Соңгы «Вакыт» гәзитәләрендә Оренбургтагы Хөсәеновлар мәдрәсәсенең программасын карар өчен ясалган комиссиянең карары илә программасы да басылмыштыр. Комиссия тарафыннан гәзитәләрдә шул мәсьәләнең мөзакәрә кылынуы үтенелгәнгә, без дә үземезнең фикеремезне язарга мәҗбүр булдык. «Таң» идарәсендә Хөсәеновлар мәдрәсәсенең ике мөгаллиме, биш-ун шәкерте булганга, бу мәсьәләгә безнең карашымыз файдасыз булмас дип уйлыймыз. Хөсәенов мәдрәсәсе — безнең татар мәдрәсәләре арасында тышкы низам вә интизам җәһәтеннән беренче мәдрәсәдер. Анда, шәкертләр парталарда утырган кебек, мөгаллимнәр дә вазифалар алып укыталар. Дәрес программаларына караганда, бик күп фәннәр дә укыла. Ләкин 15 еллык дәвамында бу мәдрәсә халкымыз өчен бик аз хезмәт итте,
халкымызның авыруына бик аз ярдәм итте. Башка мәдрәсәләргә караганда әллә никадәр артык расход тотылса да, моның сәмәрәсе һаман шул иске мәдрәсәләр файдасыннан бик аз артты.
Әлбәттә, бу кадәр кайгылы эшнең бер сәбәбе булырга һәм дә бик зур сәбәбе булырга кирәк. Мәдрәсәнең шул хәлдә торуның сәбәбе, безнеңчә, анда мөгаллимнәр юклыгы, анда тәрбиячеләр юклыгыдыр вә тәрбия хакында бернәрсә белмәгән талчукчы татарларның мәдрәсәнең эшләрендә бик зур роль уйнауларыдыр.
Шәкертләрнең белүләре мөгаллимнәр аша һәм китап уку аша буладыр. Мондагы мөгаллимнәр шәкертләргә кирәкле нәрсәләрдән, кеше булыр өчен тиешле фәннәрдән шәкертләрнең үзләре кадәр дә белмиләр. Бу мәдрәсәнең мөдәррисе исемен алган мулласы Галим хәзрәт Дәүләтшин Кышкарда укыган булып яткан, әлбәттә, бернәрсә дә белмәгән, Әхмәт байның кай-нише, Мәхмүт байның кодасы булганга, вазифа ала торган, исем өчен генә куелган бер кешедер. Бу зате гали дөнья вә дин гыйлемнәренең берсеннән дә хәбәре булмаса да, мәдрәсәне «идарә»дә әллә никадәр сүзе йөргәнгә, шул җаһиллеге хакында шәкертләрнең надан калуларына әллә никадәр эшләр эшләнәдер.
Икенче бер мөдәррис — тагы Әхмәт байның баҗасы, Мәхмүт байның кодасы булганга куелган Рәхим карый Дәминев дигән заттыр. Бу кеше, бервакытны Истанбулның дарелмөгаллиминендә укыган булса да, укыганнары монда кирәк булмаганга, һәммәсен онытып бетергән яисә һичберсе берлән гамәл кылмый торган бер хәлфәдер.
Ул мөгаллимнәр мәктәбендә укыган булса да, шәкертләр берлән булган сүзләре, эшләре, аның тәрбиясе төрекләрнең полиция мәктәпханәләрендә булмады микән дигән шөбһәне һәрвакыт хәтергә китерәдер. Ул һәрвакыт шәкертләргә ышанмаенча карап, аларга дошман күзе берлән караганга, әлбәттә, шәкертләр дә үзенә бик үк мәхәббәт итә алмыйлар. Дәресләре низамсыз, мәгънәсез, һәркемне йоклата торган рәвештә биреләдер.
Өченче мөдәррис — Шаһимәрдән дамелладыр. Бу кеше Кышкарның мәшһүр моназирләреннән булдыгы өчен вә шәкертләрне үзе кебек моназир ясар өчен елына сигез йөз сум вазифа алса да, шәкертләр, ахмаклар аның мәүзугъ бәхәсләрен, гыйлем бәхәсләрен укымаганга, моның дәрескә керүләре үзенең һәм шәкертләрнең вакытын гына әрәм итүдән башкага һич ярамыйдыр. Бу зат һаман әле иске мантыйк, иске кәлям берлән, кали жөзьие бәхәсләре берлән милләтне тәрәкъкый иттерергә теләгәнгә, үзенең вазифасын бик тырышып шәрех вә хашияләр берлән йөртсә дә, ахмак шәкертләр һаман бер файда да итә алмыйлар.
Моңарга башка Җиһангир хәлфә6 дигәннәре хөсне хат вә балалар мөгаллиме булганга һәм дә һәр елны «Тарикаи Мөхәммәдиямдә укыткан булып маташканга, моңарга шәкертләр дә хәлфә дип карамый, хәлфәләр дә мөгаллим дип карамыйлар. Бу күп вакытта мәдрәсәдәге шәкертләрнең нишләгәннәрен карап, андый-мондый кирәксез-нисез китаплар укуларын тикшереп, мәдрәсәдә хәфиялек вазифасын бик оста үтидер. Боларга башка мөгаллимнәре даими булмаганга, шул кешеләрнең хәтерләренә, кәефләренә генә карап йөргәнгә, алар хакында бер сүз дә әйтер хәл юктыр. Фәкать алар, нинди кеше булсалар да, мәдрәсәдә үзгәрүләр ясый алу ихтималлары юктыр. Гомумән, шәкертләргә мөгаллимнәр арестантлар дип карап, һәр теләгән вакытында тентүләр ясап, теләгәнчә кыйнап-сугып, сүгеп, эшләр йөртелә. Шәкерткә һичбер дәрескә башка китаплар укырга рөхсәт бирмиләр. Урамга һавага чыгарга яисә үзеңнең бер-бер йомышыңа барырга бик озын допрослардан соң гына бирелгәнгә, шәкертләрнең күбе, икешәр атна һәм артыграк та беркая чыкмаенча, мәдрәсәнең сасысында утыралар. Шуның өчен, мәдрәсәнең исляхы өчен, мәдрәсәнең хәлен яхшыртыр өчен, әллә нинди комиссияләр ясап, бик күп фәннәрнең исемнәрен аллы-артлы язудан бер файда чыкмаячактыр. Мәдрәсәне яхшыртыр өчен иң радикальный, иң тугры юл — шул надан мөгаллим вә мөдәррисләрне чыгарып, мәдрәсә тәрбия кылуны белә торган, укыган, белгән, мөгаллимлекне филхакыйкать ярата торган мөгаллимнәр куюдыр. Мәдрәсә эше берлән сату итү эше бөтенләй бер-берсенә тәбрис нәрсәләр булганга, Әхмәт байның, Мәхмүт байның мәдрәсәнең эчендә бер тиенлек тә эше булма-енча, фәкать һәйәте мөгаллимин берлән шәкертләрнең зур сыйныфларының вәкилләренең ихтыярында булырга тиеш. Шәкертләргә кеше күзе берлән каралып, кеше булырга кирәкле фәннәр генә укытылырга тиеш. һәм дә шәкертләргә үзләренә укып, мәгълүматларын арттырыр өчен яхшы вә кирәкле китаплардан китапханә ясалырга һәм дә рус китаплары укуда вә һәртөрле үзе файдалы иттереп уйлаган рисалә-журналлар укуда тәмам иркенлек булырга тиеш. Кыскасы гына, мәдрәсәгә яхшы, галим, белә торган, замананың әһәмиятен аңлый торган мөгаллимнәр китертеп, мәдрәсәдәге полицейский идарәсен тәмам бетереп, шәкерт берлән мөгаллим арасындагы мөнәсәбәт дустлык, ригаягә генә бина кылынырга тиеш.
Шулай булганда, мәдрәсә, шөбһәсез, тәрәкъкый итәчәк, шөбһәсез, шәкертләр тәмам кеше булып чыгачаклар. Шуның өчен, әгәр билфигыль мәдрәсә яхшыртырга теләсәңез, мөгаллим булып торган кешеләр, һәммәгез дә чыгып, үзегезгә муафикъ кәсепкә тотыныңыз! И сез, Әхмәт вә Мәхмүт байлар җә-набләре! Сез, үзеңезнең карендәшләреңезнең тамагын туйдырыр өчен вәкыф малын әрәм итеп, эшкә ярамаган кешеләрне мөгаллим-мөдәррис итеп тотмаңыз! И мөгаллимнәр! Эшеңез түгел эшне ташлап, әһеленә биреңез! Аңлаңыз, әгәр хәзер чыкмасаңыз, әллә никадәр исемеңез былчыранганнан соң да, халык үзе чыгарга мәҗбүр итәчәктер.