«ВАКЫТ»КА ҖАВАП…

«Вакыт»ның 72 нче номерында бер «вакытчы», баш мәкалә итеп, бик тәмсез сүзләр яза … бик начар сулышларын күтәрелеп килә торган татар матбугатына өрәдер. Бу мәкалә язучының наданлыгын, тирә-ягын күреп бетерә атмавын, тарих көпчәгенең әйләнүеннән аслан хәбәре булмавын һәм сәясәт бабында сукасы тирән кермәвен күрсәтәдер. «Вакыт»та бундай мәкаләләр еш-еш күренгәлиләр. «Вакытчы»лар барысы да бер авыру берлән авырыйлар булырга кирәк.
Мәкаләне язучы: «Мөселманнарда сәясәте куәт вә иттихад булмаса, мәктәп, мәдрәсә, милләт һәм дин эшләре өчен генә берләшүләрендә һич файда юктыр. Чөнки ул максудларымызны йөртер өчен безнен алдымызга әллә никадәр Манигълар чыгып торачактыр. Мәсәлән, мөселман мәктәпләрендә үз телләрендә яки үз хәрефләрендә укытуга бер манигъ булганда яки Думада мөселманнарның дини вә милли эшләрендә бер мәсьәлә айларның мәтлабенә мөхалиф рәвештә хәл ителә башласа, ул вакытта анларга кем ярдәм итәчәк? Социал-демократияме? Социалист-революционерлармы? һичберсе итмиячәк, алар безнең хәлемезне белмиләр, алар безгә файда итү урынына зарар итеп кую ихтималлары бар», — ди.
Мәкаләченең социалистический партияләр тугрысында аз гына хәбәре булса һәм аларның программалары илә аз гына танышлыгы булса, бу кадәр асылсыз сүзләр илә кәгазь буямас иде.
Без, социалистлар, кямил ихтыярлы Дәүләт Думасы өчен тартышабыз. Ул Дума һәр милләткә үзенен милли һәм дини эшләрен карарга «полный самоуправление» бирсен, димез. һәр милләтнең мәктәп-мәдрәсәләренә казнадан акча билгеләнеп, мөгаллимнәренә жалунияләр бирелсен, ул мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту һәр милләтнең үзенең ана телендә булсын, димез. Чөнки һәр милләтнең балалары, чит телләр укып маташканчы, үзләренең ана телләрендә укысалар, тиз заманда әллә никадәр мәгълүмат иясе булалар. Бу эш, бөтен милләтләрнең голүме мәгарифтә күп баскычлар югары күтәрелеп, барысының бер нокта, бер точкага килүләренә киң юллар ачадыр. Шунын өчен дә без социалистлар — һәр милләтнең рәхәт яшәвен теләүчеләр һәм һәр милләтне алга йибәрергә, гыйлем вә мәгариф казанына чумырырга тырышучылар, һәр телгә тәмам хөррият бирелсен, һәр милләт үзенең мәктәп-мәдрәсәләрендә үзенең ана телендә теләсә нинди мөгаллим куеп, теләсә нинди фәннәр укыта алсын, димез. Кыскача гына әйткәндә, без бөтен халыкка бөтен йир, бөтен иркенлек бирелсен, һәрбер милләтнең үз араларындагы милли һәм дини эшләрене карар өчен һәр милләткә полный автономия бирелеп, ул эшләрне карауны үзләреннән сайланган кешеләргә, ягъни үзләренә тапшырылсын, димез. Аннан соң: «Безнең «безгә сәяси партия кирәк» дигән сүз — безгә «таңчы»лар кылыч күтәреп, кяфер берлән сугышырга телиләр дип суй истигъмаль кылалар», — ди. «Таңчы»лар сезне мылтык-кылыч күтәреп кяфер белән сугышырга телисез, димиләр, бәлки «Мөселман иттифакы» артына сакланып, татар эшчеләренә каршы һөҗүм иттерәләр, димәгез. Бюрократия сезнең кемнәр икәнлегеңезне бик яхшы беләдер. Ул сезгә ачуланмый, ул сезнең дустыгыз, сез аңарга файда итәсез, «Мөселман иттифакы» итенгәләп, татар эшче халкын дөньяның бар тәмсезен, бар ачысын бергә татыган, бюрократия берлән көрәшә торган рус эшче халкыннан аерырга тырышасыз. Соңра «социалист, съезд» итенгәләп, әллә нәрсә маташтыра. Куегыз, юкка кайнашмагыз. Бер читтән торып Аурупага начар сулышларыгызны йибәрмәгез. Артыгызга борылып карагыз, бәлки, һинд сахраларында үзегезгә язарга муафикъ нәрсәләр күрерсез. Юкса «мөселман, дин, милләт» итенгәләп, әллә никадәр мораилансаңыз да, татар эшче халкы сезнең тозагыгызга эләкмиләр. Үзләренең иптәшләре рус эшче халкы берлә бергә китәчәкләр. Мөселман байларының капиталлары, болар мөселманнар дип тормый, татар эшчеләрен җиккән кеби, татар эшчеләре дә, бу мөселманныкы дип тормый, җиңнәрен сызганып, йодрыкларын йомарлап, капитал стенасын ватарга тотыначаклардыр.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру