгән каннар күбәя бара. Көннән-көн ятим балаларның күз яшьләре арта бара. һәр ике милләтнең дошманы — бюрократия — каннар диңгезендә йөзеп йөри. Корбан улмыш адәмнәрең баш сөяк-ләре илә истибдад бинасыны таза итә. Корбаннар каны илә буялмыш әлләрене ятимнәр яше пакь итә. Бюрократия, үзенең галәбәсенә бәйрәмнәр ясап, агентларына дәрәҗәләр, медальләр вирә.
Ике милләт һаман гафләттә: бере-берен үтерә, бере-берен үтерергә хәзерләнә. Шу ике милләтнең гадавәте саясендә идарәи мөстәбидә үзенең золым тамырларыны Кавказиядә
күкләштерде, инкыйразә корып, әсасыны яңадан беркетте. Әрмәннәри, татарлари хөррият хәрәкәтеннән битараф итте. Ике милләт арасына һәртөрле хәйләләр илә дошманлык салды. Ике ара фетнәсеннән кыямәт галәмәтләре пәйда итте. Хисапсыз корбан каннарыннан, хисапсыз күз яшьләреннән истибдад әсасыны тәэкид итте. һәрбер кан тамчысыннан, һәрбер яшь катрәсеннән ике милләтнең һәрберсенә меңнәрчә бәлаләр ягдырды.
Шуңа күрә һәр гакылы вар әрмән, һәр вөҗданы вар татарга бу зарарлы каннардан туктарга кирәк. Гөнаһсыз кан түгүдән, мәгьсүм балаларны ятим кылудан туктарга кирәк. Ике арада дошманлыкны изалә итеп, ике милләт берләшеп, хакыйкый дошманнарына мокабәлә кылырга кирәк. Гафләттән уянып, дошман кем — белергә кирәк.
Без үз тарафымыздан Кавказ фетнәләре хакында шу карар тәкъдим кыламыз:
Кавказиянең һәр тарафында карендәшләремез мөселманнар илә әрмәниләр арасында сугыш дәвам итә: һәммә фетнәләрнең асыл сәбәбе — идарәи мөстәбидәнең залиманә идарәседер. Без, Нижний җәмгыятендә хазир улмыш мөселманнар, Кавказия мөселманнарыннан һәм әрмәниләреннән риҗа кыламыз: арада дошманлыкны бетереп, дустлык илә бергәләшеп, берләшеп, бөтен халык дошманы идарәи мөстәбидәгә мокабәлә итсеннәр. Файдасыз түгелмәктә улан каннарыны идарәи мөстәбидә золымыннан нәҗит юлында түксеннәр. Хөррият хәрәкәтләрендә руслар, татарлар, әрмәннәр бер улсыннар. Дошман бер. Гаскәр дә бер булсын (166-167 б.).

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру