«Безгә хәзергә нишләргә?» сөале, әлбәттә, бүгенге көндә һәркемнең башына килми хәле юктыр. Русиянең бөтен тарафындагы чуалулар, Русиянең һәртөрле халкының үзенең хәлен яхшыртыр өчен хәрәкәтләре, үзләренең гражданский праволары өчен, сыйнфый хокуклары өчен тартышулары, әлбәттә, безнең татарларга да тәэсирсез калмады. Әлбәттә, казан кебек кайнаган Русиянең хәрәкәтләрендә безнең татарлар да тик тора алмадылар. Эшче халыкның озын тартышлары, әллә никадәр каннары бәһасенә алынган 17 октябрь Манифесты аз булса да безнең куркак татарларымызга да юл ачты. Аларда да хәрәкәт башланды. Аларда да төрле уйлар, төрле фикерләр йөри башлады. Алар да сәясәт галәменә керделәр. Алар да, шул сәясәт диңгезенең дулкыннары берлән бер ары, бер бире булып, капитансыз парахуд кебек, бәйләнгән йиреннән котылып киткән сал кебек, юлсыз, рәтсез, мәсләксез хәрәкәт итәргә башладылар.
Русиядә, хәзердәге хәрәкәтләрне юлга салыр өчен вә, шул юл берлән барып, халыкның бюрократияне җиңүенә барып чыгар өчен, әллә ничә төрле фәлсәфи мәсләкләр, шул мәсләкләр берлән бара торган партияләр булса да, бездә болар тугрысында белгән-ишеткөн кеше бик аз иде. Шуның өчен безнең татар-лар, шул сәясәт галәмендә роль уйнау нияте берлән, үзләренең һәртөрле дини вә милли гражданский праволарын саклау өчен, кем очраса, шуңарга ышанып, кем матуррак сөйләсә, шуңарга ияреп йөри башладылар. Алар Пороховщиков дигән бер шарлатанны, үзләренең һәр эшләренә ярдәмче дип белеп, үзләренең зарарларына язылган прошениягә әллә ничә йөз куллар куеп биреп җибәрделәр.
Алар, максатлары кеше алдап тамак туйдыру, мәсләкләре халыкның наданлыгыннан файдаланып кесә тутыру булган милләтчеләрнең сүзләренә ышанып, Мәкәрҗәдә 4-5 мең расход тотып, «Мөселман иттифакы» җәмгыяте ясадылар. Шул җәмгыять үзләренең һәр мохтаҗларын эшләр дип өмид итеп, күңел-ләре бушап, өйләренә кайтып киттеләр.
«Мөселман җәмгыяте»нең башлары программалар яздылар. Әмма сәясәт елгасы һаман үзенең юлы берлән акты. Безнең «Мөселман иттифакы»мыз моның бу хәрәкәтенә бертөрле дә ярдәм итмәде, бертөрле дә аны үзләренә файдалы юлга салырга эш эшләмәде. Кыскасы гына, барлыгы берлән юклыгы икесе бер булды. Безнең мескин татарлар һаман үзләренең башларына ышанып тордылар. Алардан һаман үзләренә файдалар көттеләр. Октябрь — декабрь арасындагы хөррият көннәрдә^ безнең укыган кешеләремез, яшьләремез, авызларын ачып сөйли ала алгач, митинглар, собранияләр ясый башладылар. Үзләренең халыкларга файдалы дип уйттяган уйларын, фикерләрен халык арасында тарата башладылар.
Безнең эшче һәм авыл халкымыз да үзләренә кирәкле булган, үзләренең файдаларын саклый торган, үзләрене бу көнге бюрократия золымыннан, капитал изүеннән коткара торган юлга керделәр. Русиянең күп шәһәрләрендә, татарлар арасында хезмәт итәр өчен, татарларга тугры юлны күрсәтер өчен, әллә никадәр җәмгыятьләр ясалды. Әллә никадәр рисаләләр чыгарыла башлады. Әмма безнең әлеге мөселман иттифаклары ясаучыларымыз, аларга иярүчеләремез һичбер төрле хәрәкәттә булмадылар, һичбер хезмәт итмәделәр, бәлки һәрвакытта да сәясәт галәменә катышмаска кирәклеген сөйләп, гүя безгә һаман әле итагать кирәклеген күңелләргә урнаштырырга тырыштылар. Татарларымызның сәясәттән хәбәрләре юкка, татарларымызның дустлары берлән дошманнары кем идекен аерырлык мәгълүматлары юкка, алар Думага да үзләренең бертөрле генә булса да праволарын алыр өчен чын күңелдән тырышырлык кешеләр дә җибәрә алмадылар. Алар, ахун Мәтинов кебек, кымыздан башка бернәрсә белми торган, гомере буена башкорт йирләрен әллә нинди байларга очсыз яки бушлай сатылырга хезмәт итеп, үз халкына әллә никадәр зарар иткән кешене депутат итеп җибәрделәр. Русиянең тормышының иң әһәмиятле вакытларында Дума азмы-күпме халыкның тормышын үзгәртергә тырышып йөргәндә, безнең депутатларымыз, әһәмиятсез, мәгънәсез хатыннар мәсьәләләре берлән мәшгуль булып, бөтен дөньядан үзләрен көлдерделәр. Моннан соң шул юл берлән барсак, моннан соң да үземезгә файда кайда, зарар кайдалыгын белеп көн итәр өчен тырышмасак, без һаман шулай көлке булып барачак-мыз, һаман халкымызның тормышына бер тиенлек файда китермәячәкмез. Хәзерге Мәкәрҗәгә җыелган, төрле яктан килгән мөселманның вазифалары сыйланышып, мактанышып, «Мөселман иттифакы» дигән күктә дә юк, йирдә дә юк бер партиягә тагы биш-алты сүз язып кайтып китү түгелдер. Аларның вазифалары — халкымыз арасында татар телендә сәясәт мәсьәләләрен аңлата торган, экономика мәсьәләләрен белдерә торган китаплар, рисаләләр тарату өчен юл ачу вә шуның өчен төрле-төрле нәшре китап җәмгыятьләре ачу һәм дә аларга акча табудыр.
Безнең халкымыз арасында хәзерге мәсьәләләрне хәл кылырлык китаплар, рисаләләр булмаганда, безнең халкымыз һаман шул хәленнән чыга алмаячактыр, һаман үзенең дусты берлән дошманын аера алмаячактыр.
Шуның өчен Мәкәрҗәгә килгән һәр честный мөселман, үзенең халкына хезмәт итәргә теләгән һәр татар шул эшне мәйданга чыгарырга тырышырга тиеш! Шул эшне булдырыр өчен үзендә булган һәртөрле куәтен вә көчен сарыф кылырга тиеш! Китаплар, рисаләләр тарату мәсьәләсе гомуми мәсьәлә булганга, бу эшнең кирәклегендә картлар берлән яшьләр арасында да низаг булмаячактыр. Халыкка файда итәргә тырышкан картлар да, әлбәттә, алар берлән бер юлдан барачаклардыр.
Әгәр тагы бу ел да милләтчеләремезнең алдавы берлән бер эш тә эшли алмаенча таралсаңыз вә шундый җиңел бер эшне дә билфигыль мәйданга чыгара алмасаңыз, сез татарларның шул хәрәкәтләрендә бертөрле дә роль уйнамаган буласыз! Үзеңез-нең халкыңызның файдасына бер эш тә эшләмәгән буласыз! Әгәр максудыңыз макташу, сыйлашу гына булмаса, эшкә тотыныңыз! Нәшре китап җәмгыятьләре ясаңыз! Надан халык арасында очсыз бәһа берлән заманасына кирәкле китаплар тарата башлаңыз! Сезнең вазифаңыз хәзер шулдыр! Сезгә тиешле хезмәт — шул юлга ярдәм итүдер!